Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» паркында мәчет төзү идеясен хуплады. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин моның өчен аңа рәхмәт белдерде һәм истәлек ташын ачу тантанасында катнашырга чакырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Мөфти билгеләп үткәнчә, төзелеш проекты килештерелгән инде, бүген аны РФ саклану министры Сергей Шойгу да хуплаган. Истәлек ташын ноябрь ахыры – декабрь башында салырга ниятлиләр.
«Яхшы идея, егетләр бергәләп көрәшә», - диде дәүләт башлыгы.
Искәртеп узабыз, паркта Воскресение Христова соборы урнашкан, ул Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе статусын йөртә. Мөфти тәкъдиме белән, янәшәдә башка традицион конфессияләрнең дә гыйбадәт йортларын төзергә мөмкиннәр, дип яза «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез