«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясенә
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәркем кулдан килгәнчә булышырга тырыша. Түбән Кама районының Югары Чаллы авылы халкы да әлеге игелекле эштән читтә калмый.
Инде менә ничәнче ел яугирләребезгә окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрә алар, акча җыеп, фронтка кирәк-яраклар алып җибәрәләр. Әлеге эшне оештыручы, авылдашларын бер йодрыкка туплап, үзе дә алар белән бер сафта алны-ялны белми тырышучы, егетләргә ничек тә күбрәк ярдәм итәсе иде, дип җан атып йөрүче Гөлнур Зыятдинова белән сөйләшәбез.
Эшсөяр, кунакчыл халкы, җиләкле тугайлары, көмеш сулы чишмәләре белән дан тоткан Югары Чаллы авылы кызы ул. Гап-гади авыл кызы дип язасы идем дә, туктап калдым. Мондый зур һәм игелекле эшкә алынган кеше турында гади дип әйтү һич кенә дә дөрес түгелдер! Тәвәккәл, кыю йөрәклеләр генә булдыра ала торган вазыйфа бу! Хәер, Гөлнур үзе моны һич кенә дә батырлыкка санамый, ә күңел кушуы, намус эше дип атый. «2022 елның сентябрендә бертуган сеңлемнең ире мобилизациягә эләкте. Казанга озатырга бардык. Андагы егетләрне күргәч, я, Раббым, болар бит кемнәрнеңдер газизләре, йөрәк парәләре! Аларның әти-әниләре, бу егетләр алдындагы бурычыбызны, ничек кенә тырышсак та, түләп бетерә алмаячакбыз! Барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп ит, дип елый-елый Ходайдан сораганым бүгенгедәй истә. Аларның күз карашын мәңге онытасым юк! Беләсеңме, шул мизгелдә алар миңа барысы да туганымдай якын, кадерле булып тоелды», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Әлеге вакыйга аны шулкадәр тетрәндерә, ялгызы гына калган чакларда, хисләрен иреккә чыгарып, елый да елый Гөлнур, төн йокысы кача. Шулай берничә ай дәвам итә әле. Тик көннәрдән бер көнне: «Болай яшәргә ярамый. Үзеңне кулга ал! Тормыш туктап калмады бит», – дигән уй телеп үтә кызның баш миен. Балавыз сыгудан мәгънә юк. Егетләргә булышырга кирәк. Ләкин ничек? Югыйсә моңа кадәр дә кул кушырып утырмыйлар: махсус хәрби операция башланганнан бирле хезмәттәшләре белән окоп шәмнәре ясыйлар. Үзе эшләгән балалар бакчасы ишек төбенә гуманитар ярдәм җыю өчен урнаштырылган тартманың да файдасы тими калмый: килгән-киткәннәр берәм-берәм әйберләр алып килә башлагач, иңнәргә канатлар үсә, эшләр өчен дәрт арта. Өендә авылдашларыннан яралыларга «коры душ» ясау өчен шакмаклы сөлгеләр, юрган, пледлар да җыя. Аннан аларны шәһәрдәге пунктка илтеп тапшыра.
Бер карасаң, башкарылганнар шактый кебек тә бит, тик үз казаннарында кайнап яшәү һич кенә дә тынгы бирми Гөлнурга. Үз сафларына күбрәк кешене җәлеп итү турында хыяллана ул. Әлеге теләге хакында авылдашы Флүсә Садыйковага да әйтә. «Тәвәккәллә! Булдырсаң, син генә булдырасың аны», – дип хәер-фатихасын бирә Флүсә апа. Үзе дә Гөлнурга кулдан килгәнчә булыша: фронтка кирәк-яраклар сатып алу өчен авыл мәчетендә акча җыюны оештыра. «Волонтерлар төркемнәрендә маскировка челтәрләре турында яза башлагач, уйга калдым: ә нигә әле безгә дә бу эшне башлап җибәрмәскә?! Диплом яклый торган елым иде. Яклауга әлеге эшкә алынам, дидем үземә», – ди Гөлнур.
Һәм сүзендә тора! Яңа шөгыльне башта үзе үзләштерә, аннан авылдашларына өйрәтә. «Роза апа Зиннурова, Рәнзилә апа Вәлиуллина, Гөлсәрия апа Гыйләҗиевага рәхмәтем чиксез. Беренче көннәрдән иңне иңгә куеп эшләдек», – ди яңа танышым. Күп тә үтми, аларга башка авылдашлары да кушыла. Югары Чаллыда агач эшкәртү белән шөгыльләнүче Ләйсинә һәм Илшат Вәлиевләр челтәр үрү өчен станок ясарга агач материаллар белән булышса, авыл имамы Раушан абый Шәйдуллин саморезлар белән тәэмин итә. Ә станокны ире Мөнәвир белән тагын бер якташлары – Разиф Гыйльметдинов корып бирә.
Әнә шулай балалар бакчасының бер бүлмәсен игелекле эшләр остаханәсенә әйләндерә дә куя Гөлнур. Бүген челтәр үрүче ун кешедән торган төркемнәре бар. Атнасына ике-өч тапкыр җыелалар икән. Гөлнурның уң кулы бу тырыш апалар. «Авыл кешесенең эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Җәй көне бигрәк тә. Вакытым юк, дип ник бер әйтсеннәр! Күбесенең яше инде күптән алтмыш чиген узган. Изалия апа Хәйруллина белән Фәния апа Сафиуллина – арада иң өлкәннәре. Олы яшьтәгеләр өчен сәгатьләр буе аяк өсте эшләүнең җиңел булмавын чамалау кыен түгелдер. Тик берсе дә зарланмый. Ялга кайткан егетләр артыннан ашыгыч рәвештә челтәр үреп җибәрергә кирәк чаклар да булгалады. Өлгертә алырбызмы, дип борчылмыйм да инде хәзер – мондый ярдәмчеләрем булганда, таулар да күчерергә мөмкин», – ди Гөлнур.
Югары Чаллы интернат-мәктәбе мөгаллимнәре белән укучыларына да рәхмәтле ул. Окоп шәмнәре ясау өчен хезмәт дәресләрендә заготовкалар әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрергә тасмалар кисеп бирәләр икән. Шушы берничә ел эчендә фронтка 130 челтәр, 3000 гә якын шәм ясап озаткан алар. «Һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Берәүләр штабка килеп булышса, икенчеләр акча җыюда актив катнаша. Чәкчәк, бавырсак пешерәләр, токмач кисеп алып киләләр, кайнатмалар, тозланган яшелчә-консервлар турында әйтеп тә тормыйм. Күршедәге Кызыл Чапчак авылыннан Рәсимә апа Галиуллинаның сугышчыларга бәйләгән җылы оекбашларының исәбе-хисабы юк. Илгә батыр егет тәрбияләп үстергән аналарның берсе ул: улы бүген ил тынычлыгы өчен көрәшә. Эш буенча шәһәр белән авыл арасын күп таптарга туры килә. Аллаһка шөкер, машина каян табыйм икән, дип тә баш ватмыйм: ирем, туганнарым ярдәмгә килә», – ди Гөлнур.
Әнә шундый олы йөрәкле якташларына рәхмәт йөзеннән агымдагы елның февралендә шагыйрь, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗевны чакырып, онытылмаслык җылы очрашу да оештырган Гөлнур. Ул кичәне бүген дә сагынып искә алалар әле.
Әйе, күмәк көч тау күчерә, диләр. Бердәм булулары, уртак максат белән янып яшәүләре көчле итә Югары Чаллы авылы халкын. Ә язмам герое – Гөлнур Зыятдинова кебек тынгы белмәс игелекле йөрәк ияләре һәр сала-шәһәрнең бизәге, йөзек кашы булып торырлык. «Без – чыдам, көчле халык. Бергә булсак, бу сынауны да җиңәрбез. Мин ышанам: авырлыклар вакытлыча гына», – ди ул. Без дә ышаныйк.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
Түбән Кама
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез