Россия Президенты Владимир Путин дәүләт оборона заказын үтәмәгән очракта предприятиегә тышкы идарә кертүне күздә тоткан указга кул куйган. Әмма бу чара хәрби хәл кертелгән очракта гына гамәлдә булачак.
– Дәүләт оборона заказын үтәмәгән очракта, дәүләт оборона заказы буенча продукция җибәрүче предприятиеләрнең яки продукция җибәрүдә катнашучыларның, хәрби хәл гамәлдән чыгарылганчы, предприятиене идарә итү хокукы туктатып торыла, – диелгән указда.
Ел башында Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев кирәкле корал, хәрби техника һәм башка кирәк-яракны җитештерүгә контрольлек итү буенча Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе каршында эш төркемен булдыру турында белдерде. Аның әйтүенчә әлеге өлкәдә контрольлек системасын көчәйтү һәм югарырак нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге бирәчәк бу. Ул шулай ук дәүләт оборона заказын вакытында үтәмәү очракларын билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез