«Урыс Каюм»

Ул тарихны, телне, халык иҗатын, йола-гадәтләребезне өйрәнгән, яңача программаларга нигезләнеп дәреслекләр язган, сызым эшләре белән шөгыльләнгән, геометрияне, музыканы яраткан, берничә музыка уен коралында уйнаган, аларны үзе үк ясаган да, китаплар төпләгән, дару үләннәре җыйган, татарча китаплар, көндәлекләр чыгарган, аларда аш-су әзерләү буенча киңәшләр биргән, сабын кайнатырга, электр батарейкалары ясарга өйрәткән, игенчелек, этика буенча фәнни хезмәтләр язган, тимер эше белән шөгыльләнгән, әкиятләр язган... Барысын да санап бетердек микән, юк микән?

Хәер, санаганы да җиткән, болар барысы да XIX йөз мәгърифәтчесе, галим-этнограф, әдәбиятчы Каюм Насыйри турында. Заманында аңа «урыс Каюм» дигән кушамат такканнар. Бөтен гомерен татарны мәгърифәтле итүгә багышлаган, татар әдәби телен өйрәнүгә нигез салган кешегә бит бу!

Телебез – татар теле дисәм...

Күп кенә истәлекләрдә язуларынча, замандашлары арасында Каюм Насыйрины хөрмәт итүчеләр булган кебек, аның турында кыек сүз әйтергә әзер торучылар да, өстеннән әләк язучылар да булган. Бу хәлләрдән тәмам гаҗиз калган Каюм Насыйри бер китабында: «Милләтебез халкын татар тәслия кылсам (горурлансам), яратмадылар, телебез – татар теле дисәм, дошман күрделәр...» – дип язып куяр. Аңа «урыс Каюм» дигән кушамат тагылуын көлү, мыскыл итү дип кабул итүчеләр дә булмый калмагандыр. Ә бит бер уйлаганда, галимнең татарны рус телен өйрәнергә чакыруы рус теле аша дөнья мәдәниятенә үтеп керергә омтылуга бәйле. Каюм Насыйри татар мәгърифәтчеләре арасыннан беренче булып мәктәпләрдә татар балаларын урысча укытуга риза була. Шундый мәктәп ача да ул. Әмма мәктәпне ничек ачса, шулай ябарга да туры килә. Мәгариф түрәләре бу мәктәптә православие динен өйрәтү курслары да кертергә кушалар, ә Насыйри каршы килә. Шулай итеп татар мәктәпләре инспекторы Василий Радлов әмере белән мәктәпне ябалар да куялар. Каюм хәзрәт бу хәлгә бик рәнҗи. Гомумән, ул елларда мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәттән канәгать булмый галим, үзен, үзенең хезмәтләрен санга сукмауларына үпкәсе бик зур була аның. Хәтта үз заманы мәгърифәтчеләре белән аралашудан да туктый һәм калган бөтен гомерен ялгызлыкта үткәрә. Хәтта гаиләсе дә булмый. Әмма иҗаттан туктамый. Үзе исән чакта шактый кадерсез булса да, вафатыннан соң үзен, эшчәнлеген югары бәялиләр. Татар мәдәнияте, теле, язма мирасы үсешенә зур өлеш кертүен таныйлар. Ирексездән, Тукаебызның: «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?» – дигән сүзләре искә төшә. Бу юллар – аның 1912 елда Хөсәен Ямашев истәлегенә язылган «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» дигән шигыреннән. Халык телендә шактый гына тупас әйтелгән «Үлгән сыер сөтле була, калганнары бетле була» дигән сүзләр дә йөри бит әле. Тукай сүзләре белән халык телендәге әйтемнең шулкадәр мәгънәдәш булуы очраклы түгелдер ул. Күрәсең, татарда көнчелек, хөсетлек күптән яшәп килә.

Тугрылык

Ярый, бу күңелсез уйларны читкә куйыйк әле. Ни генә сөйләмәсеннәр, ни генә язмасыннар, бүген без Каюм хәзрәтнең бөек шәхес булуын танып, аның рухына тугрылыклы булып яшәргә омтылабыз. Уй-омтылышларыбызны киләчәк буыннарга сеңдерергә тырышабыз. Хәзерге Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылына баргач, андагы халыкның авылдашлары – Каюм Насыйрины ничек олылауларына шаккатып кайткан идем. Иң элек Асия ханым Гобәйдуллина сөйләгәннәрне авыз ачып дигәндәй тыңладым. Башка кайбер авыллар кебек үк Кече Шырданга да бетү куркынычы яный башлагач, алар: «Юк, бетермибез, бу авыл – Каюм Насыйри бишеге!» – дип эшкә тотынганнар. Якташлары Асия Наил кызын «Кече Шырданның асылташы» дип йөртә. Авылны, Каюм Насыйрига бәйле тарихи, матди-рухи мирасны тернәкләндерү һәм саклау эшләре белән нәкъ менә ул җитәкчелек итә. «Каюм Насыйри туган җирне яңадан торгызу фонды» да оештыра. Музейны үз акчасына эшләткән һәм ул шәхси музей исәпләнә икән. Шулай итеп Каюм хәзрәт рухын саклау эше дә шәхсән аның җилкәсенә төшә дигән сүз. Дәүләтнең кулы җитмәгән эшкә кайчак әнә шундый фидакарь затлар алына. Лотфулла Шәфигуллинның танылган әдибебез Ләбиб Леронга биргән интервьюсы искә төште әле. Ләбибне профессиональ хәрби, запастагы полковник Лотфулла Нурислам улының ни өчен тарихи ядкәрләрне торгызырга алынуы кызыксындыра. Баксаң, Лотфулла күңелендә татар тарихы, танылган шәхесләребез белән горурлану хисләре күптән яшәп килгән. Хәрби кеше буларак, ике дистәдән артык гомерен читтә үткәргән егет туган якларына кайткач та күңелдәге уйларын тормышка ашырырга тотына. Казанның Яңа бистәдәге татар зиратында олпат шәхесләребезнең каберләрен карап йөри башлый ул һәм кайбер каберләрнең инде ташландык хәлгә калуын күрә. Кабер ташлары кыегайган, язуларын укуы да читен, чардуганнар да авышып беткән.

Көннәрдән бер көнне үзе эшләгән оешмадагы берничә егет белән яңадан зиратка килә. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри каберләре тирәсендә кайнаша башлый болар. Шулвакыт зират администрациясе бинасыннан бер «түрәчек» чыга да: «Бу каберләргә кул тидерергә сезгә кем рөхсәт итте? Алар дәүләт карамагында, рөхсәт кәгазе алмыйча якын да килмәгез!» – дип боларны куа башлый. Шуннан соң Лотфулла үзенең фикердәше, шагыйрь Рөстәм Зәкуанга тиешле оешмадан рәсми белешмә алырга куша. Рөстәм көне буе диярлек әлеге оешмада булып, кабинеттан кабинетка йөреп тәмам хәлдән тая, әмма каберләрне тәртипкә китерергә рөхсәт бирә торган кәгазь ала алмый. Бөек шәхесләребез турында дәүләт кайгыртуы шул була микәнни?!

Шуннан Лотфулла үз егетләренә тагын зиратка барырга куша, зират түрәләре тагын бәйләнсә, берегез: «Мин – Каюм Насыйри нәселеннән, икенчегез, мин – Шиһабетдин Мәрҗани туганы, дип әйтегез», – ди. Егетләр зиратка бара, зират хезмәткәре, дөрестән дә, аларга тагын бәйләнә башлый, тик егетләрнең әлеге шәхесләрнең «туганнары» икәнен белгәч, куып маташмый. Чөнки кешенең үз туганнары каберен карап тотарга хакы бар. Егетләр бетоннан саркофаг эшләп куялар, һәм кабергә су үтми башлый. Кече Шырданда Каюм Насыйри нигезеннән ерак түгел ротонда да эшләп куялар әле. Галимнең авылдашы, Кече Шырдандагы музей-китапханә мөдире Гүзәл Минһаҗева Каюм Насыйриның авылга кайткан вакытларында да, ат җигеп, тирә-юнь авылларга фольклор үрнәкләре җыярга еш йөрүе турында истәлекләр дә сөйләде әле. Шөкер, авыл хәтерли үз газизен, аны зурлый, хөрмәтли белә. Асия Гобәйдуллина әйтүенчә, шул кеп-кечкенә авылда туристларны йөртү өчен үзләре аерым маршрут та төзеп куйганнар икән. Кече Шырдан ни өчендер республика туристлык маршрутына кертелмәгән. Аларга Каюм Насыйри үзе казыткан коедан су да эчертә. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Каюм коесы» дигән поэма язган иде, шуннан өзекләр дә укый икән. Россиядә үскән иң карт тал агачын да күрсәтә. Казаннан килгән белгечләр бу агачка 500 ел икәнен ачыклап, махсус сертификат та биргәннәр. Туристлар тал төбеннән инде ничә гасыр агып торган чишмә суыннан да авыз итеп, битләрен юып, Насыйри турында хәтернең дә озын булуын телиләр ди. Аннан соң без телгә алган ротонда янына килеп анда язылганнарны укыйлар да, уйлана-уйлана, инешкә таба юл тоталар. Аларны Су анасы, ислам динен кабул иткәнче татарлар ышанган башка мифик образлар: Дию пәрие, Җен, Албасты, Шүрәле, Юха елан, Су бабасы... тагын әллә нинди әкәмәт затларның сыннары каршы ала икән. Бит Каюм Насыйри алар турында төрле легендалар, риваятьләр җыйган һәм фәнни хезмәтләренә керткән.

Дәвамчылык

Шырданда тагын ниләр барын сөйләп тормыйм, үзегез килгәч күрерсез. Авыл бетсә, Каюм Насыйри турында истәлекләр дә күңелдән юылыр дип куркып, алар ни генә эшләмиләр! Асия Гобәйдуллина Казанда да рәхәтләнеп яши алган булыр иде. Юк, Шырданга кайтып йорт салган. Каләмдәшебез, Яшел Үзән газетасында эшләгән Гүзәл Минһаҗева гаиләсе дә шәһәрдән Шырданга күчеп кайткан. Улы Булат авыл бетмәсен дип яши, гаилә фермасы оештырып, терлек, кош-корт асрый башлаган. Әтисе Җәүдәт аның төп киңәшчесе икән. Менә шуларны уйлыйм да, татар – үзенең шәхесләрен, ә шәхесләр татарны яшәтәчәк әле, дип куанам.

Галим Өлфәт Закирҗанов бер әңгәмәсендә: «Татар укучысы Бальзак, Байрон, Шиллер, Гете кебек Европа язучыларын белә, әмма ислам дине аша безгә якын булган Шәрык әдәбиятын начар белә», – дигән фикер әйткән иде. Ә бит Каюм Насыйри – нәкъ менә Шәрык әдәбияты, мәдәнияте аркылы да гыйлем туплаган шәхес. Димәк, без аның хезмәтләре аша Шәрык әдәбияты, ислам дөньясы белән тагын да якынаябыз булып чыга.

Киләсе елга Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу олуг юбилейга Кече Шырдан халкы әзерләнә башлаган инде. Галимнең Казандагы музее хезмәткәрләре дә Каюм Насыйри ядкарен саклау, аны тагын да баету һәм киләчәк буыннарга тапшыру турында уйлана. «Совет чорында без Каюм Насыйрины рус телен, дөньяви фәннәрне укытуны пропагандалаучы буларак кына өйрәндек. Ә ул – бөек мәгърифәтче, мәңгелек нур сибә торган җәүһәребез», – диләр. Мәскәү, Петербург архивларында эзләнеп яңа мәгълүматлар табарга һәм музейны тагын да баетырга уйлыйлар. Ә Каюм Насыйри турында белеп бетермәвебез – хак, аның рухи мирасын тулысынча кайтарырга кирәк, диләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре