Казанда Нариманов урамындагы йортта яшәүче 49 яшьлек хатын тәрәзә аша чыгарга була. Ул 3 катта яши. Хатын җәймәләрдән бау бәйләп, аска төшә башлый. Ниндидер мизгелдә ул подъезд түбәсенә егыла. Бу хакта Татарстан-24 хәбәр итә.
Хатын башы белән каты бәрелгән. Аны ашыгыч ярдәмдә хастаханәгә озатканнар.
Күршеләре аның турында уңай фикер йөртә, әмма соңгы елда ул ешрак эчә башлады, дип өсти.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез