«Өйдә татарча сөйләшкәч, балагызга мәктәптә русча уку авыр булачак, дигән сәбәп белән улыбызны 1 нче сыйныфка кабул итмәделәр. Хәзер татарча аралашу белем алуда киртәме әллә ул?» Казанда яшәүче Садретдиновлар безгә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. «ВТ» журналисты әлеге күңелсез очракка ачыклык кертү өчен, мәктәп җитәкчелеге белән элемтәгә керде. Шикаятьне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да юлладык. 1 нче сыйныфка кабул итү тәртипләрен дә янә искә төшерергә булдык.
Татар мәктәбе эзләгез!
Садретдиновларның уллары Илфирга 7 яшь. Ул башкаладагы 170 нче күппрофильле лицейдагы мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән. Шуңа күрә 1 нче сыйныфка да әлеге мәктәпкә бирергә теләгән әти-әнисе. Шул төркемгә йөргән дусты белән бергә укыйсы килә икән Илфирның.
– 1 нче сыйныфка язылырга гаиләбез белән барган идек. Кабул итү комиссиясендә эшләүчеләр улыбызны укырга кабул итүдән баш тартты. Берничә хезмәткәр һәм директор да шунда иде. «Пропискагыз бармы?» – диделәр. «Юк, әгәр кирәк булса, ясатабыз, дус кызым үз фатирына кертергә риза», – дидем. Без Чүпрәле районыннан. Казанда Чуйков урамында кеше фатирында яшибез. Кирәкле документтан башка сезне бер мәктәп тә кабул итмәячәк, дип аңлаттылар, – ди Илфирның әнисе Фирдия. – Аңладык, әмма хикмәт анда түгел. Күңелне әрнеткәне башкада. «Балагыз өйдә нинди телдә сөйләшә?» – дип сорадылар. «Татарча», – дим. «Безнең мәктәптә уку рус телендә бит. Татарча сөйләшкәч, татарча фикерләгәч, улыгызга русча укырга авыр булачак. Татар мәктәбе эзләгез», – диделәр. Мин шуннан гарьләнеп еладым. 29 яшемә җитеп, болай кимсеткәннәре юк иде. Татарча сөйләшү хәзер мәктәпкә кабул итмәү өчен сәбәпмени? Хәзер бит шәһәрдә түгел, авылда да балалар русча сөйләшә. Русчаны һәркем белә. Балам да ике телдә аралаша. Өйдә татарча сөйләшәбез. Улыбыз 145 нче бакчага йөреп, русчага да өйрәнде. Әзерлек төркеменә йөргәндә, укытучыдан улым турында сораштым. «Тиз отып ала, зиһене әйбәт, кайгырмагыз, укырга алачаклар», – диде. Шушы хәлдән соң, мәктәпсез калабыз бит дип, 145 нче бакчаның татар төркеме тәрбиячесенә шалтыраттым. Нәзирә ханым да гаделсезлеккә аптырады. Татар телен сакларга кирәк дип кабатлап торалар. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та татарча сөйләшә.
Нәрсә дигән сүз бу? Казанның 170 нче лицее директоры Марина Дергунова белән элемтәгә чыгып, эшнең нәрсәдә икәнен ачыкладык. Билгеле, җитәкче иң беренче кабул итү кагыйдәләрен искә төшерде.
– Әлеге гаилә безгә дүртәүләп килде. Мин бервакытта да үзем генә кабул итмим. Махсус комиссия бар. Белгечләр әти-әниләргә барысын да җентекләп аңлата, – диде Марина Дергунова. – Алар Чуйков урамындагы йортларның берсендә яши. Ул безнең мәктәпкә карамый. Без аларның сорауларына җавап бирдек. Шуны искә төшерәбез: теләсә кайсы мәктәпкә гариза бирү өчен, беренче чиратта, баланың яшәү урыны турында белешмә кирәк. Кабул итүдән баш тарту шуңа бәйле иде. Хәзерге вакытта гариза кабул итүнең беренче этабы бара. Мәктәпләр шул микрорайонга караган, теркәлү буенча документы булган гаиләләрне кабул итә. Закон буенча прописка хәзер төп әйбер булып саналмый. Прописка белән әлеге белешмә бер-берсенә бәйле түгел хәзер. Кеше ун җирдә пропискада булырга мөмкин, әмма кайда яши яки кая күченеп килергә җыена – менә шул белешмә кирәк. Икенче этап 6 июльдән башлана. Буш урыннар калган очракта уку йортлары башка микрорайоннарда яшәүчеләрне дә кабул итә ала. Монда да алда әйткән белешмә кирәк.
1 нче сыйныфка кабул итү тәртипләрен әнә шулай җентекләп аңлатты директор. Инде татар теле мәсьәләсенә күчик.
– Садретдиновлар безгә, әлеге белешмәне Казанда берничә адрес буенча ала алабыз, диделәр. Без шуннан чыгып мәктәпләр исемлеген тәкъдим иттек. Әйтик, хәзер яши торган Чуйков урамында якын-тирәдә 13 нче татар гимназиясе, укыту ике телдә алып барыла торган 113 нче мәктәп бар. Бала татарча сөйләшә дигәч, шуларны тәкъдим иттек. Нинди дә булса телне белү яки белмәүгә басым ясалмады. Алар нигә шулай кабул иткән? Безнең комиссия өчен матур күренеш түгел бу. Аларга вакытыбызны бүлеп, барысын да аңлаттык. Нәтиҗәдә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты, – диде Марина Александровна.
Мәктәптә татар теленең нинди урын алып торуы турында да сораштык. Директор әйтүенчә, лицейда укыту рус телендә, әмма тәрбия һәр мәктәптәгечә ике телдә дә алып барыла. Татар сыйныфлары юк. 1 һәм 5 нче сыйныфка укырга кергәндә, әти-әниләр туган телләрне укыту буенча гариза яза. Рус яки татар телләрен сайлыйлар.
– Татар теленә мөнәсәбәт бик әйбәт бездә. Укучылар олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый. Бу очракта әлеге гаилә мәгълүматны бары дөрес аңламаган, – диде директор.
Әлеге баланың шушы мәктәптә укыйсы килә бит! Әти-әни өчен шунысы мөһим. Директор янә барысы да шул белешмәгә бәйле булуына басым ясады. Аны кайдан алуга карап, укырга керү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Бу очрак буенча Казан мәгариф идарәсеннән дә рәсми җавап алдык.
– 30 июньгә кадәр 1 нче сыйныф укучыларын мәгариф оешмаларына кабул итүнең беренче этабы дәвам итә. Бу «дулкын»да мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүче ата-аналар документларын тапшыра ала. Кабул итү өчен беркетелгән территориядә теркәлүне раслый торган документ тапшырырга кирәк. 1 сыйныфка кабул итү турындагы боерык 30 июньнән соң, әмма 5 июльдән дә соңга калмыйча басылып чыгачак.
6 июльдә кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана. Анда теләге булган һәркем үзләре яшәгән микрорайонга бәйсез рәвештә гариза бирә алачак. Әмма буш урыннар булмау сәбәпле, мәктәпләр кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта әти-әниләргә яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр буш урыннар булган мәгариф оешмасына җибәрәчәк, – дип җавап бирделәр идарәнең матбугат оешмасында.
Һәркемнең үз хаклыгы. Директор, без тел турында сүз әйтмәдек, дип акланса, әти-әни, безне татар телендә аралашкан өчен мәктәпкә кабул итмәделәр, дигән фикердән кире чигенми. Без мәктәптәге сөйләшүне ишетеп тормадык. Бары ике якның карашын гына җиткердек. Өлкәннәрнең ничек сөйләшүе бер хәл, әле бала да бар бит. Күңеле бер кайтса, телне дә, башкасын да өйрәтүе авыр булачак. Укытучыны ишетмәячәк, дәреслекнең дә ярдәме булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез