Һәр кешенең үз холкы, холык-фигыле. Бик күркәм холыклы кешеләр булган кебек, авыр табигатьле, яныннан читтәрәк торуың мәслихәт бәндәләр дә юк түгел. Шунысы яхшы: беренчеләр күбрәк. Холык-фигыль, психологлар билгеләвенчә, ерак перспективада ул әле кешенең язмышы да. Авыр холыклы, көйсез кешеләрне бәхет гадәттә урап уза. Холык дигәндә әле тагын менталитет дигән киңрәк атама да бар. Ул төшенчәгә холыктан тыш тагын дөньяга караш, хисләр, мәдәниятлелек дәрәҗәсе, башкасы да керә булыр.
Халыкларның да үз холык-фигыле, менталитеты. Әмма халыкларны ниндидер начар холык-фигыльдә гаепләү гел дә урынлы булмас иде. Халык чаклы халык начар, килбәтсез холыклы була алмый чөнки. Шулай да, әйткәнебезчә, һәр кавемнең табигатендә үзенә генә хас үзенчәлекләр, үзгә менталитет барыбер бар инде ул.
Берсендә, дөньяви пәрәвездә, ХIХ гасырда ук Англиядә чыккан балалар китабында голландиялеләрнең үтә дә эшчән халык булуы, ә кытай балаларының ата-аналар сүзеннән гел дә чыкмавы хакында язганнары күзгә чагылган иде. Язмасалар да, немецларның педантлыгын – төгәллек, пөхтәлек яратуын, французларның бик тә мәхәббәтле, мәхәббәт дигәндә җиңел холыклы кавем икәнен беләбез. Япон менталитеты – традицияләргә тугрылык, коллективизмны хуп күрү, дип билгелиләр. Кытайлар – талымсыз, итальяннар ялкау, яһүдләр саран икән. Америкалы халык холкының төбендә индивидуализм ята, россиялеләрне гаделлек ярату һәм аны эзләү берләштерә, диләр. Үзебезнең милләт дигәндә, без аны мактап, еш кына татар – тырыш, булдыклы, дип сөйлибез. Икенче яктан, кимчелекләребезне искәрткәндә, бердәм булмавыбызны билгеләп, «ике татар өч партия төзергә сәләтле» дип тә җибәрәбез. Гәрчә бүген аның ишене беркем рөхсәт итмәсә дә.
Гомумиләштергәндә, әле тагын да бер нәтиҗә чыгарып була кебек. Ул: «Җир йөзендә начар халыклар юк, бары дәүләт дигән структура гына аларны яхшы да, начар да итә ала», – рәвешендәрәк яңгырый. Халыктагы: «Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын», – дигән кебегрәк инде. Гәрчә ирләр – халык, хатын-кыз дәүләт булмаса да. Дәүләт, үзендәге идеология, дәүләт системасы, үгет-нәсихәт, коткы, ягъни пропаганда аша халыкны ипле, акыллы да, үтә усал, хәтта агрессив та итә ала. Халык бит ул, сәяси караш, теге яки бу күренешкә мөнәсәбәт, дигәндә олы сабый кебек, манипуляцияләргә тиз бирешә.
Бөтенләй үк сәясәткә кереп китеп, әлеге җәһәттән укучыга Германиянең нацистлар чорындагы пропаганда министры Геббельсның сүзләрен кабат искә төшерү урынлы. «Сез миңа массакүләм мәгълүмат чараларын гына бирегез, теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясыйм». Ясадылар да: котырган дуңгызга әйләндерелгән, коралланган, башка халыкларны кешегә санамаган кавемнең кыланмышлары – аның дөньяга карашына нацизм кереп оялау кешелеккә 65 миллион корбанга төште. Менә сиңа тәртип яраткан холык-фигыль, дөньяга әллә күпме даһиларны биргән милләт. Ә СССРдагы зур террор вакытлары, радио, газеталар аша исертелгән гади кешеләрнең митинг, җыелышларда: «Халык дошманнарына – үлем, илне хәшәрәтләрдән чистартырга!» – дип кычкыруы. Бары башкача уйлаган, дәүләт идеологиясе белән килешмәгән өчен генә аларны иң югары җәзага лаек дип табу. Ватандашына үлем теләгән, танышы, күршесе өстеннән донос язарга өйрәтелгән халыкның холык-фигыле, аны шуңа котырткан дәүләт турында юньле сүз әйтеп була микән ул?
Дәүләттә бердәнбер идеология тантана иткәндә, сүз, матбугат иреге булмаганда, халык массаларын пластилин рәвешенә китереп, алардан теләсә нәрсә, теләсә нинди гыйфрит әвәләргә мөмкин. Андый халык ул халык та түгел, субъектлыгын югалткан масса гына. Ярар, алманнар җиңелде, бәлки шул сәбәпледер, тәүбәгә килде, хәтта фашизм өстеннән суд та оештыра алды. Алар бүген, ул-бу хәл килеп чыгудан куркып, мәктәп балаларын элекке концлагерьларга мәҗбүри экскурсияләргә йөртә. Реванш ярала күрмәсен, аңга, менталитетка яңадан югары сортлылык чире кайтмасын, яшь буын ил үткән ялгышларны, хакыйкатьне, ул коточкыч булса да, белеп үссен, дип...
Холык, менталитет дигәндә, әле тагын «коллыктан калган холык» дигән төшенчә дә бар. Ягъни үткән ирексезлек, мескенлек сәбәпле геномга, ми сырларына кереп урнашкан, сеңеп калган затсыз сыйфатлар. Андый холыктан, тарихи риваятьләрдәгечә, кешеләрне кырык ел буе чүлдә йөртеп кенә котылып булмыйдыр ул. Коллык психологиясеннән котылу, халыкның субъектлыгын торгызу – ил язмышларын хәл иткәндә аның фикере исәпкә алыну гадәткә керсен өчен күп буыннар алышыну, һәр яңа буынның ирек, хөрлек шартларында тәрбияләнүе зарурдыр. «Коллыктан калган холык» дигәндә, сүз Россиядә өч йөз елга сузылган, гасыр ярым элек бетерелгән крепостной коллык хакында гына түгел. Холык әвәләүдә совет заманы да, бигрәк тә аның беренче яртысы – астан инициатива «халык дошманнары»на нәфрәт рәвешендә генә булу, гражданлык активлыгы бөтенләй тыелган шартларда яшәү дә олы роль уйнаган. Шундый холык сәбәпле 1990 нчы елларда башыбызга ишелгән ирек-хөрлекне дә без аңламадык, югалып калдык.
Холык хакында сөйләгәндә «кимчелекләр комплексы» дигән үзенчәлекне дә искә алу кирәктер. Ул да халык, милләтләрне дә читләтеп үтми. Мәсәлән, дәүләтсез халыкларда, башкалар кулында яши-яши, икенче сортлылык комплексы ярала. Андый күренеш бәндәне кайчак чит мәдәнияткә, чит телгә тарта, хәтта мөкиббән итә. Шул юл белән аның «сортын» үзгәртәсе, «кеше буласы» килә. Башкача әйткәндә, үз милләтен сөясе, аны күтәрү юлларын эзлисе урында кеше аңа хыянәт итә. Нәкъ шундыйлар: «Татар теленең басу капкасын чыгуга кирәклеге бетә», – дигән мәгънәсез сүз сөйли, холыксызлыкның аргы ягына чыга...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез