Хәлеңә карап керәсе: «ВТ» хәбәрчесе «ярлылар өчен кибет»ләрдә йөреп кайтты

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, «ярлылар өчен кибет»ләр популярлашып бара. Берничә дистә кибеткә якын киләчәктә тагын бер зур челтәр өстәләчәк. Әлеге кибетләрнең үзенчәлеге нәрсәдә дә, бирегә кемнәр йөри? Бәяләр сыйфатка туры киләме? «ВТ» хәбәрчесе шундый кибетләрдә йөреп кайтты.  

Авыл кешесе өчен шәп!

Дискаунтерлар халык телендә «ярлылар өчен кибет»ләр дип йөртелсә дә, сәүдә үзәгенә кергәндә керем буенча документларны сорамыйлар, әлбәттә. Бирегә төрле катлау кешеләре кереп, теләгән әйберләрен сатып ала ала. Товарларның аз ассортименты, аларның күпчелеге киштәләрдә түгел, ә идәндәге тартмаларда саклануы, персоналның аз, кибетләрнең склад тибында булуы һәм бәяләрнең, башка кибетләр белән чагыштырганда, 20–30 процентка түбәнрәк булуы. «Ярлылар өчен кибетләр»не аерып торган төп сыйфатлар менә шушы.

Әлеге вакытта Татарстанда дискаунтерлардан «Светофор», Smart, «Моя цена», «Доброцен», «Маяк», «Победа» һәм «Находка» кибетләре бар. Быел республиканың эре шәһәрләрендә X5 Retail Groupның дискаунтер форматындагы тагын бер челтәре – «Чижик» ачылырга тиешлеге хәбәр ителде. Аның беренчесен апрельдә Казанда ачмакчылар. Сайтларындагы мәгълүматтан аңлашылганча, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә шундый 20ләп дискаунтер ачылырга мөмкин. Биредә үз сәүдә маркалары товарларын сатарга исәплиләр, шунлыктан бәяләр дә якынча 20–40 процентка арзанрак булачак дип ышандыралар. «Ни өчен арзан? Чөнки «Чижик» барлык чыгымнарны берләштерде. Сезгә ялыктыргыч рекламага, артык хезмәткәрләргә һәм чамадан тыш күп ассортимент өчен түләргә туры килмәячәк», – диелгән сайтларында. Моннан тыш, тиз бозылмый торган продуктлар идәндә тартмаларда торачак. Мондый кибетләр Мәскәүдә ике ел элек барлыкка килгән иде һәм бүген алар илнең төрле төбәкләрендә 150дән артып киткән.

Әйтик, дискаунтерның иң зур челтәре булган «Светофор» кибетләре бүген Татарстанның күпчелек районнарында эшләп килә. Әлеге вакытта 30дан артык кибет Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Лаеш, Азнакай, Чистай, Алабуга, Балтач һәм башка район үзәкләрендә ачылган.

Балтачта яшәүче Рәсимә Гатиятуллина Кариле авылындагы «Светофор»га бик еш йөрүен әйтте. Атна-ун көнгә бер тапкыр чыгып, көнкүреш кирәк-ярагы, электр товарлары, ризыклар ала икән ул аннан.

– Бездә халык бик яратып йөри бу кибеткә. Авыл кешесе өчен менә дигән ул. Ишегалдына, сарай, бакчага чыкканда кияр өчен галошлар, аяк киемнәре, трикотаж өс киеме күп була анда. Бәяләре арзан, карап алганда, сыйфатлары да начар түгел. Уртача дип әйтик. Карап, составларын өйрәнеп алабыз, әлбәттә. Балык, консервлар алмаска тырышабыз. Сырлары да начар була. Ә менә үлән чәйләре яхшы. Печеньелар, катырылган яшелчәләре дә начар түгел. Бакча кирәк-яраклары да арзан. Мин үзем алмасам да, халык тавыкларын да яратып ала. Районда “Фикс-прайс” кибетләре дә бар, аларга да йөрибез. Аннан күбесенчә ризыклар, канцелярия товарлары алына. «Шаром-даром» дигәне дә бар, тик аларында сыйфат начаррак, – диде ул.

Сыйфат сагайта

Андый кибетләр, билгеле, Казанда да шактый. Колакта яңгырап торган кибетләр булса да, моңа кадәр кереп, әйбер алганыбыз юк иде. Шуңа күрә барып, барысын да үзебез бәяләп кайтырга булдык.

Иң элек без Родина урамындагы «Светофор» кибетенә юл тоттык. Склад тибындагы бинада товарларның күпчелеге тартмаларда, капчыкларда идәндә саклана. Халыкны артык күп дип әйтеп булмый. Булганнары да – пенсионерлар. Берничә яшь балалы гаиләне дә очраттык. Без күнеккән кибетләрдән аерылып торган тагын бер сыйфаты – ассортиментның аз булуы. Халык арасында популяр булган чит ил брендларын монда очратам димә. Ризык маркалары, савыт-саба юу чаралары булсынмы – барысы да шәхсән минем өчен ят иде. Күп төрле йорт кирәк-яраклары, савыт-сабалар, юеш салфеткалар арасыннан яхшыларын алырга мөмкин. Ә менә ризыкларны бик карап, сайлап кына алырга кирәк. Бәяләре, чыннан да, арзанрак. Әйтик, «Кухмастер» маркасындагы томат пастасының 950 граммы 157 сум 20 тиен тора. 4 кг макаронны 19 сум 90 тиенгә алырга мөмкин, форель балыгының бер килограммы 479 сум 70 тиен тора. Көнбагыш майлары юк иде. Карабодай ярмасы да күзгә чалынмады.

Әлеге кибеткә даими йөрүчеләрне читтән карап та чамаларга мөмкин иде. Алар нәрсә аласын белеп, билгеле бер товар янына максатчан килә. Минем белән аралашып киткән Галя түти дә бер төрле сөт өстен (сливки) бик мактап, әрҗәсенә салып куйды.

– Мин монда гел йөрим, чөнки якын гына яшим. Вьетнам базары янындагысына да баргалыйм, чөнки анда сайлап алу мөмкинлеге зуррак. Тәртип, чисталык ягыннан да алдыра. Карарга күңелле. Товарларның бер өлеше киштәләргә урнаштырылган. Бу кибетләрдә бәяләр чыннан да арзан, шактый акчаны янга калдырып була. Менә карагыз әле, башка кибетләрдә дуңгыз итенең бер килограммы 300 сумга якын. Ә монда ул 199 сум гына. Мицелляр суы бөтен кибеттә 150 сумнан башлана. Ә монда ул нибары 51 сум тора. Чәй эчәргә ак майлары да яхшы, – дип сөйләде.

Аның әйтүенчә, соңгы айда монда да сыйфат аксый башлаган. Әйтик, яхшы савыт-саба юу чаралары юкка чыккан. Хәзер сатыла торганнары начар, ди. Киптерелгән җимешләре дә күңелгә ятмады.

Икенче тукталышыбыз Smart кибете булды. Ул башкалада бер генә җирдә урнашкан. «Светофор»дан аермалы буларак, биредә товарлар гадәти кибетләрдәге кебек киштәләргә тезелгән, матур, иркен бинада урнашкан. Сатучылар үзләре дә әлегә халыкның күпчелеге «Светофор», «Находка»дагы кебек склад форматындагы дискаунтерларга йөрергә әзер булмавын әйтте. «Светофор» белән чагыштырганда, әлеге кибет күңелгә хуш килде. Биредә халык артык күп булмаса да, яшьләр булуы белән аерылып торды. Монда гадәти кибетләрдә сатыла торган барлык төр товарлар да бар. Барысының да бәяләре арзанрак дип әйтә алмыйм, чөнки чагыштырып бетерү мөмкин булмас иде. Ләкин халык арасында популяр булган кайбер төр товарлар, чыннан да, арзанрак шикелле тоелды. Әйтик, «Золотая семечка» маркалы көнбагыш маеның 1 литры – 109 сум 90 тиен, 750 граммлы «Кухмастер» томат пастасы – 134 сум 90 тиен, ике килолы «Макфа» оны – 118 сум, шикәр комының («Русский сахар») бер килограммы – 49 сум 80 тиен, карабодай ярмасының 700 граммы – 56 сум 90 тиен, «Сельский» ипие 47 сум тора. Моннан тыш, биредә сөт ризыкларының арзанрак булуына игътибар иттек.

Юрганыңа карап

Белгечләр әлеге кибетләр артуының төп сәбәбен халыкның керемнәре төшү һәм акчаны янга калдырырга тырышу белән аңлата. Әйтик, 2017 елның сентябреннән 2020 елның сентябренә мондый кибетләрнең саны 25 процентка арткан. Шулай да «Магнит» компаниясе президенты һәм генераль директоры Ян Дюннинг бер интервьюсында әлеге фикер белән килешмәвен белдергән.

– Дискаунтер – ярлылар өчен кибет түгел ул, – дигән ул әлеге әңгәмәсендә. – Европада бу бизнес төрле катлау кешеләре белән эшли. Ягъни бирегә аз керемлеләр дә, байлар да йөри. Әлеге кибетләрдә халыкны товар тирәсендә хезмәт күрсәтү түгел, ә бәясе һәм сыйфаты кызыксындыра. Һәм Европада мондый кибетләр популяр. Билгеле, кайберәүләр, россиялеләр мондый форматка әзер түгел, дип әйтергә мөмкин. Аның өчен беренче урында бәя тора. Ләкин 20 ел Россиядә яшәвемне исәпкә алсак, мин – Россия кулланучысы, беренче чиратта, шул ук Европа сатып алучысы, дип ышандырып әйтә алам. Россиялеләр товарның кайда эшләнүенә зур игътибар бирә.

КФУның маркетинг кафедрасы мөдире, икътисадый фәннәр докторы Наталья Каленская фикеренчә дә, мини-супермаркетлар форматының киләчәге зур.

– Бу – бүген иң тиз үсүче сегмент, – диде ул. – Россия буенча караганда, барлык сатып алуларның 25 проценты нәкъ менә шушы форматка туры килә. Әлеге кибетләрдә товар күбрәк сатыла. Беренчедән, монда ассортимент аз һәм бәяләр кулай. Икенчедән, күбрәк өлкәннәр йөри, ә алар өчен мондый кибетләр уңайлы, чөнки алар өчен сайлап алу мөмкинлеге артык мөһим түгел. Яшәү өчен беренче чиратта кирәкле товарлар булса, шул җиткән. Бирегә төрле катлау кешеләре йөри, дисәләр дә, аз керемлеләр күпкә күбрәк сатып ала.

Ә статистика андыйларның республикада күп булуын сөйли. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, республикадагы ярлылык дәрәҗәсе 6 процентны тәшкил итә. Бу 240 мең кешенең кереме яшәү минимумыннан (исегезгә төшерәбез, быелның гыйнварыннан ул 12219 сумны тәшкил итә) кимрәк дигән сүз. 2023 елда әлеге күрсәткечне 5,7 процентка кадәр кыскарту планы куелган. Азык-төлек бәяләре дә бер урында гына тормый. Узган ел азык-төлек кәрзине, әйтик, «Магнит»та 12–15 процентка артты.

Татарстан Дәүләт Советында «КПРФ» фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов фикеренчә, мондый форматтагы кибетләр – аз керемле халыкның хәлен җиңеләйтүнең бер чарасы.

– Бәяләр бөтен тармакта да котырып үсә, ә хезмәт хаклары буенча без – илдә 37 нче, Идел буе округында – алтынчы урында. Пенсиянең минималь размеры буенча 14 субъект арасында унөченче урында торабыз, – диде ул. – Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә закон кабул итеп, бәяләрне билгеле бер проценттан арттырмаска кирәк. Икенчедән, аз керемле кешеләргә социаль ашханәләрдә кереп ашау мөмкинлеген бирүче махсус карталар булдыруны карарга кирәк. Ә мондый эшмәкәрләргә салымны азайтырга, ташламалар бирергә кирәк. Өченчедән, «Бәхетле», «Пятерочка» кибетләрендә пенсионерлар өчен мини форматтагы бүлекләр ачарга мөмкин бит. Даруханәләр белән дә шулай эшләргә була.

Билгеле, кем нинди кибеткә барып товар аласын хәленә һәм мөмкинлегенә карап хәл итә. Тик гомум икътисадый вазгыятьне исәпкә алганда, киләчәктә дискаунтерларның халык арасында популярлыгы артыр шикелле.

Сатып алучылар ризык кибетләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итә?

(Сораштыруда катнашучыларга берничә сорауга җавап бирү мөмкинлеге каралган)

Сәүдә йортының кайда урнашкан булуы – 64,5%

Товарларның уртача яки түбән бәясе – 61%

Бонус, ташламалар һәм даими акцияләр булу – 49%

Киштәләрдәге ассортимент күләме – 57%

Бинаның чиста булуы һәм гигиена, санитар таләпләрнең үтәлеше – 36,5%

Продуктларның сыйфаты, яшелчә, җиләк-җимешләрнең күп һәм сыйфатлы булуы – 33,5%

«Ромир» холдингы уздырган сораштыру нәтиҗәләре

Зөһрә Садыйкова

  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре