Газетага язылу

Үлгәч тә тынычлык юк! Мошенниклар СВОда һәлак булганнарның якыннарын талый

Үлгәч тә тынычлык юк! Мошенниклар, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын алдап, аларга дәүләт түләгән акчаны урлый.

Үлгәч тә тынычлык юк!  Мошенниклар СВОда һәлак булганнарның якыннарын талый
Татар информ

Мондый хәлләр Татарстанда да җитәрлек. Алар турында республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Юсупов сөйләде.

– Мошенниклар төрле ысуллар куллана. Иң таралганы телефоннан шалтыратуларга бәйледер, мөгаен. Сезнең ирегез яки улыгыз медаль белән бүләкләнә, дип шалтыраталар да күрсәтелгән номер буенча тиз арада хәрби комиссариат яки бүтән хезмәтләр белән элемтәгә чыгуларын үтенәләр. Шалтыраткан очракта кешене бик тиз капкынга эләктереп алалар да, акча мәсьәләсенә күчеп, җинаять эше кузгату турында сөйли башлыйлар, – ди министрлык вәкиле. – Интернетта утырганда да алданырга мөмкин. Хәзер социаль челтәрләрдә хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү буенча төрле төркемнәр, чатлар бихисап. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар?! Кайберләренә 5–6 фото куялар да, шуларның берсенә Россия Герое исеме биреләчәк, дип тавыш бирүне үтенәләр. Шундый ук төркемнәрдә, бездә хәбәрсез югалган хәрбиләр белән эшли торган фондларның контактлары, әсирләрнең исемлекләре бар, дип сылтама куялар. Сылтамага баскан очракта, әлбәттә инде, берни дә ачылмый, әмма вирус кертеп өлгерүләре бар. Шунысын да әйтергә кирәк: хәбәрсез югалганнар турындагы мәгълүматларны социаль челтәрләрдәге бернинди исемлеккә дә кертмәгез. Соңыннан бу мәгълүматны сезгә каршы файдаланырга мөмкиннәр. Исегездә тотыгыз: эзләү эшләре белән бары тик Оборона министрлыгының Баш координацияләү үзәге шөгыльләнә.  

Республикада булган очракларда да күбесенчә шушы ысуллар кулланыла.

Уллары махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң, Әгерҗе шәһәрендә яшәүче әти-әнисе нотариаль ышанычнамәне 1978 елгы кызларына рәсмиләштерә. 2025 елның декабрендә әти-әниләренең счетына түләү килә һәм кыз акчаны банктан алырга уйлый. Әмма 23 гыйнварда аңа телефоннан билгесез кеше шалтырата һәм абыйсына Жуков медале тиешлеген әйтә. Шуннан соң СМС-хәбәр килә. Анда язылганнар буенча, янәсе, мошенниклардан кызга бик зур куркыныч яный, аны булдырмый калу һәм элемтәдә тору өчен, Дәүләт хезмәтләре порталыннан дип, телефон номеры да тәкъдим ителә. Шалтыратучылар үзләрен Иминлек федераль хезмәтеннән дип таныштыра. Имеш, әлеге счеттан акча Украина экстремистларына күчерелеп бару сәбәпле, җинаять эше ачу турында да сүз кузгаталар. Котылу юлын да әйтәләр. Моның өчен банкта эшләгән мошенникларны ачыклау эшендә ярдәм итәргә кирәк була. Эшләр болайга киткәч, кызны күндерү дә авыр булмый. Телефоннан әйтүләренчә, ул, банктан акчаны алып, курьерларга тапшырырга тиеш була.

Кыз шулай эшли дә: кич белән Әгерҗедәге банктан 9 млн 200 мең сум акча ала. Аннары «ФСБ хезмәткәрләре» әйткән урынга килеп, аны курьерга тапшыра. Шуннан соң да телефон тынып тормый әле. Тагын нинди счетларыгыз бар, дип аптыратырга тотыналар, аларга да куркыныч янавын әйтеп куркыталар. Кыз  төнлә генә үзенең алданганын аңлый һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Курьерларны тоталар тотуын. Әмма алар акчаны мошенникларга биреп өлгергән була инде.

Шуңа охшаш хәл Чаллыда да була. Улы махсус хәрби операциядә һәлак булган бер хатын-кыз мошенникларның курьерына 3 млн 700 мең сум акча тоттырып җибәрә.

Гыйнвар аенда полиция хезмәткәрләренә Казан шәһәрендә яшәүче 2006 елгы кыз мөрәҗәгать итә. Ул узган елның декабрь уртасында 6 млн сум акчаны курьерга тапшыра, аннан соң мошенниклар биргән инструкция буенча 1 млн сумны банкоматлар аша күчерә. Махсус хәрби операциядә аның әтисе һәлак булган.

Нурлат районында хәрби операциядә улы һәлак булган ананы алдаганнар. Башта, улыңа медаль тиеш, дип башын бутыйлар. Аны өч көн буе ялганлый-ялганлый үгетләгәннәр һәм ул, ахыр чиктә, банктан акча алырлык дәрәҗәгә җиткән. Кассадан 1 млн 790 мең акчаны алып чыгуга, янына машинага утырган курьер килеп җиткән һәм акчасын алып киткән. Курьерны тотканнар, әмма акчасы мошенниклар кулына күчкән булган инде.

Мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?

*Таныш булмаган кешеләр үтенече буенча телефонга кушымталар кертмәгез, аларга бигрәк тә банк карталарын беркетә күрмәгез. Мөмкинлек чыккан саен гаджетларга вируска каршы программалар куегыз һәм даими төстә яңартып торыгыз.

*Саклану чаралары турында якын кешеләрегезнең гел исләренә төшерегез: таныш булмаган кеше шалтыратса, трубканы куярга; СМС-хәбәр булып килгән кодларны чит кешеләргә әйтмәскә; билгесез кешеләрдән килгән сылтамалардан кулланмаска. Бигрәк тә өлкән кешеләргә уяу булырга кирәклеген аңлатыгыз, чөнки мәгълүмат биреп, акчаларын үз теләкләре белән җибәргән очракта, бернинди чикләүләр дә, тыюлар да ярдәм алмый.

*Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яки күпфункцияле үзәк аша үз-үзеңә тыю салу рәсмиләштерегез. Бу гамәл, мошенниклар шәхси кабинетны яки банк кушымталарын ваткан очракта, заемнар яки кредитлар рәсмиләштерүдән саклап калачак.

*Өлкән кешеләргә банкта «икенче кул» сервисына гариза язарга тәкъдим итегез. Бу –  әти-әниләре төрле операцияләр үткәргәндә, мәсәлән, 50 000 сумнан артыграк акча алырга теләгәндә, банктан балаларына да хәбәр килә дигән сүз. Шулай итеп, кырын эшләрне вакытында туктатып калу мөмкинлеге булачак. 

Узган ел мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 5 млрд 644 млн сум акчасын алдап алганнар. Бу 2024 елдагы белән чагыштырганда 15 млн сумга кимрәк. Алданучыларның 131 е – балигъ булмаган балалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре