Вил Усманов батыр көрәшчеләр турында: «Егетләрне мактар урынына, җитте аңа, дип кычкыралар»

Җырчы, Татарстанның халык артисты Вил УСМАНОВ көрәш белән сәнгатьнең уртак яклары, турында сөйләде.

– Читтән караганда бөтен нәрсә ялтырый. Эчке кухнясын белгәннәр исә анда уңышка ирешер, димәк, ялтырар өчен күпме тир түгелгәнен белә. «Атказанган» алганы да, «халык артисты» исемен яулаганы да – шул үзебезнең татар егет-кызлары инде алар. Яхшымы ул, начармы – татарча җырлый, шушы сәнгатьтә кайный... Әгәр безнең халыктагы көнчелекнең берничә процентын гына киметcәң, бездән дә яхшырак милләт булмас иде. Көрәшне генә алыйк. Мин көрәшә башлаганда кайчандыр машина алырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Көрәштем, чөнки ул миңа ошый иде. Һәр көнемне тренировкада үткәрдем. Кемнәрдер «салып», тәмәке тартып йөргәндә, мин һәр көнне шөгыльләндем. Әле ул елларда машина бүләк итү юк иде, көнкүреш техникасы, келәм бүләк иттеләр. Туксанынчы елларда машина бүләк итү китте. Бер машина алам, икенчене, шуннан көрәштермәскә, кертмәскә тырыша башлыйлар. Мин бит шуның белән яшим, шул ук көрәшне үстерәм, шушы җирне танытам, ә миңа аяк чалалар. Миңа гына түгел, минем ишеләр күп анда. Хәзер дә шул әйбер бара. Менә шунысы күңелгә тия. Шул ук татарлар бит! Егетләрне мактар урынына, җитте аңа, дип кычкыралар. Кызганыч, сәнгатьтә дә шул ук хәл.

– Бер унлап машина оттым бугай инде. Зур машиналар түгел инде алар. «Ока», «шестерка»лар... Берничә мотоцикл, бер елны трактор отканым булды. Булды инде, булмады түгел. Әмма ул вакытта, берничә ел гына шулай булачагын аңламыйсың әле. Көрәшнең вакыты кыска.

– 3 нче сыйныфта укыганда Cабан туенда батыр калдым. Шул җиңү тормыштагы башка көрәшләргә, җиңүләргә этәргәндер. Муенга ситсы салганнары, әнинең шул ситсыдан пәрдә ясаганы истә.

– Көрәш дөньясында җиңәрдәй бөтен җиңүләрне яуладым. Ә сәнгатьтә... Казанга, укырмын да кайтып китәрмен, дип кенә килгән идем, төпләнеп калдым, иҗатымны, репертуарымны булдырдым, мактаулы исемнәргә лаек булдым. Әле һаман алга барабыз, туктарга исәп юк.

Әңгәмәне тулысынча моннан укый аласыз.

https://vatantat.ru/2025/04/168243/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре