Җәмгыять
-
Җәмгыять
Камал сәхнәсендә детектив: әбинең пенсиясе кем кесәсендә?
Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановны хөрмәтләп, аның туган көненә Камал театры быел да традиция буенча премьера тәкъдим итте.
-
Җәмгыять
Укытучыларны «Татар теле – Халкым теле» бәйгесендә катнашырга чакыралар
«Татар теле – Халкым теле» Бөтенроссия бәйгесе һәм семинарына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектта төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала.
-
Җәмгыять
Оста булмаган оста: көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастердан киңәшләр
Кер машинасы, суыткыч-мазар төзәтүче осталар күп хәзер. Ләкин арада оста булып кыланучылары гына да җитәрлек. Боларының төп максаты – төзәтү түгел, ә акча каеру. Моның ише алдакчыларга ничек килеп эләкмәскә? Көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастер Азат Насыйбуллин киңәшләрен тәкъдим итәбез.
-
Җәмгыять
«Татар намазлыгы: хәтер җепләре»: Казанда 50 намазлыктан торган күргәзмә ачылды
Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда күңел белән тарихны, хәзерге көн белән әби-бабаларыбыз хәтерен тоташтыра торган күргәзмә ачылды. «Татар намазлыгы: хәтер җепләре» дип аталган күргәзмәдә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр төрле төбәкләрдә, төрле техника һәм материаллар кулланып эшләнгән 50 намазлык тәкъдим ителә.
-
Җәмгыять
«Ана даны» медаленә лаек булган Рафилә Хуҗина: «Рафилем – бик әйбәт ир һәм әти»
Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында гомер итүче Рафилә һәм Рафил Хуҗиннар гаиләсендә биш бала үсә. Күптән түгел 35 яшьлек Рафиләгә «Ана даны» медале тапшырасылары билгеле булды. Хуҗиннарның аны бик тә Татарстан Рәисе кулыннан аласылары килә. «Гомергә бер була торган вакыйга бит бу», – ди алар.
-
Җәмгыять
Татарстанга күченеп килгән төрле милләт вәкилләре ничек яшәп ята?
Якты чырай, такта чәй. Татарстанга күченеп килгән төрле милләт вәкилләрен әнә шулай каршы алалар. Ә үзләре безнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне хөрмәт итәме? Дуслык җырын бергәләп җырлыйбызмы? Республиканың төрле районнарында яшәүче әрмән, грузин, таҗик гаиләләренең хәлләрен белештек.
-
Җәмгыять
Филармониядә Илһам Шакиров дәвамчылары концерты узды
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров премиясе лауреатлары һәм Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре катнашында «Зур концерт» узды.
-
Җәмгыять
«Дуслыгыбыз мәңгелек булсын»: ут күршеләребездән котлау алдык
«Динара! Ӟечкыласько тонэ калык огазеяськон Нуналэн! Эшъяськонмы быдэс улонлы мед луоз!» Бүген иртән үк туган ягымнан шундый матур котлау сүзләре язылган хәбәр алдым. «Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Дуслыгыбыз мәңгелек булсын!» – дип теләкләрен җиткергән сыйныфташым.
-
Җәмгыять
Кайсы мөһимрәк? Татарстанда яшьләрнең 60 проценты уку белән эшне бергә алып бара
Уку–эш–өй… Статистика мәгълүматларына күз салсак, Татарстан яшьләренең 60 проценты уку белән эшне бергә алып бара. Алай гына да түгел, ике эштә эшләп белем алучылар да җитәрлек. Замана таләбеме бу?
-
Җәмгыять
Берләштерә, мәдәниятне үстерә: Казанда «Шәрык базары» ачыла
9-21 октябрь көннәрендә башкалада “Казанда Шәрык базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале уза. Быел ул 5 нче тапкыр оештырыла.
-
Җәмгыять
«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе башлана
-
Җәмгыять
Йөрәкләр бер булып типкәндә: волонтерлар махсус хәрби операциягә ничек булыша?
Көзге суыклар якынлашканда, алар турында тагын ныграк кайгырталар. Өс-башлары бөтенме, тамаклары тукмы, яшәү урыннарына җил үтмиме? СВОга ярдәм итүчеләрнең һәркайсын борчый торган сораулар бу. Көнне төнгә ялгап, маскировка челтәрләре үргән, шәм ясаган, ризык әзерләгән һәм башка яхшылыклар кылган волонтерларның хәлләрен белештек.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия»
Халыклар бердәмлеге көне - буыннар дәвамчанлыгы, туган илебез тарихына хөрмәт, гражданнарыбызның бердәмлеге символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала - концертында белдерде.
-
Җәмгыять
Айдар Җаббаров: «Икенче өлеше гадәттә начаррак була, куймагыз, диючеләр дә булды»
30–31 октябрь көннәрендә Тинчурин театры М. Гыйләҗев пьесасы буенча «Казан егетләре артыннан» спектакленең премьерасын чыгарды һәм ул аншлаг белән узды. Һәр премьерадан соң театр җитәкчелеге журналистлар һәм блогерларны чакырып очрашу уздыра.
-
Җәмгыять
Киләсе елда Татарстанда 240 ишегалды яңартылачак
Татарстан Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 2027 елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларының исемлеге пәйда булды. Программаны гамәлгә ашыруның соңгы елында барлыгы 4 муниципаль берәмлектә 383 күпфатирлы йортның 240 ишегалды яңартылачак.