Газетага язылу
  • Фото: Татар-информ

Үзеңнеке үзәктәме? «LADA» автомобильләрен сатып алучылар арткан

Узган елның маенда Ижевскида «LADA Ларгус» автомобильләрен җитештерүне җайга салганнан бирле, заводта илле меңенче машина чыккан. Бу – ил күләмендә иң күп сатыла торган автомобильләрнең берсе, ди белгечләр. «Автостат» мәгълүматларына караганда, апрель аенда илдә яшәүчеләр 102 мең яңа машина сатып алган булса, шуның 30 проценты «LADA» автомобильләренә туры килгән. Үзебезнеке яхшыракмы?

Нияз УСМАНОВ, Биектау районының Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы:

– Авыл юллары өчен үзебездә җитештерелгән машинадан да яхшысы юк инде. Бүген күпчелек урамнарга таш түшәлсә дә, юлсыз җирләр дә бар. Авылда «Нива» булмаса, эш читен. Бигрәк тә кыш көннәрендә. Кирәк җиргә тиз арада барып җитәсе бар чөнки. Шуңа күрә без авыл җирлекләрен «Нива» машиналары белән тәэмин иткән өчен бик рәхмәтле. Эшкә кергәннән бирле шул машинада йөрим, барыннан да канәгать. Авыл җирендә машина буш та йөрми бит әле ул, әле бәрәңге, әле башкасын төяргә туры килә дигәндәй. «Иномарка»лар моңа чыдамый.

Зөлфәт ГАЛИМОВ, машина сату белән шөгыльләнүче (Саба):

– Бүген «LADA»ны дәүләт программасы буенча сатып алучылар гына ота дип уйлыйм. Чөнки бәя ягыннан шул ук «Ларгус»ны алсак, ул 1,7 миллион сумнан башланып 1,9 миллион сумга кадәр җитә. Бу бер дә арзан бәя димәс идем. Шул ук бәягә «иномарка» да сатып алырга мөмкин. Дәүләт программасыннан файдаланучылар күп. «LADA» модельләре арасында «Гранта»га ихтыяҗ зуррак. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ул бәясе ягыннан да, ышанычлылыгы ягыннан да отышлырак.

Артур МӘҖИТОВ, таксист (Казан):

– Мин «Веста»да йөрим. Пассажирларның зарланганы юк. Шәһәр юллары бик аһ итәрлек түгел. Шуңа күрә юлына күрә машинасы инде. Белүемчә, киләсе елдан барлык таксистларга да диярлек үзебезнең илдә җитештерелгән «тимер ат»ларга күчеп утырырга туры киләчәк. Дөрес, мин бу эшне түрәләрдән башлар идем. Аларның барысын да үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утыртсыннар, дип тәкъдим итәм. Вәт, яхшы реклама булыр иде бу! Мин исә зарланмыйм. Гел рульдә йөргәч, машина еш ватыла. Димәк, запас частьлар кирәк. Анысына бәйле бернинди дә кыенлык юк.

Илшат ГАРИФУЛЛИН, 35 елдан артык машина йөртә (Кайбыч районының Олы Кошман авылы):

– «Ларгус»та өченче елымны йөрим. Аңа кадәр «ГАЗель»дә дә, «ундүртле»дә дә, «УАЗ»да да йөрдем. Заманында «ГАЗ-52», «КамАЗ» руленә дә утырганым булды. Без авылда яшибез. Тормыш алып бару өчен үзебездә җитештерелгәненнән дә яхшысы юк. Машинам уңайлы, ышанычлы. «Рено» двигателе белән булса, тагын да шәбрәк, көчлерәк тарта әле. Бөтен кирәк-ярагың сыя. Прицеп сатып алып куйсаң, йөк тә ташырлык. Проблемалар китереп чыгарганы юк. Безнең яшьтә «иномарка»га утырырлык түгел инде хәзер. Хәлле булсаң гына. Авыл җирлеге өчен бик бата торган да түгел андый чит ил автомобильләре. Ә үзебезнең илдә җитештерелгәненә запас частьлар табу мәшәкате юк, салымнары да зур түгел. Машинаны карап кына тотам.

Алия РӘХМӘТУЛЛИНА, студент (Яшел Үзән):

– Медицина көллиятендә укыйм, «Гранта»да йөрим. Машинам әтинеке. Шәһәргә йөрергә кирәк булгач, әти-әни рөхсәте белән, авылдан алып чыгып киттем. Ни дисәң дә, җәяү йөрү түгел инде. Бар булганына канәгать. Юлда беркемнең дә: «Фу, кара, нинди машинада йөри?!» – дип бармак төртеп күрсәткәне юк әле. Киресенчә, берәр кая ераккарак барасы булса, курсташларым: «Мине дә утырт әле», – дип, үзләре үк килеп ялына. Киләчәктә «иномарка»да йөрисем килә, әлбәттә. Генерал булырга хыялланмаган солдат начар, диләр бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре