Көрәш белән сәнгатьнең уртак яклары, эстрадага кертелергә тиешле үзгәрешләр, табышлар һәм үкенечләр, иҗади уңышлар. Болар хакында Татарстанның халык артисты Вил УСМАНОВ белән сөйләштек. Танылган җырчы, җырлар авторы кайбер мәсьәләләрне хәл итү юллары белән дә уртаклашты.
– Күптән түгел концертыгыз узды. Аннан нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Халыкка нинди җырлар кирәк?
– Елга бер тапкыр, туган көндә концерт куя торган «начар» гадәтем бар минем. Иҗатташ дуслар белән очрашу, иҗатыңны барлау, тамашачы белән аралашу өчен бер форсат… Яшерен-батырын түгел, тамашачыга хәзер җиңел җырлар кирәк, мәгънәгә игътибар кимеде. Бәлки дөньясы шуңа этәрәдер. Һәркемне дөнья мәшәкате баскан, һәркемнең проблемасы хәттин ашкан. Шуңа концертка онытылып торырга, ял итәргә киләләрдер. Андый чакта фәлсәфи уйларга чумасы килми, шуңа җиңел җырлар өстенлек алды, дип уйлыйм. Минем концертта да күңеллерәк җырлар җитәрлек булды. Әмма җыр язганда, яраклашам дип, үз-үзеңә хыянәт итеп булмый. Шигырьнең эчтәлеге һәрвакыт мөһим булды, җырны тыңлагач, кешедә фикер калсын, дип иҗат итәргә тырыштым. Яшь шагыйрьләрнең иҗатын күзәтеп барырга тырышам, әмма күңелгә хуш килгәнен таба алмадым әле. Укыган кадәресе ничектер барысы да бер калыптан кебек тоела. Хәер, иҗатка беребез дә хөкем чыгара алмый. Аның хөкемдары – вакыт. Я үтәсең син ул сынауны, я юк. 18–19 яшьләрдә Зәки Нури сүзләренә язылган «Юлымда синең эзләрең» дигән җыр әлеге сынауны үтте кебек. Бер уйласаң, мәхәббәт турында күңелле генә, дәртле генә җыр. Әлеге шигырьне газета битләрендә күреп алып язган идем, кем уйлаган бит шулай популярлашып китәр дип. Бу җәһәттән шушы җырны башкаручы Зәйнәп Фәрхетдиновага бик зур рәхмәт. Бүген ул җыр яңа сулыш алды. Бу бит инде – җыр авторы өчен бик зур бәхет. Ләкин мин үземне композитор дип кычкырып әйтә алмыйм, чөнки махсус белемем юк. Композитор ул – махсус белемле, зур формадагы әсәрләр иҗат итүче. Без инде үзешчән дә түгел, чөнки музыка буенча белемем бар, көй иҗат итүче дисәң, дөресрәк булыр. Гәрчә андыйларның да төрлесе була. Кайберәүләр уен коралында да уйный белми, нота да танымый. Диктофонга көйләп яздыра да, аранжировщикка җибәрә. Шуның белән вәссәлам. Бу очракта күп нәрсә аранжировка ясаучыдан тора.
– «Юлымда синең эзләрең» дигән беренче җырыгыздан соң шактый вакыт узган. Шушы вакыт аралыгында күпме җыр язылды?
– Шактый инде алар… Сибгат Хәким сүзләренә «Сез һаман бергә икән» дигән җыр 1990 нчы елларда язылды, әлеге шигырьгә китабын укыганда юлыккан идем. Яшь чакта ук мәгънәгә игътибар ителгән булган, күрәсең. Күңеллерәк җырлардан «Ике урам арасы», «Күп тә түгел, аз да түгел» дигәннәре бар. Языла инде алар, ничәдер ел саен халыкка танылган җыр туа тора. Әмма андый җырлар күп була алмый. Теләсә кайсы композитор исемен әйтегез, хәтердә берничә җыры яңара. Иҗат кешесен әнә шул берничә җыр таныта инде, калганнары «бусы да аныкы икән» дигәннәр рәтенә керә.
– Ә менә «Яланаяклы кыз» сериалына язылган җырыгыз Асылъярның визит карточкасына әверелде. «Ак чәчәкләр»дәге җырыгыз «Казан егетләре» белән Зәринә Хәсәншинаны танытты. Кино дөньясында эшчәнлекне дәвам иттерер идегезме? Сүз уңаеннан, «Яланаяклы кыз» сериалы экраннарга чыкканга да 19 ел узган икән инде, аннан соң шәп дип атарлык сериаллар төшерелдеме бездә?
– Иҗатымның татар киносы дөньясына да кагылышлы булуына шатланам гына, 5–6 фильмга җыр язганмын икән инде, мәсәлән, «Әпипә» комедиясенә дә. Бу хәрәкәт миңа калса, Миләүшә Айтугановадан башланып китте. Аның беренче карлыгачларын да халык бик яратып кабул итте. Хәзер инде ел саен фильм төшерелә, көчле режиссерлар, көчле командалар барлыкка килде. Сериаллар гына түгел, шәп фильмнарыбыз да бар. Фәлсәфи фильмнардан «Исәнмесез» (режиссеры – Илдар Ягъфәров), комедиядән «Әпипә» (реж. – Илшат Рәхимбай), уртак проектлардан «Алмачуар»ны (Татарстан–Казахстан продукциясе, реж. – Юлия Захарова) атап була. Соңгы караган фильм – «Телсез күке» (реж. – Рәүф Кубаев). Анда пьеса авторы Зөлфәт Хәким үзе дә катнаша. Болардан чыгып, безне алда тагын да тирәнрәк, кызыклырак хезмәтләр көткәнен фаразларга була.
– Татарстан районнарына багышлап язылган җырлар саны буенча да сез беренче бугай?
– Ковид чорында өйдә утырганда, «Казан егетләре» төркеме продюсеры Рафаэль Мәҗитов ТАССРның 100 еллыгына районнарга багышлап җырлар язарга тәкъдим итте. Филүс Хисаметдинов шигырьләрен язды, шулай акрынлап җырлар туды. Аңа кадәр дә шундыйрак җырларым бар иде. Бүген 20 ләп районга багышлап язылган җырым бар. Тарихта кала торган матур бер истәлек булды ул. Хәзер районнарда төрле кичәләрне шул җырлар белән ачалар икән, видеога төшереп, миңа җибәрәләр. Димәк, кирәкле эш булган.
– Җыр кайчан языла?
– Аның аерым сәгате, урыны юк, языласы җыр булса, шигырьне укыганда ук көе туа. Үзеннән-үзе көйләп укый башлыйсың. Заказ биреп язылганнары да бар, әмма ничек кенә тырышсаң да, ошамаса, язып булмый барыбер.
– Исемле шагыйрьләр белән генә эшлисез, ахры.
– Алай димәс идем. Баулы районының Исергәп авылы хәзрәте Камил абый Шәмсуаров профессиональ шагыйрь түгел, мәсәлән. Мин аны 10 еллап беләмдер, мөгаен. Шигырьләрен тәкъдим итте. Бер җыр яздым, икенчесен, хәзер инде дистәдән артык җырыбыз бар. Туасы җырның тексты камил булса һәм синең күңел халәтеңә туры килсә, аны кем язуы мөһим түгел.
– «Эстрада – иң юмарт җир. Анда бөтен төрле җыр бата, анда мактаулы исемнәрне дә кызганмыйча өләшәләр», – дисәм, килешәсезме?
– Читтән караганда бөтен нәрсә ялтырый. Эчке кухнясын белгәннәр исә анда уңышка ирешер, димәк, ялтырар өчен күпме тир түгелгәнен белә. «Атказанган» алганы да, «халык артисты» исемен яулаганы да – шул үзебезнең татар егет-кызлары инде алар. Яхшымы ул, начармы – татарча җырлый, шушы сәнгатьтә кайный… Әгәр безнең халыктагы көнчелекнең берничә процентын гына киметcәң, бездән дә яхшырак милләт булмас иде. Көрәшне генә алыйк. Мин көрәшә башлаганда кайчандыр машина алырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Көрәштем, чөнки ул миңа ошый иде. Һәр көнемне тренировкада үткәрдем. Кемнәрдер «салып», тәмәке тартып йөргәндә, мин һәр көнне шөгыльләндем. Әле ул елларда машина бүләк итү юк иде, көнкүреш техникасы, келәм бүләк иттеләр. Туксанынчы елларда машина бүләк итү китте. Бер машина алам, икенчене, шуннан көрәштермәскә, кертмәскә тырыша башлыйлар. Мин бит шуның белән яшим, шул ук көрәшне үстерәм, шушы җирне танытам, ә миңа аяк чалалар. Миңа гына түгел, минем ишеләр күп анда. Хәзер дә шул әйбер бара. Менә шунысы күңелгә тия. Шул ук татарлар бит! Егетләрне мактар урынына, җитте аңа, дип кычкыралар. Кызганыч, сәнгатьтә дә шул ук хәл.
– Күпме машина оттыгыз?
– Бер унлап булды бугай инде. Зур машиналар түгел инде алар. «Ока», «шестерка»лар… Берничә мотоцикл, бер елны трактор отканым булды. Булды инде, булмады түгел. Әмма ул вакытта, берничә ел гына шулай булачагын аңламыйсың әле. Көрәшнең вакыты кыска.
– Эстрада өлкәсенә нинди үзгәрешләр кертер идегез?
– Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың вокаль-инструменталь ансамбльләр белән чыгыш ясаганнарын сөйлибез бит әле, менә шундый башкаруны кире кайтарыр идем. Үз тавышың белән, ансамбльгә кушылып. Дөрес, Илһам абыйларга да башта җиңел булмаган, халык каршы чыккан, баян белән генә җырлагыз дип, концертларны туктатканнар. Әмма алар туктап калмаган, нинди ыргылыш ясаганнар! Бүген бер җырның аранжировкасы уртача 30–40 мең сум тора, 50 мең сумлыклары да бар. Берничә интрументалистны чыгарып, «тере» тавыш дип кыяфәт ясап торучылары да бар. Алардан көләм инде, пародия ясыйсыз, дим. Музыка уен коралларына кушылып җырлау ул бөтенләй башка яңгырашта була, энергетикасы да башкача.
Милли уен кораллары да булган команда белән чыгыш ясау эстраданы бер башка күтәрер иде. Юкса кайбер җырларның татарча икәнен артист җырлый башлагач кына аңлыйсың. Аранжировкада миллилек бөтенләй калмаган очраклар бик күп.
– «Илһамлы яшьлек» проекты үзгәрешләр кертергә омтылганга тудымы? Ул нинди җырчылардан тупланган?
– Мин – Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие җитәкчесе. Сүз уңаеннан, быел аның оешуына 80 ел тула. Заманында биредә Зифа Басыйрова, Җәваһирә Сәлахова, Наҗия Теркулова, Айрат Арсланов кебек шәхесләр эшләгән. Ә «Илһамлы яшьлек» ул – ретро җырларны саклап калуга юнәлтелгән концерт проекты. Биредә Илһам абый, Әлфия апа репертуарындагы җырлар башкарыла. Әлеге җырлар эстрада юнәлешендәрәк музыка уен коралларына да кушылып җырланса… Бу бик күп чыгымнар таләп итә һәм аны дәүләт ярдәме белән генә башкарып чыгып була. Әгәр милли оркестр оеша калса, эстрада менә шундый булырга тиеш, дигән бик матур үрнәк булыр иде ул. Чөнки бер төрле җырлар, чыгышлар инде туйдыра башлады.
– Иң зур теләгегез нинди?
– Миллилекне, телне саклап калырга иде. Авыллар бетеп бара, ә авыл телне саклап тора иде. Җыр дөньясына да шәхесләрне авыл бирде бит. Көнбатышка иярергә тырышу хәерлегә илтмәячәк, җырда да, башка өлкәдә дә. Ул юлдан китсәк, үзебезне югалтачакбыз гына.
Блиц-сораштыру
– Тормышыгыздагы иң зур җиңү?
– 3 нче сыйныфта укыганда Cабан туенда батыр калдым. Шул җиңү тормыштагы башка көрәшләргә, җиңүләргә этәргәндер. Муенга ситсы салганнары, әнинең шул ситсыдан пәрдә ясаганы истә.
– Иң зур максат?
– Көрәш дөньясында җиңәрдәй бөтен җиңүләрне яуладым. Ә сәнгатьтә… Казанга, укырмын да кайтып китәрмен, дип кенә килгән идем, төпләнеп калдым, иҗатымны, репертуарымны булдырдым, мактаулы исемнәргә лаек булдым. Әле һаман алга барабыз, туктарга исәп юк.
– Иң зур үкенеч?
– Үкенеч бар… Музыка училищесында укыганда, укытучым Клавдия Щербинина: «Ташла көрәшне, мин сине опера театрында күрәм, Хәйдәр Бигичев картаеп бара», – диде. Ә минем көрәштә иң кызган чак. Бер-бер артлы җиңүләр яулаганда ул хакта уйламаганмын, күрәсең. Хәзер үкендерә. 40 яшьләр тирәсенә кадәр көрәштем, озаграк булды.
– Соңгы укылган китап?
– Өстәлемдә берничә китап ачык ята. Роберт Миңнуллин, Сибгат Хәким, Шәмсия Җиһангирова, Зөлфәт… Кәефкә карап укыйм.
– Хәзерге мизгелдә күңелгә килгән җыр?
– Яшәү авыр миңа, димә,
Кайгыларга башың имә.
Борчу-хәсрәт үтә китә,
Тормыш шулай дәвам итә…
Бу – Эльвира Әхмәтова сүзләренә, ковид белән чирләп ятканда хастаханәдә язылган җыр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat