Фильмның режиссеры – Александр Далматов. Сериалның беренче сериясен «Мир» кинотеатрында журналистларга һәм татар зыялыларына тәкъдим иттеләр.
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы заказы буенча төшерде. Телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтовка зур рәхмәтен җиткерә. Фильмны төшерү барышында алда җитди бурыч тора. Чөнки Туфан Миңнуллин кебек көчле язучының төп идеясен саклап калырга, шул ук вакытта заманча сериал да эшләргә кирәк. «Яшьләр карагач, Туфан Миңнуллин әсәрләрен кулга алып, яңадан укып чыксын иде. Аларда кызыксыну уянсын иде дигән теләк белән төшердек», – диде Илшат Әминов.
Премьераны карарга Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та килгән иде. Ул: «Мондый сериалларны төшерү – туган телебезне, милләтебезне саклауның бер алымы. Милләт яшәсә, республикабыз да яшәячәк. Үзебезнең мохитебезне туган телебез һәм милли яшәү рәвешебез, эчтәлек белән тутырырга тырышабыз. Әлеге сериал да, башка йөзләгән проектларыбыз да халкыбызны телебезгә, матурлыкка күбрәк тарту өчен эшләнә», – дип белдерде ул.
Сериалны төшерүчеләрнең максаты – «Ай булмаса, йолдыз бар» фильмын яшьләр дә карарлык итү. Шуңа күрә аны бүгенге көнгә якынлаштырырга, сценарийга күп кенә яңалыклар өстәргә туры килә. Татарстанда яшәүче халык кына аңлый торган юмор, канатлы сүзләр сериалга үзебезнеке дигән бер хис өсти. Анда шулай ук татар кешеләренә хас булган аралашу үзенчәлеге дә үз урынын алган. Әлбәттә инде, мәхәббәт, яшьлек дәрте, студентлар тормышы – барысы да чагылыш таба. Төп рольләрдә – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов (Мирзанур), Чаллы театры артисты Диләрә Фазлыева (Мәдинә), Камал театры артисты Алмаз Борһанов (Мансур). Артем Пискуновның тамашачы тагын бер сәләтле ягын ачачак. Сериалда ул сүзләрен дә, көен дә язган җырлар яңгырый.
Сериал 10 серияне үз эченә ала. Аны ТНВ каналында 8 Март бәйрәме алдыннан күрсәтергә җыеналар. Әлегә бер сериясен генә карап әллә ни әйтеп булмый. Ләкин залдагы тамашачыда ул кызыксыну уятты. Туфан ага Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде. Ул, сериалның беренче сериясе ошады, дип белдерде. «Шундый сериал төшерелү – куанычлы хәл. Мин сериалларны карарга яратмыйм. Ләкин бүген рәхәтләнеп карадым. Аны төшерүчеләргә зур рәхмәт», – диде Әлфия ханым. Фильмнан соң чыгыш ясаучылар режиссер эшен билгеләп үтте. Александр Далматовның бу «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе белән беренче эше генә түгел. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» сериалы да уңышка иреште.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез