• Фото: Татар-информ

Урамдагы хуҗасыз хайваннарны кызганасызмы?

Торак йортлар тирәсендә күгәрчен яки башка кош-кортны ашаткан өчен 3 мең сумга кадәр штраф салалар. Юридик затларга исә җәза күләме 250 мең сумга җитәргә мөмкин. Дөрес, җәзаны кошларны ашату түгел, ә алар китергән зыян, әйтик, пычраткан өчен салалар, дип ачыклык кертте Дәүләт Думасының ТКХ буенча комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов. Ә сез урамдагы хуҗасыз хайваннарны кызганасызмы?

 Сәрия Гарифуллина, почта хезмәткәре (Казан):

– Безне әби кошларны яратырга өйрәтеп үстерде. Җомга көнне сәдака бирер кешең булмаса, кошларны ашат, аларның рәхмәте тиз кабул булыр, дип әйтә иде. Шул башка сеңеп калды. Кыш буе песнәк, чыпчык, кызылтүш ашатам. Алар да ияләнеп бетте инде. Тәрәзәгә үзләре килеп шакый. Җәен күгәрченнәр сыйлыйм. Әллә ничә төрле ризык алып куям. Көнбагыш та чәчәм. Бөтен ярманы яраталар. Ничек инде хайваннарны кызганмыйсың?! Кешелекле булырга кирәк. Мал яраткан кеше начар була алмый.

 Гөлүсә Бәхтиярова, сатучы (Зәй):

– Өендә хайван асраучыларны аңламыйм. 8 яшьлек улым эт алырга сорый. Ничек инде эт кадәр этне өйгә кертим?! Әле ярар, шәхси йортың булса, чамалар идең. Монда бит шәһәр фатиры. Дусларының өендә эт бар. Бозау кадәр әле ул. Менә шулардан күреп, аптырата инде. Мин, гомумән, этләрне үрчетмәү яклы. Ишетеп торабыз бит: әле берәүне талыйлар, әле икенчене өзгәләп ташлыйлар. Закон алар ягында. Эткә тиеп кара син! Хәзер эзләп табачаклар. Без кечкенә чакта этләрне ату бар иде. Йортсыз йөриләр икән – аучылар килә дә атып китә. Менә шуны кире кайтарсыннар иде. Авылга кайткач, бәйдән ычкынган этләр очрап куя. Йөрәк жу итә инде. Кечкенә чакта эт күп тешләде мине. Аягым тулы яра. Шуңа күрә яратмыйм да, кызганмыйм да аларны.

Ләйсән Батталова, социаль хезмәткәр (Арча):

– Күрше әбиебезнең ике мәчесе бар иде. Алар хәзер уникегә әйләнде инде. Шуларны бик кызганам. Олы кеше булгач, ул аларга нәрсә бар, шуны ашата. Кечкенәләре бигрәк жәл. Шуларга дип интернеттан башта савытлар, аннары күп итеп әзер ризык алдым. Рәхәтләнә генә хәзер песиләр.

Илшат Каюмов, машина йөртүче (Кукмара):

– Йортыбызны этебез саклый. Нәселле ул. Шуңа күрә бик тәртипле, бөтен әмерләрне үти. Иркенләп йөрсен дип, зур оя ясап куйдык үзенә. Алгансың икән, тәрбияләргә кирәк. Кешеләрнең әллә ничә мәче асрап, шулар исенә сасып ятуларына шаккатам. Кошлар ияләндерү дә начар. Табигатьтәге кошлар ачтан үлми алар. Чүп таратып, ризык аунатып йөрмик. Кошларга дип буханкасы белән ипи чыгарып ташлыйлар. Һәр хайванның хуҗасы булырга һәм ул аның өчен җавап бирергә тиеш.

Мулланур Зәйнулллин, пенсионер (Мамадыш):

– Бер этем белән бер мәчем бар. Мәчегә – 4, этемә 8 яшь. Бик дус яшиләр. Җәен мәчем эт өстендә йоклый. 25 ел кәҗәләр тоттым. Тәртипкә өйрәттем аларны. Ипи биргәч, кәҗә уң аягын бирә иде. Хайваннар яхшы мөнәсәбәтне тиз аңлый. Үзең нинди, алар да шундый. Үзем бик кадерләп кенә тордым аларны. Элек йорт хайваннарыбыз күп иде. 1984 елда яндык та шуннан соң саннары кимеде. Ялгыз торгач, эт белән песи миңа бик якын дус инде алар.

Альмира Хәсәнова, пешекче (Сарман):

– Ашханә янына ике эт ияләште. Алардан чак котылдык. Башта кызганып ашатып йөрдек. Аннары берсе кешегә ташланды. Ярый тешләмәде. Куркып калдык. Чаллыдан этләрне тотучыларны чакырып, озаттык без аларны. Хәзер ишек төбендә ике песи йөреп тора. Ризык булган җиргә ташландык хайваннар күп килә инде ул. Атып китүчесе дә бар. Бер дә кызганмыйм үзләрен. Шәһәрдә генә ул эт-песи сыпырып, аны акча түләп юындырып, йонын кистереп йөриләр. Гомер алай эшләмәс идем. Мәче белән эт хәстәрләгәнче, ятимнәр йортыннан бала алып үстерегез, ди әйтә идем андыйларга. Узган ел Казанга барган идек. Кием кидертелгән эт күреп егылып китә яздым. Безнең Акбайлар да яши икән, дим. Артыгын кыланмаска кирәк.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имамы:

– Йорт хайваннарына миһербанлы булырга кирәк. Бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Аларны җәберләп, кыерсытып тору – зур гөнаһ. Бу – без генә әйткән сүз түгел, Аллаһы Тәгаләнең әмере. Хайваннарны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ашатабыз икән, аның әҗер-савабы безгә языла. Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) хайваннарга карата яхшы мөгамәләдә булырга кушкан. Аларны ашату – саваплы эш. Әмма хайваннар зыян сала икән, без бу очракта аларны түгел, кеше гомерен сакларга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре