Урланганнан төзелгән йортның бәрәкәте булмас

Йорт салуның ние бар: өйдең – өй, кактың – чөй, диләр. Шулай булгач йорты төзелер, ә менә нигез тынычлыгын ничек сакларга? Ислам динендә моның берәр шарты бармы?

Бу сорауларга җавапны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергә эзләдек.

– Рөстәм хәзрәт, халыкта яңа йорт нигезенә Коръән аятьләре, дога язылган кәгазьләр салып калдыру гадәте бар. Бу дөрес гамәлме?

– Безнең халыкта андый ышанулар яши инде. Йорт төзегәндә, нигезгә акча салып калдыручылар да бар. Болай эшләсәң, бай яшәячәксең, имеш. Ә дога салсаң, тынычлык килер, дип ышаналар. Байлык һәм йорттагы тынычлык бары тик Аллаһтан бирелә. Хикмәт нигезгә күмеп калдырылган догада түгел, ә көн саен тынычлык сорап укылган догада. Төзелешне башлаганда, өйгә тәүге кат аяк басканда, Коръән ашы уздырганда, Аллаһтан иминлек, муллык, тынычлык сорарга кирәк. Һәр эшне догадан башлау турында да онытмау хәерле.

– Хәләл йорт нинди булырга тиеш?

– Йортның урыныннан башлап, кирпеч, агач, башка йорт-җир җиһазлары – һәрнәрсә хәләл хезмәт белән табылган яки хәләл акчага сатып алынган булырга тиеш. Урланганнан төзелгән йортның бәрәкәте булмас. Йортта ришвәт юлы белән тупланган мал булса, анда күпме генә Коръән укысаң да, бәрәкәт иңмәячәк.

– Яңа нигездә Коръән ашын кайчан уздыру хәерле? Күпләр моны йортта бер ел яшәгәч кенә эшли.

– Кешенең мөмкинлегенә карап, билгеле. Кулыңнан килә икән, яңа йорт яки фатирда яши башлаганчы ук Коръән укытып кую хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Өйләрегезгә Коръән укытыгыз, өйләрегездән зират, каберлек ясамагыз». Шуңа күрә, фатир сатып алдыгыз яки йорт салдыгыз икән, әле анда тормасагыз да, хәзрәтне чакырыгыз. Ул йортыгызга азан әйтсен, Коръән укып, дога кылсын. Аның өчен мул табыннар кору мәҗбүри гамәл түгел.

– Яңа йортка күчкәндә, иң беренче итеп мәче кертү гадәте бар.

– Әйткәнемчә, халыкта ышанулар күп инде. Каяндыр читтән кергән гадәтләрне кулланабыз, төрле хорафатларга ышанабыз. Болар безнең каныбызга сеңгән. Ислам динендә яңа йортка мәче кертү гадәте юк.

– Шулай да яңа өйгә иң беренче булып кем керергә тиеш соң?

– Иң беренче булып шушы йорт яки фатирны салган, сатып алган гаилә керә. «Бисмилләһир-рахманир-рахим, шушы яңа өемдә бәрәкәтләреңне, уңышларыңны бир, төрле кайгы-хәсрәттән, күз тиюләрдән, дошманнардан, сихерчеләрдән, җен-пәриләрдән сакла», – дигән сүзләр белән ишек бусагасын атласа, бу өйгә бәрәкәт иңәр. Гомумән, өйдә яши башлагач, аның бусагасын атлап чыкканда да, кайтып кергәндә дә шушы сүзләрне әйтү хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Өйдән чыкканда «Аятел-көрси» догасын укыгыз һәм Аллаһы Тәгалә сезгә аерым бер фәрештәне җибәрер, сезне көне буе саклап йөрер», – дигән.

– Йортка җиһазлар урнаштыру буенча аерым таләпләр бармы? Әйтик, кешенең йоклый торган караваты кыйблага каршы карап торырга тиеш, диләр.

– Әйе, аерым таләпләр бар. Без йокларга ятканда, йөзебез кыйблага юнәлгән булырга тиеш. Урнашуына килгәндә, карават уң ягы белән кыйблага карап торсын, ягъни сез ятып, йөзегез уңга борылгач, кыйблага карарлык булсын. Рәсүлебез, йоклауның иң хәерлесе уң якка ятуда, дигән. Иске гореф-гадәтләребез буенча йокы бүлмәсендә көзге булмау хәерлерәк. Әгәр дә бар икән, ул ябылырга тиеш. Дөрес, динебездә мондый тыюлар юк, әмма ул безнең гореф-гадәтләрдән килә.

– Яңа өйнең бәрәкәте булсын өчен нинди дога укырга кирәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр берәр өйдә «Бәкара» сүрәсе укылса, аңа күрше булган 40 өйгә шайтан һәм иблис якын килә алмас», – дигән. Шуңа күрә нигезнең бәрәкәте булсын өчен, үзегез дә догалар, шушы «Бәкара» сүрәсен укырга тырышыгыз. Яхшылык кылыгыз, намаз укыгыз. Коръән аятьләрен укырга, һичьюгы аудиоязмаларын тыңларга мөмкин.

– Күпләр елга бер тапкыр булса да Коръән ашы үткәрергә тырыша. Ә кемдер биш елга бер тапкыр да үткәрми. Аш мәҗлесе үткәрүнең тиешле саны бармы?

– Һәрбер өйгә туганнарны, якыннарны җыеп, Коръән мәҗлесе үткәрү – тиешле гамәл. Елга бер тапкыр булса да, йортка дога сеңдерергә кирәк. Дөрес, кемдер: «Елга бер тапкыр аш уздыра башласаң, акчаң калмас. Продукция кыйммәт, тегесе фәлән, монысы болай», – дип акланыр. Әмма туй табыны әзерләргә кирәкми. Аш пешер, табыныңа бәрәңге һәм итеңне куй – шул җитте. Аш мәҗлесләренә кеше ашарга дип түгел, савап алырга дип йөрергә тиеш.

– Өйдә тынычлык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Өйгә тынычлык иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк», – дигән. Ислам дине – бәхеткә юл ул. Безгә Аллаһы Тәгаләдән бөек нигъмәт – Коръән китабы иңдерелгән. Ул киштәләребездә ак тастымалга төрелгән хәлдә айлар, еллар буе кулга алынмыйча торырга тиеш түгел. Коръән уку йортка бәрәкәт һәм бәхет китерә. Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак. Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак. Коръәннең «Әл-Бәкара» («Сыер») сүрәсен уку йортны шайтаннардан имин итә.

Йортка тынычлык, бәрәкәт сорап укый торган дога

«Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр».

Мәгънәсе: «Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, шушы нигезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә – сихәт, җаннарына – тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит».

БЕЛЕП ТОР!

Пәйгамбәребезне (с.г.в.) ярату йөзеннән һәм аңа охшау ниятеннән өйдә хөрмә җимеше һәм серкә тоту – сөннәт гамәл. Кеше моның өчен әҗер-савап ала. Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) агасы Әбү Талибның кызы Үммү Һәни янына керә дә: «Синдә ашарга берәр нәрсә бармы?» – ди. Теге хатын: «Каткан ипи һәм серкәдән башка бернәрсә дә юк», – ди. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) аңа җавап йөзеннән: «Тәмләткечтән серкә булган өй фәкыйрьләнмәс», – дип әйтә. Икенче бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Өйләрендә хөрмә җимеше булмаган гаилә ач гаилә», – дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре