Газетага язылу

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк: мәктәпне тәмамлаучыларны ниләр көтә?

Мәктәпләрдә язгы каникулга санаулы көннәр калып бара. Сер түгел, бу ялны укучыларга караганда, аларның әти-әниләре күбрәк көтә.

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк: мәктәпне тәмамлаучыларны ниләр көтә?

Ничек кенә булмасын, бу – бер атна дәрес хәзерләргә, иртән балаңны алып, мәктәпкә чабарга кирәкми дигән сүз. Авылга, әби-бабайга кайтарып куяр урының булса, синнән дә бәхетле кеше юк инде. Ә балалары укырга кермәгәннәргә әлегә тынычланырга иртәрәк. Чөнки нәкъ яз айларында балаларны бакчага һәм 1 нче сыйныфка урнаштыру мәсьәләләре хәл ителә. 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның ата-аналары да үзләрен кызган таба өстендә кебек хис итәдер. Балаларының Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасы бар бит. 

Сынап карау

Быел мәктәпне тәмамлаучыларны төрле яклап сынап карарга булдылар. Башта 9 нчы сыйныфта укучыларны, бары тик ике имтихан тапшырасыз, дип куандырдылар. Соңыннан ул ике имтихан (рус теле һәм математика фәннәре) белән билгеле бер урта махсус уку йортларына гына кереп булуы ачыкланды. Укырга керә алмаган очракта, кире мәктәпкә 10 нчы сыйныфка әйләнеп кайтсаң, тагын өстәмә имтиханнар тапшырырга туры киләчәге билгеле булды. Шуңа күрә дә Татарстан буенча ике имтихан тапшырырга теләүчеләр көткәннән азрак булып чыкты. Мәктәпләрдә укытучылар да балаларны 4 имтихан тапшырырга өндәде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов март аенда узган туры эфир вакытында ике имтихан тапшыручыларга 52 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә 40 белгечлек тәкъдим ителүе хакында сөйләде. Быел 9 нчы сыйныфны 48 мең бала тәмамларга тиеш. Ел башында яңалыкны игълан итеп, экспериментта якынча 5 мең кеше катнашачак, дигән фараз җиткергәннәр иде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында. Нәтиҗәдә ике имтихан тапшырырга теләүчеләр 3,7 мең укучыдан артмады. Балалар укытучыларның, әти-әниләренең сүзен тыңлап, киләчәкне күз уңында тотып эш йөрткән булып чыкты. 

Урыннар кими

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларны да, Россия югары уку йортларында түләүле урыннарны кыскартып, авыр хәлдә калдырдылар. 47 мең түләүле урынның кыскартылуга дучар булачагы хәбәр ителде. Бу – барлык түләүле урыннарның 13 проценты дигән сүз. Бакалавриат буенча 28 һәм специалитет буенча 12 белгечлек түләүле уку исемлегеннән алынган. Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу чара асылда дәүләтнеке булмаган вузларга кагылган. Икътисад, юриспруденция, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кебек юнәлешләр буенча урыннар киметелгән. Хәзер югары уку йортлары түләүле урыннарны Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы билгеләгән чиктән арттыра алмый. Аерым Татарстанга тукталсак, республикада түләүле урыннар 2 мәртәбә диярлек кимегән. 

– Нигездә бу хосусый югары уку йортларына кагыла. Аларда түләүле урыннар – 70 процентка, дәүләтнекендә нибары 4 процентка кимеде, – дип ачыклык кертте Рәмис Мөҗипов. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин исә Россиядәге югары уку йортларында һәм көллиятләрдә икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттырырга җыенуларын хәбәр итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы язып чыкты. Аның сүзләренчә, Президент кушуы буенча якынча 300 белем бирү программасын үз эченә алган һөнәрләр исемлеге расланган. Нәкъ менә әлеге юнәлешләр буенча дәүләт, беренче чиратта, студентларны бушлай укыту өчен урыннар санын арттырырга җыена. Исемлеккә ил үсеше өчен мөһим саналган информатика һәм электроника, биотехник системалар һәм технологияләр, атом энергетикасы, авиация һәм ракета төзелеше, робот техникасы, медицина һәм фармацевтика юнәлешендәге төп белгечлекләр кергән. Моннан тыш, математика, табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләргә дә өстенлек бирелер дип көтелә. Әлеге өлкәләрдә бюджет урыннарын арттыру ил икътисады һәм технологик үсеш өчен кирәкле белгечләрне күбрәк әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Дәүләткә дипломлы кешеләр генә түгел, ә аерым тармакларда белгечләр – инженерлар, айтишниклар, табиблар, педагоглар кирәк. Шулай итеп түләүле урыннарны кыскартып, югары уку йортлары дәүләт йөкләмәләрен үтәүгә күчә. Хәзер түләргә әзер студентлар саны түгел, ә иртәгә төбәк икътисадын күтәрүчеләрне әзерләү сыйфаты мөһим, дип билгеләп үтә белгечләр.

Татарстан уку йортлары да аңлы рәвештә гуманитар юнәлешләрдә – икътисад, хокук, менеджментта – түләүле урыннарны кыскартырга җыена. Югары уку йортларына рейтингларда үз урынын саклап калу һәм «Приоритет-2030» кебек дәүләт программаларында катнашу өчен, уртача баллны күтәрү мөһим. Бүгенгә Татарстан, сәнәгать үзәге буларак, инженерларга, химикларга, төзүчеләргә һәм IT белгечләргә бик мохтаҗ. Казан техник югары уку йортларында (КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, Энергетика университеты) төп басым оборона-сәнәгать комплексы, нефть химиясе һәм авиатөзелеш өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Аларда түләүле урыннар бюджет файдасына кыскара. 

Бәяләр өскә үрмәли

Ата-аналар, түләүле урыннарның кимүе абитуриентлар хәлен тагын да катлауландырачак, дигән фикердә. Элек бюджет урыннарына эләгә алмаучылар түләүле укуга өмет итә ала иде. Моннан тыш кыскартулар, беренче чиратта, бәяләр үсешенә дә китерәчәк. Хәзер үк инде республика югары уку йортларында уку бәясе уртача 12–15 процентка арткан, дигән мәгълүматлар бар. Бу уңайдан уку йортлары сайтларындагы бәяләрне барладык. Быел гуманитар фәннәр буенча белем алу бәясе – елына 180 мең сумнан 280 мең сумга кадәр, техник белгечлекләр буенча – 160 мең сумнан 240 мең сумга кадәр, медицина юнәлеше буенча 160 меңнән 375 мең сумга кадәр җитә. 

Яшел Үзәннән Гөлназ Хәбибуллина – югары уку йортларында белем алуга кагылышлы үзгәрешләрне күзәтеп торучылар рәтендә. Чөнки кызлары Алсу быел 11 нче сыйныфны тәмамлый.

– Кызыбыз кечкенәдән теш табибы булырга хыялланды. Имтиханнарны ничек тапшыруыннан чыгып эш йөртергә җыенабыз. Бюджет урынына керә алырбызмы – белмим, ләкин уку бәяләрен карап, тикшереп торам. Казан дәүләт медицина университетында «Стоматология» бүлегендә уку елына 375 мең сумнан башлана дип язылган. Ел саен түләп барырга бездә андый акча юк. Шуңа күрә, башка шәһәрләрдәге медицина университетларына да документларны тапшырырга җыенабыз, – диде Гөлназ. 

Чыгу юллары

Шулай да түләүле урыннар кимеде, бәяләр артты, дип кул кушырып утырырга ярамый. Укырга теләге булган балага бездә мөмкинлекләр күп, ди белгечләр. Максатчан программа (целевое обучение) буенча укырга кереп булу турында да онытмагыз. Максатчан укыту төрле тармакларда кадрлар кытлыгын хәл итүне, предприятие, дәүләт органнары ихтыяҗларына туры килерлек белгеч әзерләүне күздә тота. Аның өстенлеге – бушлай уку, вузны тәмамлагач, гарантияләнгән эш урыны, укырга кергәндә махсус конкурс һәм социаль ярдәм. Россия Хөкүмәте квоталарны барлык бюджет урыннарыннан чыгып билгели. Моннан тыш белем алу өчен кредит программасы бар. Аның буенча еллык 3 процент ставка белән укуга кередит алырга була. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, диләр, шуңа күрә укырга керергә җыенган абитуриентка бар мөмкинлекне файдалану ягын карарга кирәк. 

Югары уку йортларына кагылышлы яңалыклар моның белән генә төгәлләнми. Быел шулай ук укырга керүчеләрнең документ бирү тәртибе дә үзгәрде. Әгәр элек гаризаны югары уку йортының үз сайтына җибәрергә мөмкин булса, хәзер документларны Дәүләт хезмәтләре порталында «Вузга онлайн керегез» сервисы аша гына тапшырырга кирәк булачак. Моннан тыш, быелдан көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар югары уку йортына БДИ тапшырмыйча Урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укыган профиль буенча гына керә алалар. Профилен үзгәртергә теләүчеләргә имтиханнар тапшырырга һәм гомуми конкурс буенча укырга керергә туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре