Владимир Путин: «Башкаларга икенче сортлы итеп караудан туктарга кирәк»

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин Сочидагы «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар утырышында чыгыш ясады. Россия икътисады, махсус хәрби операция, XXI гасырда халыкара мөнәсәбәтләр корылышы нинди булырга тиеш дәүләт башлыгы үз чыгышында әнә шуларга игътибар юнәлтте. «Кешелек яңа каршылыкка түгел, ә дәүләтләр һәм цивилизацияләрнең синергиясенә (үзара хезмәттәшлек итүенә) таба йөз тота. Асылда, Россия алдында яңа дөнья төзү бурычы тора», диде.

 КӨНБАТЫШНЫҢ СӘЯСИ КУРСЫ ТУРЫНДА

Кешелекнең глобаль проблемалары чишелешне уртага салып табуны таләп итә, ә менә эгоизм юньлегә илтмәячәк. 20 ел элек шушы дискуссия клубы утырышында очрашканда, безнең илебез авыр чорын кичерә иде. СССР таркалганнан соң, Россия шактый авыр юл узды. Без бар көчебез һәм изге ниятләр белән гадел дөнья корылышын төзү процессына кушылдык. Кайберәүләр бу омтылышны дөрес аңламады. <...> Көнбатышның иминлеге гасырлар дәвамында колонияләрне талау хисабына ирешелгән. Бу – факт. Хәрби-финанс пирамидасы – Көнбатышның дөньяга тәэсире әнә шул.

 АЛТЫ КАГЫЙДӘ

XXI гасырда халыкара мөнәсәбәтләр төп алты принципка нигезләнергә тиеш.

Беренчесе – ачык дөнья. Без ачык, үзара бәйләнештә булган дөньяда яшәргә телибез.

Икенчесе – цивилизацияләр төрлелеге. Илне яки халыкны ничек яшәргә, үзләрен ничек хис итәргә өйрәтү тыелырга тиеш.

Өченчесе – уртак карарлар. Киләчәк дөнья – күмәк карарлар булган дөнья. Берәү генә барысы өчен дә берни хәл итми.

Дүртенчесе – гомуми иминлек һәм тотрыклы дөнья. Горурлыктан, тәкәбберлектән баш тартырга, башкаларга икенче сортлы партнерлар итеп караудан туктарга кирәк.

Бишенчесе – гаделлек.

Алтынчысы – тигез хокуклар.

УКРАИНАДАГЫ НИЗАГ ТУРЫНДА

Көнбатышның билгеле бер өлешенә һәрвакыт дошман кирәк. Стратегик фикерләү урынына кыска вакытлы, үз файдасын гына эзләүче мәнфәгатьләргә иярү бара.

Бер генә тапкыр әйтелмәде инде: без Украинага каршы сугыш башламадык, без, киресенчә, аны туктатырга телибез. Украинадагы низаг – җирле низаг кына түгел. Безнең гамәлләр, беренче чиратта, кешеләрне һәм үз гореф-гадәтләребезне яклау максатына бәйле.

Россия – территориясе буенча дөньядагы иң зур ил. Бездә башка территорияләрне яулап алу максаты юк. Безгә әле үзебезнең Себерне, Көнчыгыш Себерне, Ерак Көнчыгышны үзләштерәсе дә үзләштерәсе

РОССИЯ ИКЪТИСАДЫ ТУРЫНДА

III квартал нәтиҗәләре буенча профицит күзәтелде, ә быел һәм 2024–2025 еллар нәтиҗәләре буенча 1 процент тирәсе дефицит көтелә. Бездә эшсезлек күрсәткече рекордлы дәрәҗәдә түбән. Нефть һәм газдан керемнәр кимеде, әмма моңа да карамастан, алар да плюста (+3%). Нефть һәм газ булмаганнары, ягъни эшкәртү сәнәгате дә шулай ук (+43%).

Гомумән, бездә тотрыклы вазгыять, безгә каршы санкцияләр кертелгәннән соң барлык проблемаларны җиңдек һәм яңача үсеш этабын башладык.

Бездә оборона чыгымнары артты, әмма оборона өчен генә түгел, ә оборона һәм иминлек өчен. Алар ике тапкыр артты. Әмма без барысын да тупларга сарыф итәбез дә май турында онытабыз дигән сүз түгел бу.

РОССИЯНЕҢ БӨЕКЛЕГЕ ТУРЫНДА

Беләсезме, бүген Россиянең бөеклеге аның суверенитетын ныгытудан гыйбарәт, ә суверенитет технологияләрдә, финансларда, гомумән икътисадта, оборона һәм иминлек өлкәсендә үз-үзеңне тәэмин итүгә нигезләнергә тиеш. Бүгенге Россия белән ни өчендер көрәшә башлаган кешеләрне аңламыйм. Бәлки, ахмаклык аркасында гынадыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре