Газетага язылу

«Укытучыга – торак сертификаты» дигән грант программасының шартларын аңлаттылар

Мин укытучы булып эшлим. Торак сертификаты программасында катнашу өчен гариза биргән идем. Социаль ипотеканы түләп бетердек. Фатирның мәйданы дүрт кешегә аз чыга, зурайтасы килә иде. Әлеге программаның шартларын аңлатыгыз әле. Безнең өмет бармы? Г.Кыямова. Чаллы

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте:

Чыннан да, быелдан Татарстанда «Укытучыга – торак сертификаты» дигән грант программасы эшли башлады. Аның өчен ел саен 1 млн сум күләмендә 300 грант бүлеп бирелә. Ул бер тапкыр гына бирелә һәм торак йорт сатып алу, ипотека кредитын ябу яки беренчел кертем өчен кулланыла. Программада вазыйфалары кадрларга ихтыяҗ булган өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертелгән гомуми белем бирү программалары буенча эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, көллият (техникум) мөгаллимнәре һәм мастерлары, штатлары 0,5 ставкадан да ким булмаган директор урынбасарлары катнаша ала. Катнашучының эшләгән районда фатиры һәм аның социаль наем килешүе булмаска тиеш. Бөтен таләпләр дә Министрлар Кабинетының 305 карарының 13 нче пунктында аңлатылган. 2026 елда кадрларга ихтыяҗ булган өстенлекле юнәлешләр исемлегенә башлангыч сыйныф, математика, физика һәм химия укытучылары кертелгән. Тулырак мәгълүматны Министрлык сайтыннан табарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре