Газетага язылу

Хәтер белән хәтәр арасы: деменция картлар чире генә түгел

«Хәтер бетте...» Якын кешеләрегездән бу сүзләрне ничә тапкыр ишеткәнегез бар? Ә үзегезнең хәтер киштәләреннән кирәкле истәлекне, мәгълүматны таба алмый аптыраганыгыз булдымы? Олыгаю галәмәтенә сылтап, онытканыбызны да онытып җибәрәбез, янәдән көндәлек мәшәкатьләргә чумабыз.

Соңгы дистә елларда табиблар һәм галимнәр тыныч эпидемия – деменция турында ешрак сөйли. Картлык юлдашы дип кенә уйлаган мәкерле чир яшьрәк буынга да яный.

– Әни турында «феноменальная память» дип әйтә иде хезмәттәшләре. Гомер буе сату белән эш итте. Утыз кибетнең дә телефон номерын яттан белә иде. Соңгы елларында кибет мөдире булып эшләде. 51 яшендә инсульт кичерде, – дип бәян итә башыннан кичкәннәрне Лаештта яшәүче Әдилә Кәримова. – Беренче үзгәрешләрен 2015 елларда сизә башладым. Кунакка килгәч, суыткычта бозылган, әчегән ризыкка тап булдым. Аны ташларга рөхсәт итми, үпкәли, ачулана. Үзенә күрсәтми генә ташлый башладым. Тозлы балык белән шоколадлы баллы ризыкны кушып ашавы да сәер тоелды. Башта неврологка бардык, ул психиатрга җибәрде. Ике ел йөреп, файда күрмәгәч, геронтологка бардык. Өлкәннәр белән эшли торган белгеч икән ул. «Кабинет памяти» дип аталган җирдә әнине төрле тестлар белән тикшерделәр һәм диагноз куйдылар.

Шул көннән Әдиләнең әнисе өчен дә, аның үзе өчен дә бөтенләй башка тормыш башлана. Кайтып керүгә, «сагындым сине» дип кочып алган әни ике минуттан барын да оныта. Көн белән төнне бутый, йокламый, төнлә килеп кызына «әни» дип дәшеп уята. Үз өендә яшәп тә: «Монда тормыйм, үз өемә кайтам», – дип саташып аптырата. Балалар китаплары укып, истәлеккә видеолар төшереп, көн уздыралар, пазллар җыярга тырышалар. Бала-чага акылы диюләре дә дөрес. Рәхәтләнеп көлә-көлә балалар тапшырулары карый, рекламаларны ярата...

– Бу авыру белән 7–8 ел яшиләр, дигән иде табиб. Әни менә 10 ел яши инде. Сез аны артык яхшы карыйсыз, ди. Ничек карамыйсың, әни бит. Яшәтәсе килә. Өч-дүрт төрле генә ризык ашый, даруларны минем кулдан гына эчә, йокы даруы бирмичә йокламый да... – дип дәвам итә Әдилә. – Нык арыйм. Әмма бер чыгу юлы да юк, сабыр итәргә генә кала. Соңгы тапкыр табибларга алып баруымда: «Әниегезгә берничек тә ярдәм итеп булмый инде. Ул артык сөенми дә, кайгырмый да. Үзегезне саклагыз, инфаркт йә инсульт хәленә барып җитә күрмәгез», – дип кайтардылар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, деменциядән дөньяда инде 55 миллионнан артык кеше интегә, һәм 2050 елга бу сан өч тапкыр артырга мөмкин. Россиядә деменция белән авыручылар саны 2050 елга 4 миллионга җитәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, гериатр Ольга Ткачева.

Деменция – мөстәкыйль авыру түгел, ә төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә торган синдром. Иң еш очрый торган сәбәбе, әлбәттә, Альцгеймер авыруы санала. Анысы үпкәләүдән, сизелер-сизелмәс кенә тайпылышлардан башлана. Гадәттә беренче чиратта хәтер начарая. Кеше әллә кайчан булган вакыйгаларны хәтерли, ә менә әле генә булганны исенә төшерә алмый. Еш кына шушының аркасында авыру кешенең якыннары вакытында хәстәрен күрми, хәтер белән проблема бар дип уйламый да. Бөтен кеше дә табибка мөрәҗәгать итмәгәнен исәпкә алсак, рәсми саннар чынбарлыкка туры килми, кимрәк тә булып чыга. Якынча һәр унынчы өлкән кешедә деменция үсә, ул эшкә сәләтлелеген, ә аннары көнкүреш бәйсезлеген югалтуга китерә.

Хәтереңне җуеп кеше кулына калуың – мең газап. Авыруны караган якыннарыңа тагын да кыен. Бу авыру турында еш кына кешегә сөйләмиләр. Иңнәренә таш булып төшкән авырлыкны якын кешеләре ялгызы өстери. Авыруның бик ямьсез яклары да күп, алар хакында аңламаган кешегә сөйләмәвең хәерлерәк тә тоеладыр. Ә уртаклашыр, ярдәмләшер кешеләр бик кирәк андый чакта. Ярдәмгә син ашаган шулпаны ашап караучылар килә. Деменция белән яшәүче якыннарын тәрбияләүчеләр махсус чатларда, төркемнәрдә үзара аралашып, киңәшләшеп, күңел бушатып яши.

Лилия: «Әти ашны конфетлар белән, суганны алма урынына ашый. Кисәтүне колагына да элми. Кайберләрегез йота да алмый башлый, ничек йотасын оныта, дип язасыз. Шуңа күрә ашаганына да бик риза инде...»

Мария: «Әни ашаудан баш тарта. Сөт белән камыр ризыгына гына ризалаша. Анысын да борын төбенә куеп, янында басып торып кына. Ничек шулай тиз булды соң бу? Йөгереп йөргән пенсионер иде бит, шаулатып бакча үстерә иде. Кызганыч, юридик сорауларны вакытында хәл итмәгәнбез, хәзер көен табып булмый инде».

Галия: «Өйдән чыга да китә, гел күз-колак булып торырга кирәк. Чыгып китсә, югала. Берничә тапкыр эзләп алдык. Аптырагач, бәйләп куя башладык. Башка чара юк».

Гөлназ: «Һәр көнем – сугыш. Киемен алыштырганда да, егылса, торгызып утыртканда да бөтен өйгә «үтерәләр» дип кычкыра. Күршеләр дә сәерсенә».

Наталья: «Бәдрәфкә йөрүдән баш тарта. Ике көнгә бер кече йомышың белән яшәп буламы соң?! Менә хәзер йота алмый башлады. Үземнең психикам да плинтустан түбән дәрәҗәгә төште. Әмма хәзерге стадиясендә бирешсәм, соңыннан үземә үк авыр булачагын аңлыйм».

Ярдәмне кайдан эзләргә?

Казанда, Яшел Үзәндә, Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Буада, Әлмәттә «Хәтер кабинеты»на мөрәҗәгать итегез.

Авыруны невролог, геронтолог (гериатр дип тә атыйлар), психиатр ачыклый. Геронтолог пациентны авыруның барлык стадияләрендә дә күзәтеп тора.

Татарстандагы деменция диагнозлы авыруларны кабул итә торган үзәкләр һәм пансионатлар белән танышып чыгыгыз. Үзегезгә дә бераз булса да ял кирәк бит.

Деменция белән авыручыларны караучыларның үз төркемнәре, чатлары бар. Анда файдалы мәгълүмат, тәҗрибә, табышлар, ачышлар, узган юллары белән бүлешәләр. Сине аңларлык кешеңне табу – үзе үк зур ярдәм.

Бүген табибларны деменциянең яшәрүе дә борчый. Когнитив тайпылышлар республика үзәге җитәкчесе, Казан сәламәтлек саклау идарәсенең неврология буенча баш штаттан тыш белгече, невролог, медицина фәннәре кандидаты Юлия Житкова шуның сәбәпләренә ачыклык кертә.

– Альцгеймер авыруы берничә начар факторларның ярашуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуның төп факторы – өлкән яшькә керү. Әмма төрле яшьтәге кешенең сәламәтлеге төрлечә була бит, биологик яшь белән туры килмәскә дә мөмкин. Күпләр генетиканы төп сәбәпче итеп күрә. Имеш, нәселдә юк, миңа янамый. Ләкин бу алай түгел. Альцгеймер авыруын генетикага гына сылтап булмый, нәселендә булып та, кеше авырмый кала ала. Еш кына стресслар, начар гадәтләр, ковидка бәйле авырулар башлап җибәрә бу диагнозны. Кызганыч, пандемиядән соң деменция белән авыручылар саны артты, – ди табиб.

Инсульт, баш җәрәхәте, баш мие шешләре, йогышлы һәм аутоиммун энцефалитлар яшькә бәйле түгел шул. Алар белән очрашсаң, картлыктан бик ерак торучыларның баш миендә дә эз калырга мөмкин. Алай да деменцияне булдырмау өстендә эшләп була, ди Юлия Житкова.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы деменциягә, шул исәптән Альцгеймер авыруына китерә торган 14 факторны аерып күрсәтте. Алар арасында түбән белем дәрәҗәсе, югары кан басымы, шикәр чире, депрессия, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, симерү, баш мие җәрәхәтләре, ишетү һәм күрү сәләте кимү, кешедән читләшеп, үз эчеңә бикләнү бар. Күреп торасыз, боларның барысы белән дә эшләп була, барысы да кешенең үз кулында, – ди белгеч.

Невролог санап киткән барлык факторларга каршы көрәшсәк, авыру куркынычын 45 процентка киметергә була. Деменция белән эш итүчеләр бу саннарда никадәр өмет барлыгын яхшы аңлый.

Әгәр күрсәтелгән симптомнарның кимендә өчесе соңгы берничә атна эчендә сезне шактый борчый икән, һичшиксез неврологка барып күренү зарур.

– Әйберне кая куйганыгызны хәтерләмәсәгез, югалтып, таба алмый азаплансагыз.

– Танышкан кешеләрнең исемнәрен һәм йөзләрен истә калдыра алмасагыз.

– Әле генә укыганыгызны яки телевизордан караганыгызны бик тиз онытсагыз.

– Күптән түгел зур кызыксыну уяткан әйберләр кызыксыз тоела башласа, укудан, кинофильмнар караудан, кешеләр белән очрашудан туктасагыз.

– Әйберләрнең ничек аталуын онытсагыз, әңгәмәдә кирәкле сүзне таба алмасагыз, еш ялгышсагыз.

– Игътибар туплау авырлашса.

– Кибеттә акча санаганда кыенлыклар кичерсәгез.

– Таныш булмаган җирдә мөстәкыйль рәвештә юл таба алмасагыз.

–  Хезмәттәшләрегез һәм өйдәгеләр хәтергә бәйле проблемаларыгызга игътибар итсә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре