Хәзрәт сүзе: авыл имамнары вәгазь сөйләү белән чикләнми

Мәчет салдым да, эш бетте түгел. Бигрәк тә авыл җирендә. Халыкны иманга тартырга да, авылның рухи тормышы өчен җавап тотарга да кирәк. Сабыена исем кушасы, никахын да укыйсы, мәетен дә озатасы бар. Шул ук вакытта мохтаҗларга гошерен дә, махсус хәрби операциягә ярдәмен дә җыялар. Имамнарның сүзенә колак салалармы? Мәчетләргә йөрүчеләр күпме? «ВТ» хәбәрчесе авыллардагы дини тормыш турында кызыксынды.

Яңа Чишмә, Зирекле

Зирекледә бүген 200 дән артык йорт бар. 700 дән артык кеше теркәлгән. Йөз еллык тарихы булган мәчеттә Ильяс Сөләйманов имамлык итә. Моннан утыз ел элек егетне, балаларга дин сабаклары укытырга дип, Чистайдан җибәргәннәр. Менә шуннан авылны да, халкын да яратып төпләнеп калган. Авылда барлык мәсьәләләрдә дә хәзрәтнең киңәшен сорарга тырышалар. Авыл җирлеге, китапханә, клуб, мәктәп, мәчет – барысы бергәләп эшли.

– Мәчеткә яшь хәзрәт кирәк, дигән хат килеп төшкәч, Зиреклегә мине җибәрделәр. Мәктәптә балалар тәртипсезләнә башлаган икән. Авылга бер айга практикага дип килдем. Ул вакытта миңа 22 яшь. Бар көчемне куеп тырыштым. Аннан яше дә, карты да калырга үгетли башлады. Балаларның яныма килеп, абый, китмә, диюләре дә күңелне эреткәндер. Яшәргә урыным юк бит, дигәч, колхоздагы бер фатирны бирделәр. Мәктәптә тормыш иптәшемне очраттым. Ул да – укытучы. Өч бала үстердек. Авылда калуыма бер дә үкенмим. Халыкка хезмәт итүне зур хезмәт дип саныйм, – ди хәзрәт. – Дин сабакларының җимешләре булды дип уйлыйм. Укучылар мәчеткә йөри. Мин килгәндә 150 бала булса, хәзер 45–50 чамасы гына. Ирләр, хатын-кызлар да дин сабагы алырга килә. Бу күп нәрсәне аңлата. Килгәннән бирле мәчеттә төзелешнең туктаганы юк. 2023 елда 4,5 миллион сумлык ремонт ясадык. Барысы да – халык акчасы. 2015 елда мәдрәсә салган идек. Әле менә берничә ел элек мәчет белән икесен бергә тоташтырдык. Анда барлык дини чаралар, җәйге лагерьлар оештырабыз. Урамга казан куйдык. Рамазанда ай буе төрле ризыклар пешерәбез. Көн саен 150 шәр кеше җыела. Җомга намазларына йөрүчеләр 60 ка җитә.

Мәчетенә керсәң, чыгасы килми. Эчке ягы да бик матур итеп эшләнгән. Анысы турында хәзрәт болайрак сөйләде:

– 2022 елда ремонт ясарга уйладык. Диварлары штукатурланган иде. Аны куптарганда, матур ташлар ачылды. Казандагы реставраторларга шалтыраттык. Алар безгә шуны калдырырга тәкъдим итте. Белгечләр өч ай бу ташларны чистартып, матур хәлгә китерде. 100 ел элек сугылган кирпечләр бу. Кайбер кешеләр моны декоратив ташлар дип уйлый. Бабайлар карьердан ташып салдырганнар гыйбадәт йортын, – ди Ильяс Сөләйманов.

Сарман, Әлмәт

Әлмәткә командировкага баргач, авылның мәчетен дә карап чыгарга булдык. Ишекләре ачык, шунда ук хәзрәтнең телефон номеры язылган. Мосафирлар өчен чәй бүлмәсе дә ясаганнар. Керәсең дә, суыткычтагы тәм-томны алып, чәй кайнатып эчәсең. Кеше булмаса да. Гаҗәп бит бу!

– Үземә дә чит җирләрдә юлчы булып йөрергә туры килә. Кайвакыт мәчетләрдә йозак эленеп тора. Кайберләрендә, чәй эчәсегез килсә, кереп эчә аласыз, дип язып куйганнар. Мин дә авылда шулай эшләргә ниятләдем. Үзе бер яхшылык бит бу. 2013 елда ифтар залын төзедек. Шуннан бирле мәчетебез ачык тора. Язуны ике ел элек элеп куйдым. Бер белмәгән кешеләр чәй эчеп китә. Мәчеткә килүчеләр электромобильләренә электр җыйдырта ала. Шундый мөмкинлек тудырдык. Аның өчен акча алмыйбыз. Безнең авылда әлегә андый машиналар юк, – ди авыл имамы Нияз Тимербаев.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда халык дингә ныграк тартыла.
Мәчеткә сыеп булмагач, аны зурайта башлаганнар. Янкорма төзелеше тәмамланып килә.

– Күп кенә җирләрдә мәчеткә йөрүчеләр саны кими. Шөкер, бездә киресенчә күбәя. Авылга гаиләләр күченеп кайта, үзебез дә ныклабрак эшли башлагач, дингә тартылучылар артты. Шул ягы сөенечле: мәчеткә балалар да килә. Күчеп килгән гаиләләр дингә мөнәсәбәтне күреп тора. Иң беренче үзебез үрнәк булырга тиеш. Болай да тормыш алып барып була икән, дигән фикер тусын. Намазга бас, дип катырак әйтсәң, кешенең гайрәте чигәргә мөмкин. Без яхшылык белән күңелләренә үтеп керергә тырышабыз, – ди Нияз Тимербаев. – Җомга вәгазенә күрше авыллардан да киләләр. 70 кә якын кеше җыела. Мәчеттә ифтар үткәрүчеләр күп. Бер ел алдан язылып куялар хәтта. Анда килгәч, вәгазен дә тыңлыйлар. Алар арасында мәчетне бер күрмәгән туганы да булырга мөмкин. Шунда күреп, дин белән танышып китә. Җылы, рәхәт. Берәүне дә мәҗбүр итмибез. Кирәк икән, каласың, кирәкми икән, кайтып китәсең.

Авылның 500 ләп кешесе бар. Тормышта төрле бәла-казаларга юлыкканнарга булышу өчен социаль челтәрдә «Ярдәм» төркеме булдырганнар. Янгын чыгамы, үлем-җитем буламы, башкасымы – башта мәчеттә бергәләп киңәшләшәләр, аннан эшкә керешәләр.

Питрәч, Шәле

Республиканың иң зур авылы Шәледә хәлләр ничек икән? Дингә мөнәсәбәт турында авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов белән сөйләштек.

– Безнең җирлеккә берничә авыл керә. Анда барлыгы 1230 йорт исәпләнә. Яшьләр авылдан китми, киткәне дә кайтып йорт сала. Дингә тартылу элек сүлпәнрәк иде, хәзер яше дә, карты да мәчеткә йөри. Үзем дә җомга намазларын калдырмаска тырышам. Мәдрәсәдә дә укыту эшләре бара. Ун ел эчендә шундый җанлану сизелә. Җыеннарга, өмәләргә чыгалар. Халык белән бергә хәл итәбез. Кирегә сукалаучысы да юк түгел, әлбәттә, – ди Илшат Әхмәтҗанов.

Авылда диннең куәтләнүен Әгерҗе ягыннан яшь хәзрәт Тимур Латыйповның килүе белән бәйләп аңлатты ул. Хәзерге вакытта Шәледә ике мәчет эшли. Киләчәктә тагын икегә артачак. Республика программасы буенча борынгы мәчетне яңартырга җыеналар. Җәмигъ мәчетенең дә урынын билгеләп куйганнар. Анда никах мәҗлесләре уздыру заллары да булачак. Өметләре зурдан, кыскасы.

Яшел Үзән, Күгәй

Авылда 145 йорт бар, 400 ләп кеше яши. Башлангыч мәктәп, бакча, клубы эшли. Алмаз хәзрәт Шәйхнуров белдергәнчә, бар җирдәгечә яшьләр авылдан шәһәргә китү ягын карый.

– Мулла кәгазьдә язганны уку белән чикләнергә тиеш түгел. Халык йөрәктән чыкканны аңлый бит ул. Кешенең тамагы тук, тормышы җитеш. Тик рухи ягы аксый. Дингә тартылып, шул бушлыкны тутырырга тырыша адәм баласы. Бездә хәлләр уртача. Зарланмыйм, мәчеткә йөриләр. Җомга вәгазенә җәен 40 лап кеше җыелса, хәзер ике тапкыр кимрәк. Көндәлек намазга киләләр. Барысын да бергәләп эшлибез. Җәйге каникулда мәчеткә яшьләр килә. Бабайларның фикерләре катып калган, ә балалар андый түгел. Кулларында – дөнья. Смартфоннан бар нәрсәне белеп торалар. Аларга салган орлыклар әкрен-әкрен шыта бара, – ди Алмаз хәзрәт.

Нурлат, Игълай һәм Бикүле

– Хәзрәт булу җиңел түгел. Начар юлга басканнар өчен дә җавап тотарга кирәк. Вәгазьне матур итеп сөйләсәң, тартыла ул халык. Моңа кадәр мин Якты Күл мәчетендә имамлык иткән идем. Ул вакытта җомга намазларына 45 ләп кеше килә иде. Халыкның төрлесе бар, – ди Игълай авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин. – Якты Күл, Тукай, Игълай авылларындагы барлык мәчетләрдә дә азан әйтелә. Мин үзем дә контрольдә тотам. Кечкенә авылларда да җомга вәгазьләренә 20–30 кеше килә. Халыкның иманы арта бара.

Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова авылда хәзрәтнең сүзе закон булуын әйтә. Дин белән сәясәтне бергә алып бара икән.

– Муллабыз Хәмит Рәхмәтуллин бик актив. Халык та мәчеткә булышып тора. Мәчет карты дигән төшенчә бетеп килә. Бабайлар берничә генә. Алмашка урта яшьтәгеләр килде. Хәзрәт җәйге лагерьлар да оештыра. Шәһәрдән кунакка кайткан 35 ләп бала йөри. Алар татарча сөйләшеп, дини, милли кыйммәтләргә өйрәнеп китә. Монысы да сөендерә, – ди ул.

Яңа Чишмә, Шахмай

– Бездә хаҗга баручылар арта бара. Ел саен 10–12 кеше изге җирләргә сәфәр кыла. Яшьләр күп бездә. Әти-әниләр белән бергә яшәүчеләр дә, йорт салып башка чыгучылар да бар. Элек яшьләр юк, мәчеткә бик йөрмиләр иде. Хәзер вазгыять башкача. Тәртипле яшәргә тырышалар. Күршедәге Чертушта мәчеткә күбрәк картлар йөри. Чаллы Башы авылында да өлкәннәр күбрәк. Быел мәчетләренә 2 миллион сумлык ремонт ясыйлар. Мәскәүдә яшәүче иганәче авылдашлары булыша. Эше төгәлләнеп килә, – ди Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре