Россия Президенты Владимир Путин 18еннән 19 гыйнварга каршы төндә су коенган. Бу хакта “ТАСС” дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып яза.
“Әйе, гадәттәгечә, Кач ману көне уңаеннан коенды”, – дип җавап биргән тиешле сорауга Кремль вәкиле.
Исегезгә төшерәбез: православие динендәге кешеләр 19 гыйнварда христианнарның төп бәйрәмнәреннән берсен – Кач мануны билгеләп үтә. 19ына каршы төндә бу уңайдан су коенулар оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез