Газетага язылу

Вьетнамның Ханой шәһәре һәм Казан метро төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

Ханой белән Казан метрополитен төзү һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша. 17 июньдә шәһәр Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм Ханой партиясе шәһәр комитеты секретаре Чан Дык Тханг очрашуында шул хакта килешенде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат үзәге.

Сөйләшүләр барышында Казан мэры метрополитен эшенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм аны үстерү алымнары турында сөйләде. Цифрлы чишелешләр һәм җәмәгать транспорты системасының эшен оештыруга аерым игътибар бирелде.

Фото: kzn.ru

Бүген Казанда 17 чакрым озынлыктагы бер метро линиясе һәм 11 станция эшли. Эшләү дәверендә система 500 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2025 елда пассажирлар агымы 40 миллионнан артып киткән.

Ханой вәкиле, үз чиратында, метрополитенны үстерүдә үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Шәһәрдә 20 чакрым озынлыктагы метро линиясе эшли, тагын 80 чакрымга якыны – төзелеш стадиясендә. Киләчәктә гомуми озынлыгы 1,2 мең чакрым тәшкил иткән 22 линиядән гыйбарәт челтәр булдыру ниятләнә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре