Инглизләргә ышансак, Европа Украинадагы конфликтны төгәлләргә тели. «Financial Times» ике сценарий турында яза: а) хәзерге фронт сызыгы буенча сугышны туктату, шул ук вакытта Украинаның НАТОга кермәвенә гарантияләр бирү; б) Киев Донбассның калган өлешен Россиягә тапшыра, әмма моның урынына НАТОга әгъза булып керү мөмкинлеген ала.
Газета хәбәрчесе искәртә: Кремль сценарийларның берсе белән дә килешмәскә мөмкин. Мәскәү СВОны туктату турында Трамп, Си һәм Путинның өч яклы очрашуында хәл итәргә тели. Трамп та шул варианты куәтли. «Financial Times» исә өметләндерә: якын арада Европа лидерларының Путин белән телефоннан сөйләшүе булырга мөмкин. Моның өчен элемтә каналы инде ачылган, ди. Кремльдән әлегә бернинди дә комментарий юк. Шулай да СВОның озакламый тукталу ихтималлыгы үсә.
Россия финансларының хәле мактанырлык түгел. Бу үзе генә дә ресурсларны үсешкә юнәлтү кирәклеген дәлилли. Атна башында федераль Хөкүмәттә булып узган үзгәрешләр шуңа ишарә итә. Беренче карашка Мишустин кабинетында урындыкларны гына күчерделәр кебек, әмма үзәк матбугат бу хакта «Перестановки в правительстве России носят стратегический характер» дип яза. Мәскәү журналистлары финанс министры Силуановның өстәмә вәкаләтләр алуына игътибар юнәлтәләр. «Хөкүмәттәге яңа кадр үзгәрешләреннән иң зур файда алучы, күрәсең, Россия Финанс министрлыгы булачак. Хәзер ул вице-премьер, Хөкүмәт башлыгы көрәштәше Дмитрий Григоренконың нык күзәтүеннән котыла», – дигән нәтиҗә ясыйлар. «Бүгенге көндә төп мәсьәлә бюджет чыгымнары тотылышын контрольдә тоту… Мондый бурычны өстәмә вәкаләтләр алмыйча хәл итү хәтта иң көчле финанс министрына да кыен булачак», – дип бәя бирүчеләр бар. Россия бюджеты дефицитлы, кытлык көтелгәннән ике тапкыр диярлек зур. Кайчак казнага акча табу эшенә Генпрокуратураны да җәлеп итәргә туры килә. «Коммерсантъ»: Генераль прокуратура Ростов-Донның элекке башлыгыннан 1,6 млрд сумлык мөлкәтне тартып алуны таләп итте», – дип хәбәр итә. Шәһәр мэры булып торганда шуның кадәр коррупция кереме алды, дип раслый. Андый мэрлар бездә берәү генә түгел бит әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез