Володин “ЭНЕРГОПРОМ”да катнашучыларга мөрәҗәгать итте

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Казанда узучы “ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара энергетика форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

“Сезне һөнәри җәмәгатьчелекне, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, экспертларны, шулай ук дустанә мөнәсәбәттәге илләр делегацияләрен берләштергән форумда сәламлим. Сезнең алда энергетика иминлеген тәэмин итү, инновацион технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу бурычы тора”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Вячеслав Володин фикеренчә, форумда катнашучыларның тәкъдимнәре үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тармакның актуаль проблемаларын хәл итүгә хезмәт итәргә тиеш. “Россиядә энергетика ресурсларыннан файдалану мөмкинлекләре артырга һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырырга тиеш”, – дип белдергән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре