Бүген Украинада махсус хәрби операция вакытында Баулы егете, кече сержант Станислав Герасимов һәлак булы турында мәгълүм булды. «Баулы-информ» мәгълүматына караганда, Баулы районында туып-үскән Станислав Герасимовның гомере өзелә. Бу хакта һәлак булган солдатның туганнары хәбәр иткән.
27 яшьлек Станислав Герасимов Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә алына, аннары Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә күчеп китә.
Станислав Герасимовның хатыны һәм 4 яшьлек улы калган. Җирләү урыны әлегә билгеле түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез