Йә үзең, йә бала! Илшат дөньяга килгәндә табиблар аның әнисе алдында әнә шундый шарт куя. Икесенең дә гомере кыл өстендә була. Табиблар хатынны коткарыр өчен бер айдан туасы баланы ярып алалар. Аны өйдә тагын ике баласы көтеп тора бит!
– 2006 елның май ае иде ул. Кинәт тулгагым башланды. Табиблар кесерев кисеме ясарга булдылар. Операциядән соң баланы ИВЛга тоташтырдылар, минем дә хәлем җиңел түгел иде. Мин улымны кабат тиз генә күрмәдем, – дип сөйли Земфира. – Баламны башка хастаханәгә күчергәннәр. 12 көн дигәндә эчәкләре кибеп, хәле авырайган. Җитмәсә, кендеге аша организмына инфекция дә кергән иде. Миңа, балаң үлә, диделәр. Улыма тиз арада катлаулы операция ясала. Табиб аның 5 сантиметр эчәген алып ташлый. Илшатның хәле бик авыр була. Табиблар башка операцияне күтәрә алмас диделәр.
Земфира 15 көн буе баласы савыксын дип бертуктаусыз дога кыла. Әле хәзер дә ул көннәрне искә алсам, каз тәннәре чыга, бу хакта уйларга да куркам, ди.
– Баламны өйгә алып кайту зур бәйрәмгә тиң булды. Кызым белән улымнан соң көттереп кенә туган нарасыебыз иде ул. 3 ай буе шундый рәхәт яшәдем. Улым да борчымады. Бар да мин теләгәнчә иде. Бар да артта калды дип уйлаган идем. Тик тора-бара улымның башкалар кебек булмавын сизеп алдым. Башта җитлекмичә туганга шулайдыр дип уйладым. Тик күңел барыбер тынгы тапмады. Баламны күтәреп табибка киттем, – дип сөйли Земфира. – Илшатка тугыз ай чагында неврологка бардык. Ул баланы карады да, сездә ДЦП бит, димәсенме? Аяк астыннан җир убылгандай булды. Бар дөньям караңгыланды. Әллә нишләп киттем.
Земфираны бу хәбәр бөтенләй аяктан ега. Ул урын өстенә ята. Бер атна буе бер эшкә дә кулы бармый. Бертуктамый күз яше түгә. Әле ярый күрше хатыны хәл белергә керә. Аның сүзләре Земфираны тынычландыра. Ул язмышы белән ризалаша, нарасыена бар җылысын бирергә тырыша.
– Кешегә инвалидлыкны ел саен ясасалар, безгә 18 яшькә кадәр итеп биреп куйдылар. Берәү дә өмет бирмәде. Улыгыз ятып кына торачак, диделәр. Йөртмәгән табиб калмады. Ә бит баланы ничек тә аякка бастырасы, йөртәсе килә. Танышларым аша бер табибка бардым. Баланы карады да, сез өшкерүчеләргә барыгыз әле, диде. Табибтан мондый сүз ишетү сәер булса да, ярар, дип чыгып киттек, – ди Земфира. – Бер әбигә бардык. Ул баланы күрүгә үк, улыгызның сул яктан бөтен буыннары урыннан чыккан бит, диде. Әкренләп башта бармакларын, аннары кулын, аякларын урынына утыртты. Баламны тотып кая гына бармадым?! Тернәкләндерү үзәкләре дә калмады. Халык медицинасын да кулландык. Бәхетебезгә, 2015 елда аяк мускулларын ныгыта торган укол чыкты. Без аны биш ел буе ясатып тордык. Улыбыз күзгә күренеп тернәкләнә башлады.
Аннары инде Сөнгатуллиннар улларының аякларына операцияләр ясата башлый. Чит төбәкләргә дә алып баралар. Әкренләп аяклар да тыңлый башлый. Илшат бик ачык күңелле, мәрхәмәтле бала булып үсеп җитә. Быел 18 яшен тутырган.
– Улым, әнкәй, син елама, әнкәй, кайгырма, дип кенә тора. Ул начарлык белми. Гел елмая. Аңа карап бар кайгылар, борчулар юкка чыга. Яшәр өчен көч бирә ул безгә. Теләче егете Айрат Якуповны күреп, без дә Казандагы «Могҗиза» театрына йөри башладык. Анда баргач, улым күзгә күренеп үзгәрде. Аны күреп мин сөенәм хәзер, – ди Земфира.
Илшатны дәвалар өчен барлык туганнар берләшә. Әтиләре дә улына кирәкле дәвалау тукталмасын өчен тырыша. 2021 елга кадәр алар берәүдән дә акча сорамый.
– Кешеләр киңәше белән бер зур түрәгә ярдәм сорап кергән идем. Ә ул мине сүгеп чыгарды. Ирең бар бит синең, диде. Шуннан соң бик читенсендем. Әмма, шөкер, мине дә, улымны да бер күрмәгән килеш безгә ярдәм итүче чит кешеләр булды. Аларга чиксез рәхмәтлемен, – ди Земфира. – Авыру бала үстерү җиңел түгел. Көч тә, сабырлык та кирәк. Улыбызның авыру булуы безгә бирелгән бер сынау инде ул. Синең балаң тагын кемгә кирәк? Әле ярый гаиләм көч бирде. Ирем, ике балам минем еллар буе Илшат белән хастаханәләрдә йөрүемне дә кабул итте. Бу безнең гаиләнең ныклыгын күрсәтте. Авыру бала үстергән әниләргә мин сүзем белән булса да ярдәм итәргә әзермен. Андый чакта анысы да бик кирәк. Кайчандыр елап яткан идем бит. Ә хәзер инде бар да башкача. Әмма язмышыма үпкәләмим. Димәк, безгә шулай язылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез