«Шәмен түгел, җанын гүя ягып,
Яктыртты да безнең йөзләрне...»
Хәсән Туфан 1969 елда язылган “Могикан” поэмасында шушы сүзләр белән Фатих Әмирханның үзенә дә, иҗатына да бәя бирә. Әлеге чарада да фикерләр күп яңгырады.
Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ачып җибәрде.
– Киңкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта тора. Ул – XX йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе. Әмирханның таланты татар әдәбиятын тар этник кысалардан югарыга күтәрә, аны рус һәм Европа классикасының иң яхшы үрнәкләре белән бер сафка менгерә. Бүген Фатих Әмирханның мирасын өйрәнү дәвам итә. 140 еллыгына багышлап, әдипнең алты томлык академик басмасы нәшер ителде, ул аның барлык әдәби, публицистик, фәнни-тәнкыйди һәм тәрҗемә мирасын фәнни әйләнешкә кертә. Бу фәнни конференция Фатих Әмирхан әсәрләрен һәм хезмәтләрен яңача аңлауга, иҗат мирасын популярлаштыруга ярдәм итәчәгенә шигем юк, – диде ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков әйтеп киткәнчә, 2026 ел юбилейлар елы булачак. Алар арасында Һади Такташ, Гомәр Бәширов, Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү һәм башкалар бар. Ә юбилейлар елына стартны нәкъ менә Фатих Әмирхан бирде.
Әдипләр сүзе
Язучының вафатыннан соң күренекле татар әдәбияты галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлиди болай дип язып калдырган:
– Әгәр рөхсәт итсәгез, мин бүген безнең арабыздан киткән Фатих Әмирханны бөек немец шагыйре Генрих Гейне белән янәшә куяр идем.
Татарстанның халык язучысы Газинур Морат та әдипнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде:
– Узган гасырның 30-40 нчы елларында Казанда Фатих Әмирхан кебек кайнап яшәгән язучы юк. Ул XX гасыр башында татар әдәбиятының ханы була. Казанга килеп төшкән Габдулла Тукайны да үз канаты астына ала. Фатих Әмирхан белән аралашмаса, бәлки Тукайның да язмышы башкачарак булыр иде. Фатих Әмирхан үз чорында әдәбият белән идарә иткән һәм, ни кызганыч, үзе күләгәдә калган. Без бу турыда кайта-кайта аңлыйбыз. Шәхесне тану, таныту эшен дәвам итсәк иде. Казаныбызда зур, мәһабәт Фатих Әмирхан проспекты бар. Аристократ рухлы, затлы әдипнең һәйкәле, һичшиксез, шушы проспектның күренекле бер җирендә басып торырга тиеш, - диде ул.
Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина да үз фикерен белдерде.
– Әгәр авыру булмаса, Фатих Әмирхан сәяси әйдаман булыр иде, - диде ул. – Әмма ничек кенә булса да, ул бәхетле булды, чөнки халкы арасында шөһрәт казанды. Сүзләрен дәлилләп, ул күренекле галим, татар әдәбияты тарихын фәнни нигезгә салучыларның берсе Габдрахман Сәгъдинең язып калдырган фикерләрен китерде:
– Фатих Әмирхан каләме әдәби җәүһәрләр бирү, әдәби тәнкыйтьләр язу белән генә калмады. Ул – шулар өстенә җәмәгатьче бер каләм. Татарның иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтенең әһәмиятле бер өлеше булган шәкертләр кузгалышында, бигрәк тә “Әл-ислах” гәзите дәверендә зур эшчәнлек күрсәтүчеләрдән һәм шуның юлбашчыларыннан булган Фатих Әмирхан татар буржуазиясенең җәмәгатьчелек матбугатында, Фатих Кәримидән кала, иң игътибарлы, тәэсирле бер әдип иде...”.
Конференциядә катнашучы тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова Фатих Әмирхан иҗатының төрки халыкларны берләштерүче көч булуын искәртте.
“Аяклары бәйле Прометей...:
Мәскәүдә үзе эшләгән балалар журналы “Тәрбияи әтфаль” ябылганнан соң Казанга кайтып киткән Фатихның аякларын, уң кулын 1907 елның 15 августында паралич суга. Шушы авырудан соң 21 яшьлек егетнең аяклары йөрми торган булып кала. Сау вакытында көчле оптимист, җилкенчәк Фатих, коляскага береккәч, җитдиләнә, ләкин күңел көрлеген беркайчан да җуймый, беркайчан да авыруыннан зарланмый. Казанда ул гаять мөһим эшкә – «Әл-ислах» газетасын чыгаруга алына. Бу басмада эшләгәндә публицистик жанр остасы, җәмәгать эшлеклесе булып җитешә.

XX гасыр башы татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешендә Фатих Әмирханның роле бәяләп бетергесез зур. Үзенең «Гарәфә кич төшемдә» дигән беренче хикәясен ул 1907 елда яза. 1909 елда XX башы татар әдәбиятының иң яхшы сатирик әсәре булып саналган “Фәтхулла хәзрәт” повестен бастыра. Төп герой 1950 елга килеп эләккәч, бу фантастик повестьта язучы бүгенге көннең вертолет, смартфон, һәм видеоэлемтә кебек күренешләрен тасвирлый. Фатих Әмирхан хатын-кызлар мәсьәләсенә зур игътибар бирә. «Татар кызы», «Рәхәт көн», «Хәят» кебек әсәрләрендә ул татар кызының язмышын, эчке дөньясын, хис-кичерешләрен җентекләп сурәтли. «Яшьләр», «Тигезсезләр» пьесаларында үзен талантлы драматург итеп күрсәтә. Анда «аталар» һәм «балалар» конфликтын сурәтли. Мәдәниятне, мәгърифәтне үстерү, шәхес хокукларын яклау мәсьәләләрен калкуландыра. Аеруча хикәя жанрында бай мирас калдыра.

Фатих Әмирхан үзенең бер публицистик язмасында: “Үз-үзләрен сөя торган милләтләрдә бер гадәт бар: алар үзләренең тарихларына, тарихларына бәйле борынгы әйберләренә бик зур әһәмият бирәләр...”, -дип яза. Язучының бу фикерен истә т отып, без дә үз-үзебезне сөя торган милләт булып калыйк, шул исәптән олуг шәхесебез Фатих Әмирханның да бөек эшләрен онытмыйк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез