Владимир Путин: “Россия Африка илләренә 25–50шәр мең тонна бушлай ашлык җибәрәчәк”

Россия якындагы дүрт айда Зимбабве. Буркина-Фасо, Сомали, Эритрея дәүләтләренә 25−50шәр мең тонна бушлай ашлык җибәрергә әзер. Россия Президенты Владимир Путин “Россия-Африка” форумында ясаган чыгышында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Россия, рекордлы уңыш җыеп алуның күздә тотылуыннан чыгып, Африканың мохтаҗ илләренә ашлык җибәрергә җыена. Мәскәү агымдагы елның тәүге 6 аенда кара тәнлеләр континентына 10 миллион тонна ашлык юллаган инде.

Президент әйтүенчә, Көнбатыш илләре ашлык һәм ашлама җибәрүдә төрле кыенлыклар тудырып килә. Шул ук вакытта, икейөзлеләнеп, Россияне дөньякүләм азык-төлек кризисы китереп чыгаруда гаепли. “Ашлык инициативасы” гамәлдә булган бер ел эчендә Украинадан 32,8 миллион тонна йөк төяп җибәрелгән. Ләкин аның 70 проценттан артыграгы бай илләргә озатылган. Африканың фәкыйрь илләренә нибары 1 миллион тонна чамасы гына ашлык китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин

Көн хәбәре