Язмыш
-
Язмыш
100 яшен тутыручы Гөлсем Хәсәнҗанова: «Намаз, дога, ураза яшәтте»
Казанда гомер итүче Гөлсем Хәсәнҗанова тиздән бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылый. Тормышның ачысын-төчесен күргән әбекәйне сугыш афәтләре дә урап узмый, билгеле. Кечкенәдән окоп казыган Гөлсемгә гомере буе авыр эшләрдә бил бөгәргә туры килә. Пенсиягә чыкканчы заводта эшли. Шөкер, авырлыклар сындырмый – ул бүген дә үз аягында, акылында, кызы тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
-
Язмыш
Айзатка ярдәм кирәк: «Күзләрен ачса иде!»
Җәйнең соңгы көннәрендә Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Венера һәм Рафил Галиевлар гаиләсенә зур кайгы килә. 16 августта, амбарда эшләгән җирендә, 14 яшьлек уллары Айзатның өстенә ашлык төягеч төшә. Мәктәпкә барам дип йөгереп йөргән бала яңа уку елын хастаханәдә каршылый.
-
Язмыш
«Бик рәхмәтле бабаем ул»
Балтач районының Кариле авылында яшәүче 87 яшьлек Габдрәхим Һадиевка социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова булыша. 15 ел буе әби-бабайлар караучы Гүзәл 9 кешегә җылы өләшә. Барысын да яратам, берсен дә аерып әйтә алмыйм, дисә дә, рәхмәт сүзен иң күп әйткәнгә, Габдрәхим бабайның тормышын бәян итәбез.
-
Язмыш
Картлык – шатлыкмы?
Гомер көзе. Һәркемнең үзенеке ул! Аны нинди төсләргә бизәү дә үзләреннән һәм якыннарыннан тора. Ә кайчак бөтенләй чит кешеләр дә тормышыңа яктылык өсти.
-
Язмыш
«Бу кадәр яшәвенә үзе дә шакката»
Ютазы районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова – Татарстанның иң өлкән яшьтәге кешесе. Быелның 2 апрелендә 107 яшен тутырды ул. Бүген 61 яшьлек кызы Гөлнара тәрбиясендә гомер итүче әбинең хәлен белештек.
-
Язмыш
100 яшьлек Инком абый«Яныгызга үзем киләм!»
Ютазы районының Бәйрәкә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Инком абый 100 яшен бәйрәм итә.
-
Язмыш
Раил Рамазанов: «Язмыш утларга, суларга салса да, таш кебек атылып чыгарга кирәк»
Башта абыйсы, аның артыннан әнисе, аннары еллар узганнан соң кабат тапкан әтисе китеп бара. Әле аякка гына басып килгән егеткә тормышның ни икәнен бик иртә чамаларга туры килә. Шул вакытта аның юлына ярдәм кулы сузган кешеләр чыга.
-
Язмыш
«Минеке бит әле түзәрлек, дим»
Казанның Тынычлык бистәсендә гомер итүче Илгизә Ахунова язмыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән инде. Авырлык артыннан һәрвакыт җиңеллек киләсенә ышанып яши ул.
-
Язмыш
Әни кирәк: «ВТ» журналисты Чистай балалар йортында яшәүчеләрнең хәлен белеште
Бала сүзе белән бергә яралган исем бит ул. Әни...
-
Язмыш
Егетләрчә ярдәм: район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә
Булдыра алганча булышабыз! Район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә. Мәктәп укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр ил сагындагы егетләргә җибәргән һәр әйберне кул җылысына төрәләр.
-
Язмыш
Бик күп авырлыклар күргән Гөлчәчәк Ибраһимова: «Ятим бала кемгә кирәк?»
Тукай районының Яңа Бистә авылында гомер кичерүче Гөлчәчәк Ибраһимованың язмышы – авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, барлык сынауларны да горур җиңеп чыккан татар хатынының көчле рух үрнәге.
-
Язмыш
Илсур Садыйков: «Кунаклар килгәч, ишегалдындагы музейга алып чыгам»
Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков күпләргә йортының ишегалдында музей ясаган кеше буларак та билгеле.
-
Язмыш
«Улларым – чын дусларым»
Бу гаилә тик утыруның ни икәнен белми. Маллар да асрыйлар, зур бакчалары да бар, шуның өстенә тимер, агач эшләрен дә беләләр. Кулларыннан килә, диләр алар кебекләр турында. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Сәмигуллиннар гаиләсендә өч буын бергә тату гомер кичерә.
-
Язмыш
81 яшьлек Мәрьям Шәмсевәлиева: «Олыгайган саен авылдан да кадерлерәк җир юклыгын аңлыйсың»
Мәскәү белән авыл арасы... 81 яшьлек Мәрьям Шәмсевәлиева Балык Бистәсенең Күгәрчен авылына башкаладан көнендә үк тә кайтып киткәли. Мәскәүдә ире, балалары, оныклары яшәсә, монда туган нигез тарта.
-
Язмыш
«Әни язмышын кабатладым»
Каенана белән киленнең икесенә бер язмыш. Балтачта яшәүче Нина Филиппова 25 ел элек ирсез кала, ә 2018 елда улы һәлак була. Бирешмиләр, икесе бер йодрык булып гомер итәләр.