Владимир Путин эшлекле сәфәр белән Калининградка килгән

Россия Президенты Владимир Путин эшлекле сәфәр белән Калининградка килгән. Биредә дәүләт башлыгы ачык дәрес үткәрергә һәм яңа яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм укучылар белән аралашырга планлаштыра, дип хәбәр итә РИА Новости.

Видеоэлемтә аша Президент Таҗикстанда рус телендә белем бирүче биш мәктәпне ачачак. Шулай ук бу көнне ул гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Күзәтү советы әгъзаларының беренче чираттагы утырышын һәм Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов белән очрашу уздырачак. Моннан тыш, дәүләт башлыгы Нахимов хәрби-диңгез училищесында булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре