Хайваннарны яратам мин. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Фермада маллар арасында үскән малай ич. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, атлар һәм... малчылар авызыннан чәчрәп торган «мат»лар арасында. Хәер, мин аның «мат» икәнен дә үсә төшкәч кенә аңладым әле. Ул вакытта безнең телебез шундый, ә башкалар бик үк дөрес сөйләшми сыман тоела иде. «Хайван» сүзенең дә чын мәгънәсен шул чордарак төшендем. Югыйсә мин аны кәефеңә туры килмәгән кешегә карата әйтелә торган сүз дип йөри идем.
Ә хайваннар күңелле иде. Утар буйлап: «Мә, мә... Мә!» – дип йөргән сарыкларның юмартлыгына соклана идем. Ничек кенә мактасак та, совет чорында да гел «давай» диләр иде. Сөт давай! Йон давай. Күрсәткечләр давай. Давай да давай, бир дә бир. «Мә» диюче юк. Сарыклардан башка. Хәзер болай «мә» диюче бар ул. Бөтен нәрсәне дә «мә» дип кенә торалар. Кайчагында тормыш үзе дә сарык утарына охшап китә: бөтен яклап «Мә, мә... Мә!» – дип кычкыралар. Тик боларның берсе дә сарык түгел, берсе дә бушка бирми.
Ул бозаулар!.. Бозаудан да назлырак җан иясе юк. И-и, аның беренче тапкыр урамга чыгуларын күрсәң! Капкадан атылып чыга да кинәт туктап кала. Һәм аптырап карап тора. Мин хәтта аның бу мизгелдә нәрсә уйлаганын да аңлыйм кебек. «Ну, яп-яланаяк! Кая килеп эләктем мин, анаңы сатыйм?! Что за...» Шул чамарак уйлый ул. Башкача уйлый алмый, ул да малчыларны тыңлап үскән ич. Бераз һушына килгәч: «Ни фига себя! Нинди иркенлек!» – дип, башын селкеп ала да күзе нәрсәгәдер төшә: «Монсы нәрсә тагын? А-абзарыңны себерим!» – дип, тегенең артыннан ияреп китә. Аңа барысы да кызык, барысы да яңа. Нәрсә күрә – шуның артыннан иярә.
Сыерлары да соклангыч. И-и, ул сыерның акыллылыклары! Кайберләре өйгә алып кайтырга дип чәлдереп әллә кая яшереп куйган оныңа кадәр чокып чыгара торган иде. Мин аны гаепләмим. Акылын кулланырга бүтән мөмкинлек булмагач, нәрсә эшләргә тиеш инде ул? Шуннан хуҗасы моның сыртына шланга белән тондырып ала. Теге дәшми. Әкрен генә урынына барып баса. И-и, аның сабырлыклары. Аны фермада: «Ярый, көтүдә йөри әле, туеп кайтыр», – дип ашатмыйлар, ә көтүчеләр: «Ярый, кайткач ашар әле», – дип, көнозын сулауда яткыралар. Ә ул дәшми. Һәм савалар. Көненә өчәр тапкыр. Сөте булмаса, тиргиләр. Я иткә җибәрәләр. Бер карасаң, малчыда да сыер язмышлары инде...
Ә атлар... Алары аның нәкъ кешенең үзе кебек тоела иде. Кайберләре арыган, хәрәкәтләре талгын, күзләрендә нур сүрелгән. Ә кайберләре уйнаклап тора. Утарга кайтарып япкач та киртә аша гына сикереп чыга. Көтүче сүгенә инде, теге тылсымлы сүзен әйтеп карый: «Борыл, анаңны...» – ди. Ә тегенең исе дә китми. Борылып кына карый да, башын чайкап, үз юлына юырттырып китеп бара. Ә бернәрсә дә эшли алмыйсың. Риза түгелсең икән, бар, куып тотып кара! Берсен куып та караганнар иде. Бер нәчәлник кушкан. Авыл буйлап көн буе куып йөрделәр. Тота алмагач, теге нәчәлник: «Атып алыгыз!» – дигән. Мылтыгын да үзе чыгарып биргән. Ә безнең авылның бердәнбер оста сунарчысы, кулын юарга дип кергәч, теге мылтыкка абынып егылып, патроннарны чылаткан. Өстәвенә мылтыгы да сынган.
Ә башкалар чормадан мылтыкларын алып, аның тутыкларын тазартып, патрон табалмый йөргән арада теге ат кабат утарына кайтып кергән. Шулай өйрәнгән бит инде, бер дә әллә кая китми ул, күңеле булганчы болында йөри дә ялыккач кайта, аның өчен киртәләр юк. «Иткә җибәрегез!» – дигән теге нәчәлник. Ә безнең авыл ирләре аны ялгыш ат чабышына барган машинага төяп җибәргәннәр. «Билләһи-валлаһи, ялгыш менә! – дип акланганнар үзләре соңыннан. – Алдашсам, шушы урында җир йотсын!» Җир йотмаган. Ә теге ат беренче килде. Киртәләрне санламаган атны, атып алмасалар, тотып чалмасалар, билгеле инде, чемпион була.
Һе-һе-һе... Әле шушыларны язып утырам. Ә ачык тәрәзәдән күрше хатынының: «Хайван!» – дип кычкырганы ишетелә. Салып кайткан ире, шуны сүгә. Мин тиргәмим. Әйбәт кеше ул. Ясалма түгел. Ихлас. Кайвакыт төшереп алуы да бәлки шул әйбәтлегеннәндер. Хайван булсын, әйдә... Кеше бәлки бераз хайванланып та алырга тиештер. Хайваннан ерак киткән адәмдә кешелек тә бик булмый бит инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез