Татарстан башкаласында БРИКС+ илләре шәһәрләре халыкара форумы ачылды. Биредә дөньяның 20 иленнән 200ләп делегат катнаша. Форум катнашучыларына Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен җиткерделәр.
Ил башлыгының сәламләү сүзен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укыды.
- Форум катнашучылары җитди сорауларга фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак, элемтәләр барлаячак. Мондый аралашу бик кирәк һәм моңа ихтыяҗ бар дип саныйм. Чөнки сезнең эшегезгә шәһәрләрнең тотрыклы үсеше, ә, димәк, миллионлаган кешенең тормыш сыйфаты бәйле, - дигән дәүләт башлыгы.
Мәгълүм булганча, форум кысасында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары берлеген оештыру утырышы да уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез