Газетага язылу

Вакыт ачкычы табылды: Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза

Казан вакыты, халыкара хезмәттәшлек һәм һинд чәе. Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза.

Вакыт ачкычы табылды: Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза

Ачылыш тантанасында катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде. Ул чит ил кунакларына инглиз телендә мөрәҗәгать итте.

– Казан икенче тапкыр форум катнашучылары өчен үз ишекләрен ача. Чараның географиясе киңәя, анда катнашучылар саны арта. Быел безгә эшмәкәрләр генә түгел, рәссамнар, һөнәрчеләр дә килде, – диде парламент җитәкчесе.

Фәрид Абдулганиев сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше тугыз тапкыр арткан. Парламент җитәкчесе Һиндстанның танылган сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе Индира Ганди сүзләрен китереп, ике арада, һичшиксез, күрсәтерлек нәрсәләр булуына басым ясады. «Казанда һинд киносы фестивале башланды, без аны хаклы рәвештә мәдәниятебезнең бер өлеше дип саныйбыз. Милли китапханәдә һинд телендәге китаплар күрсәтелде», – дип аерым юнәлешләргә тукталды Фәрид Абдулганиев.

Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар билгеләп үткәнчә, Татарстанда, чыннан да, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Республиканы сайлаучы Һиндстан инвесторлары һәм студентлары саны елдан-ел арта.

– Безнең бизнес һәм сәүдә элемтәләре халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Бизнес-форум турында сөйләгәндә, финанслар турында гына түгел, ә илләр һәм халыкларның мәдәни мохиттә якынаюы турында да сөйлибез, – диде илче.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзен Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров та юллады. «Казанның зур халыкара чараларны үткәрүгә бәйле бай тәҗрибәсе бар. Нәкъ менә биредә 2024 елның октябрендә БРИКС саммиты узды. Анда Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди җитәкчелегендәге ил делегациясе катнашты. Быел без Россия һәм Һиндстан арасындагы стратегик хезмәттәшлек турындагы декларациягә чирек гасыр тулуны билгеләп үтәбез. Әлеге тарихи документны имзалаганнан соң ун ел узгач, үзара элемтәләр аеруча өстенлекле стратегик хезмәттәшлек дәрәҗәсенә күтәрелде», – диелә анда.

Форум кысасында Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) халыкара күргәзмә дә эшли. Биредә Россия һәм Һиндстаннан йөзгә якын компания үз продукциясен тәкъдим итә. Республика җитештерүчеләре дә бар. Күргәзмәне Фәрид Абдулганиев та карады.

Сабадан күргәзмәгә прәннеккә кадәр алып килгәннәр. «Без башка төбәкләр һәм чит илләр белән актив эшләргә тырышабыз. Районда күп кенә сәнәгать предприятиеләре бар. Аерым алганда, соңгы елларда кайнар цинклаштыру заводы эшли башлады. Бүген 200 тоннага исәпләнгән прәннек заводы төзелеп килә. Форумга танышырга, партнерлар табарга дип килдек», – ди Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.

Һиндләрне Кукмара табалары белән дә кызыктырмакчылар. «Без 14 чит ил белән хезмәттәшлек итәбез. Әлегә Һиндстан белән элемтәләребез юк. Чит илдә дә шул ук табаларны сатып алалар, кулланучылар шул ук. Барлык җитештергән товарның уртача 27–30 проценты экспортка китә. Былтыр якынча 5 миллиард сумлык продукция җитештердек», – ди «Кукмара» савыт-саба җитештерү заводы менеджеры Дамир Салихов.

Һиндстан киштәләре фил төшерелгән чәйләрдән сыгылып тора. Монда аның нинди генә төре юк. «Без Россиядә һинд чәе эчү культурасын яңадан кайтарырга телибез. Өлкәннәрдә һәм урта буында аның абруе зур әле», – дип кап-кар куе чәй эчеп карарга тәкъдим итә сатучылар. Күргәзмәдә тәмләткечләр исе дә таралган. «Аларны турыдан-туры Һиндстаннан кайтартабыз. Россиядә мондый товарга ихтыяҗ бик зур. Чөнки безнең тәмләткечләр табигый, аларга бернинди химия кушылмый. Маркетплейслар аша күпләп сатабыз», – ди чит ил эшкуары Али Зульфикар. 100 граммлы бер кап тәмләткеч 350 сум тирәсе тора. Күргәзмәдә Һиндстаннан килгән келәмнәр, хатын-кызлар өчен өс киемнәре, яулык, шәлләр дә күп. Тукымалары да үзенчәлекле: пашмина – тау кәҗәләре йоныннан эрләнгән. Бизәкле шарф, мәсәлән, 2500 сум тора. ЦУМга рәхим итегез!

Былтыр тәүге тапкыр узган «ТАЙМ» форумында 3387 кеше, шул исәптән Һиндстанның 22 административ төбәгеннән, Россиянең 35 төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Чара кысасында 19 килешү төзелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре