Кытай машиналарының сыйфаты яхшыра. Шуңа күрә халык “авто” сайлаганда, бәясе һәм сыйфаты күзлегеннән Кытай халык республикасы җитештерүчеләренең продукциясенә өстенлек бирә. Россия Президенты Владимир Путин бүген Кытай медиакорпорациясе хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән, дип яза “Известия”, Кремль сайтындагы мәгълүматларга таянып.
“Автомобильләр җитештерүгә килсәк, әле кичә генә зур стажлы автосөючеләр дип атарга мөмкин булган кайбер кешеләр белән очраштым. Миңа алар, бик тә эчкерсез рәвештә, Кытай машиналарының безнең базарда төпләнә башлавы башка машиналарның аз калуына түгел, бәлки сыйфаты яхшыруына бәйле, диде”, – дип сөйләп үткән Владимир Путин.
Шул ук вакытта Президент билгеләп үткәнчә, Россиянең Кытай белән иңгә-иң торып эшләүче тармаклары саны даими арта. Соңгы вакытларда – югары технологияле юнәлешләрдә дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез