«Хайваннарның хаклары зур, аларны кыерсытканнар җәһәннәмгә эләгә»

Берәүгә – дус, икенчегә – дошман. Йорт хайваннарына мөнәсәбәттә шартлы рәвештә әнә шулай икегә бүленәбез дә куябыз. Арабызда аларны баласыдай якын күреп кадерләүчеләр дә, күрә алмаучы, хәтта җәберләүчеләр дә җитәрлек. Йорт хайваннары үзләре безгә зыян салган очракта ни эшләргә? Хайваннарга кул күтәрү гөнаһмы? Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән шул хакта сөйләштек.

– Рәдиф хәзрәт, йорт хайваннарын кыерсытырга ярамый, диләр. Бик тәртипсез эт-мәчеләрне этеп җибәрсәң, ачулансаң, гөнаһ буламы? Мәсәлән, песиләр, аяк киеменә, бала бишегенә менеп, йомышларын үтәргә, ватарга-җимерергә мөмкиннәр бит.

– Аллаһы Тәгалә үзе яраткан һәрбер затка хак биргән. Кешеләрнең дә, хайваннарның да хаклары зур. Шуңа күрә без үзебезнең тирәдә булган хайваннар, үсемлекләр, агачларга, ягъни Аллаһы Тәгалә бар иткән һәр нәрсәнең хакын хакларга, аларга тимәскә, рәнҗетмәскә тиеш. Һәрбер хайван аңлый. Мәсәлән, эткә ташлансаң, ул да сиңа ташланырга мөмкин. Аюны да велосипедта йөрергә өйрәтәләр бит. Тәртипсез эт-мәчеләрне дә өйрәтергә була. Аларны этеп җибәрү, кыерсытуга килгәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, чапанына мәче менеп йоклагач, аны кыерсытмас өчен, шушы чапанны кисеп калдырган. Саклану чарасын күрергә кирәк, сәбәпсез хайваннарны кыерсытырга ярамый.

Мәшһүр бер хәдистә шундый бер вакыйга телгә алына. Начар юлда йөргән бозык хатын-кыз чүлдән барганда кое янына су эчәргә килә дә су эчә. Анда әлсерәгән бер этне күрә һәм, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, башка савыт булмагач, үзенең аяк киеменә су салып эчерә. Андый ният белән башкарылган эшне Аллаһы Тәгалә кабул итеп, бу бәндәсен җәннәтле итә. Икенче бер хәдистә Аллаһы Тәгаләнең тугры бәндәсе булып та, бер мәчене чормада бикләп тотып, ашарга, эчәргә бирмичә кыерсыткан хатынны Аллаһы Тәгалә җәһәннәмле итә диелә. Шуңа күрә бу мәсьәләдә хайваннарның хакы зур. Аларны өйрәтергә кирәк. Йорттагы этләр, мәчеләр зыян китерә икән, хуҗа кеше аңа җайлап кына өйрәтсә, хайван да аңлаячак.

– Еланнарны, тараканнарны, тычканнарны үтерергә ярыймы?

– Әгәр безгә елан, чаян, тычкан кебек берәр хайван зыян сала икән, аларны «биссмилләһи аллаһуәкбәр» дип, фәкать Аллаһ исеме белән генә һәлак итәргә ярый. Чөнки Аллаһы Тәгалә адәм баласының гомерен барыбер кадерлерәк күрә. Шуңа күрә аның гомерен саклап калу нияте белән зыян салучы хайваннарны үтерү рөхсәт ителә. Әмма, әйткәнемчә, бу эшне «бисмилла» әйтеп: «Мин рәхәттән, эшсезлектән  түгел, Аллаһы Тәгалә шулай кушканга һәлак итәм», – дип башкарырга кирәк.

– Соңгы арада урамнарда сукбай этләр күбәеп китте. Кешеләргә ташлану, хуҗалыктагы хайваннарга да зыян салу очраклары артты.   Аларны атарга, йоклатырга кирәк, диючеләр дә бар.

– Әгәр этләр кешегә зыян сала, хуҗасыз икән, әлбәттә, Аллаһы исеме белән чарасын күрмичә булмый. Аллаһы Тәгалә, кешене иң күркәм халәттә яралттым, ди. Башка хайваннар, тереклек исә кешегә хезмәт өчен яратылган. Шуңа күрә без бу мәсьәләдә Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Әгәр хайваннар, бу очракта этләр, кешегә зыян сала икән, аларны Аллаһы исеме, аның рөхсәте белән «биссмилләһи аллаһуәкбәр» дип һәлак итү рөхсәт ителә.

– Кешегә хайваннарның рәнжеше төшә аламы? Бу дөньяда рәнҗетелгән хайван бакыйлыкка күчкәч үч алачак, диюләре дөресме?

– Эре терлек, каз-үрдәк, тавык-чебеш суйганда без «биссмилләһи аллаһуәкбәр» дип әйтмибез икән, без – үтерүче, теге хайван үләксә була. Ягъни син хайванны хаксызга үтергән булып чыгасың. Ә бу – зур гөнаһ. Шуңа күрә хайваннарны хаксызга рәнҗетергә, үтерергә ярамый. Рәнҗеш дигән әйбер бар, аннан беркем дә качып котыла алмый. Әгәр хайван хайванны рәнҗетсә, сөзсә, кыямәт көнендә көчле хайванны китерерләр дә көчсез хайванга: «Сине сөзде, кыерсытты, тешләде. Хәзер син шуны эшлә», – дип әйтерләр, диелә бер хәдистә.

– Ишегалдында эт яшәгән, эт өргән йортка фәрештәләр керми, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Пәйгамбәребезнең: «Эт һәм сурәт булган йортка фәрештә кермәс», – дип әйтеп калдырган сүзе бар. Хәзер күрәбез: кайбер йортларда ниндидер проблемалар, ир белән хатын, балалар арасында бәхәсләр чыга. Дин юк, тәртип юк. Шуңа өстәп әле өйдә дөнья кадәр сурәтләр эленеп тора. Кемдер өендә үк эт асрый. Ә аны ишегалдында йортны саклау өчен генә тоту рөхсәт ителә.

Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бисмилләһил-ләзи лә йадурру мәгасмиһи шәй-ун фил әрдый вә лә фис-сәмаи вә һүвәс-сәмигул-галим. Иннәһү мин сүләйманә вә иннәһү бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгүзү бикәлиматит-таммәти мин күлли шәрри мә халака».

Мәгънәсе: «Ул Аллаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бернәрсә дә зарар итә алмас. Ул – ишетүче һәм белүчедер. Ул, һичшиксез, Сөләйманнандыр һәм аның беренче юлы «бисмилләһир-рахмәнир-рахим»дыр. Яраткан нәрсәләрнең явызлыгыннан Аллаһның тулы һәм кимчелексез булган сүзләренә сыенамын».

Фото: pixabay.com/ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

дин ислам хайваннар Рәдиф хәзрәт Тимергалиев хайван хакы рәнҗетү

Көн хәбәре