Инфарктның күбрәк ир-атларда очравы, күкрәк читлеге уртасында бик каты авырту китереп чыгаруы турында фикер өстенлек итеп килә. Хатын-кызларда бу халәт еш кына башкачарак була. Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта аңлаткан, дип яза «Российская газета».
Аның әйтүенчә, хатын-кызларда авырту көчле булмаска, күкрәк читлегендә авырту барлыкка килмәскә, бәлки сулыш кысылу, укшыту, хәлсезләнү билгеләре генә күренергә мөмкин. Кызганычка, мондый халәтнең җитди авыру билгесе кебек кабул ителмәве инфарктны соңга калып ачыклауга китерә.
Шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары Россиядә үлем-китемнең төп сәбәбе булып тора. Росстат мәгълүматларына караганда, үлем-китем очракларының 45-47 проценты шуңа туры килә. Миокард инфаркты күпчелек очракларда 50дән 65 яшькә кадәрге ир-атларны һәм 60тан узган хатын-кызларны сагалый.
Күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сәбәпләре шул бер үк: кан басымы, холестерин югары булу, шикәр чире, тәмәке тарту, туклану һәм тормыш рәвеше “аксау”. Хатын-кызларга болар көчлерәк йогынты ясый.
Моннан тыш гүзәл затларның кан тамырларына азрак зыян килгәндә дә инфаркт куркынычы зур була, дип билгеләп үткән Павлова. Сәбәпләре – берничә. Беренчесе кан тамырларының үзенчәлекләренә бәйле: хатын-кызларның еш кына вак кан тамырларына зыян килә, ә аларны гадәти тикшеренүләр белән генә ачыклавы авыр. Икенчедән, гормональ үзгәрешләр: менопаузага кадәр тамырлар әйбәтрәк сакланса, шуннан соң чир куркынычы кинәт арта.
Нәрсә эшләргә? Табиб аңлатып үткәнчә, кан басымын, холестерин һәм глюкозаны даими тикшертеп торырга, диспансеризация узарга, сулыш кысылу, хәлсезлек, организмдагы уңайсызлык кебек билгеләрне игътибарсыз калдырмаска. Нәрсәдер гадәти тоелмаса, табибка күренергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез