Заманында популяр булган, хәзер тансыкка гына күренеп алган җырчыларның җәе ничек үтә? Тормышларында һәм иҗатларында нинди яңалыклар бар? Без әнә шулар хакында белештек.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өчен бу – чын мәгънәсендә җиләкле җәй. Сүзебез – «Җиләкле җәй» дигән концерт турында. Хәер, сүзне үзенә бирик әле.
– Соңгы арада эш тә, күңелле мәшәкатьләр дә күп, шөкер. Алар арасында күңелгә иң якыны – хәләл җефетем, композитор Рөстәм Хәйруллинның 100 җырын туплаган «Җиләкле җәй» дип аталган китабын чыгару булды. Ул бик озак эшләнде, әмма затлы, саллы булып чыкты, миңа калса. Һәрхәлдә, әлеге җыентыкны кулына алган кешеләр әнә шундый бәя бирә. 2010 елда Рөстәм вафат булды, менә шунда гаилә дустыбыз, җырчы Виталий Агапов, аның китабын чыгарырга кирәк, дигән фикерне әйтте. Менә шуннан туплана башлады бу җыентык. Нәтиҗәдә бу атнада шул китапны тәкъдим иттек, ул концерт форматында узды. Зал тутырып килгән халыкка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рөстәм иҗатына кызыксыну зур, әле менә бу концертта башкарылмаган җырлары яңгырады.
Әйткәнемчә, Рөстәм Хәйруллинның җырлары популяр, ләкин күп очракта авторлар исеме аталмый. Мине чыгарган җыры – Шәрига Таһирова сүзләренә иҗат ителгән «Бәллүр чишмә» булды. Ә инде «Җиләкле җәй» халык җырына әйләнде дисәң дә була. Тәүге мәртәбә мин башкардым, кассетага да керттем. Аннан Чаллыга Салават килде һәм шушы җырны ишетеп, үзенә сорап алды. Җырла, әлбәттә, дидем. Кызым Лилия «Җиләкле җәй»гә заманча сулыш өрде, хәзер инде мин дә җырлыйм, башкалар да башкара. Әле Мәскәү Сабан туенда бер егет башкарды, авторларын белмим, ди. Мирһади Разов сүзләренә Рөстәм җыры юкса... Авторга хәерхаһлы булсак иде. үге мәртәбә мин башкардымбула. уда. й иде ы бу җыентык
Хәләл җефете Резидә ханым әйтүенчә, җырчы Динарт Закиров соңгы вакытта социаль челтәрләрдә популяр.
– Динарт катлаулы чирдән тернәкләнеп килә. Соңгы вакытта җырларын социаль челтәрләргә куйды һәм бик күп җылы хатлар ала башлады. Ул аңа көч, әйтеп бетергесез илһам бирә! Шуннан канатланып, 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Бар иде яшь чаклар» дигән аудио-видео диск, флешкалар чыгардык, дусларына, иҗатын яраткан кешеләргә тараттык. Тормыш юлына багышланган буклет да әзерләдек. Бу көннәрдә Динарт яңа иҗади эзләнүдә.
Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең кызу урак өсте. Свердлау, Чуашстан, Казан Сабан туйларында чыгыш ясаган инде. Яңаларына әзерләнә.
– Җәйнең яртысы Сабан туе, Авыл көннәре белән узып бара, аңа туйлар, юбилейлар өстәлә. Җәй эш белән бергә үрелеп бара. Яңа җырлар да языла, көзгә, Алла бирса, ишетерсез. Резедә Әхиярова, Ризван Хәмид, Луиза-Батыр-Болгари белән иҗади дуслык дәвам итә, аларга яңалары өстәлә. Әйтик, Эльмир Низамов белән җыр яздырабыз. Кышка зур концерт оештыру ниятем дә бар.
Тумышым белән Актаныш районының Адай авылыннан мин. Һәр җәйдә энекәш белән туган авылыбызга кайтып киләбез. Хәзер инде зиратка гына... Әти-әни исән түгел, нигезебез дә юк инде. Күршедә янгын чыгып, безнекен дә аямады... Әмма кан тарта. Зиратта дога укып, элеккеге кадерле урыннарны, Ык буйларын урап кайтабыз.
Татарстанның атказанган артисты Сәгыйт Гыйбашев зур концертка әзерләнә.
– Быел бик бәрәкәтле иҗади сезон булды, аңа нокта куярга өлгермәдек, Сабан туйлары башланды. Чакырган җирләргә бардык та, өлкән кеше ял итә белергә дә тиеш, дип, хатыным белән Мисырда ял итеп кайттык. Яңа җырлар да яздырдык. Әйтик, Ринат Рәхмәтуллин репертуарындагы «Яшьлегем артта кала» дигән җырны яңартып яздырдым. Айрат Даутовның «Кил генә, көтәрмен», Физанур Вәлиевнең «Кайтыр идек яшь чакларга» дигән җырларын алдым. Ниһаять, мактаулы исемгә лаек булдым. Шул шатлыктан көзгә концерт оештырырга исәп. Җәйнең бер көне кышны туендыра, диләрме әле? Азнакай якларына, Тымытык авылына кайтып җиләк җыярга исәп. Болар бар да иҗат белән үрелеп бара. Тиздән ТМТВ Яңа ел концертын төшерә башлый, шунда катнашам. «Туган тел» каналында чыгыш ясап, «Халык мәхәббәте» дигән премиягә лаек булдым. Күп кеше, «коронный» җырларың ни хәлдә, дип сорый. Моннан 25 ел элек җырлый башлаган «Син сөюдән чибәр», «Әниемнең туган көне» дигән җырларга клип төшердек. Алар – чын-чынлап халык мәхәббәтен яулаган җырлар.
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның да кызу урак өсте. Казан дәүләт мәдәният институтында студентлардан имтихан ала.
– Бер-бер артлы тезелеп киткән чыгышларга Сабан туйлары кушылып китте, аннан менә институтта имтиханнар башланды. Егет-кызларның тырышлыгына, арада ялтырап-ялтырап киткән талантларга сөенеп эшләп йөргән көннәр. Бусы моңсыз, дисәләр, көлемсерәп куям. Ник дигәндә, начар җырчы дигән исемне алу өчен дә зур җырчы булырга кирәк бит әле. Күп тә түгел, аз да түгел, җиденче дистәне тутырып ятам. Шул үрдән карап, начар яшәлмәгән, дип шөкер итәм. Язучы түгел, ә күпме китап авторы, баян һәм оркестр өчен концерт язып, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан халык уен кораллары оркестры белән үзем башкардым. Туган авылымда музеем бар, үземнең исемемдәге фестиваль бар. Саный китсәң... Юк санап тормыйк. Кайда Кирам, шунда ихтирам, дисәң, барысы да аңлашылыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез