Вазгыять үтә катлаулы булса да, бүген андый хәл мөмкин түгел. Бүген Европа илләренең бар булган җитәкчеләренең, Россия һәм АКШ лидерлары белән берлектә, бергә җыелуын, озак кына киңәш-табыш иткәннән соң уртак фикергә килеп, Португалиядән Урал тауларына чаклы җәелгән кыйтгада киеренкелекне бетерү, тынычлыкны саклау, икътисадый хезмәттәшлек турында бердәм документ хәстәрләвен күз алдына китерү бик кыен. Ә менә төгәл 50 ел элек андый хәстәрлек мөмкин булган гына түгел, килешүгә дә кул куелган.
Үзара аңлашып яшәүгә, тынычлыкка, тыгыз хезмәттәшлеккә ни генә җитә икән?! Сүз өч дистә елга якын барган «салкын сугыш»ның ахырын билгеләгән тарихи Хельсинки килешүе – 35 ил җитәкчесе имзалаган документ хакында иде. Европада иминлекне, куркынычсызлыкны тәэмин итү, чикләрнең кагылгысызлыгын тану, хезмәттәшлекне арттыру турындагы Килешү – 1975 елның июль азагында Финляндия башкаласында төгәлләнгән саммитның төп нәтиҗәсе...
Европа – хикмәтле кыйтга. Бер яктан алганда, ул – үсеш, алгарыш үзәге; стандартлары, яшәү рәвеше ярты дөньяга таралган, евроцентризм дип аталган күренеш тудырган тараф. Икенче яктан, ул – ике глобаль канкоеш – Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары башланган урын. Бүген дә, йомшак кына итеп әйткәндә, анда тынычлык юк. Шунлыктан, дөньяда иминлек булсын дигәндә, беренче чиратта Европада тынычлыкны сакларга кирәк, дигән нәтиҗә дә чыгарып була кебек.
Яңадан ярты гасыр элек булган вакыйгаларга кайтып, сүзне дәвам иткәндә, ул чор дәүләт лидерлары да, ихтимал, шулайрак уйлагандыр, диясе килә. Икенче кайнар сугыш бетүгә диярлек үк башланган «салкын сугыш» инде ике яктан да бик күп көчне алган, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрәсе бик күп акчаны йоткан, билгеле бер ару тудырган. Ул хәвефле вазгыятькә иртәме, соңмы чик куясы. Совет җитәкчесе, КПССның ул чактагы Генераль секретаре Леонид Брежнев – Бөек Ватан сугышын үткән, сугыш китергән михнәтләрнең ни-нәрсә икәнен яхшы белгән кешенең Хельсинки киңәшмәсенең төп инициаторларының берсе булуын да билгеләү кирәк. Чыганаклар кешелекле, ачусыз, киң күңелле, хәтта күпмедер шаян җитәкче дип бәяләгән Брежнев бүген «торгынлык» авторы саналса да, халыкара хәлләрдә ул идарә иткән чорның тышкы сәясәттәге активлык, күптөрле килешүләр, үзара ышаныч арткан еллар булуы да мәгълүм. Стратегик коралларны чикләү, киметү буенча СССР белән АКШ килешүе, уртак «Союз-Аполлон» космик проекты, дошманлыкка юл куймау (разрядка) буенча башка чаралар – шул елларның мәгълүм казанышлары.
Чикләрнең кагылгысызлыгы дигәннән. Хельсинкидан соң дистә ярым ел узуга, бар дәүләтләрдә дә беренче постка яңа кешеләр килә генә түгел, мәгълүм ки, Советлар Союзы дип аталган ил дә таркала. Шул хәл китереп чыгарган чылбыр реакциясе социалистик лагерьның юкка чыгуына, Европадагы аерым дәүләтләрнең дә бүлгәләнүенә – яңа чикләр яралып, кыйтганың сәяси картасы үзгәрүгә киң юл ача. Югославия дигән федерация урынына җиде яңа ил туа, Чехословакия икегә аерыла. Украина, Белоруссия, Молдованы, Балтыйк диңгезе ярындагы өч дәүләтне дә кушып исәпләгәндә, Европада илләр саны 12 гә арта. Бер яктан, һәр халыкның үз акылы белән, үзе дигәнчә яшәве – бик тә дөрес, күркәм хәл. Икенче яктан, бар дәүләтләрнең дә Чехословакия кебек бәрхет инкыйлаб нәтиҗәсендә, ызгышсыз, кан коюларсыз гына бүлгәләнмәве, шул ук Югославия сценарие андый хәлләрнең хәвефлелеген дә күрсәтә.
Мәсьәләнең гел башка ягы да бар әле. Ярар, бүлгәләнсеннәр, кыйтгадагы илләр саны 44 кә дә җитсен. Һәр яңа яралган илнең үз куркынычсызлыгын кайгырта башлавы да дөрес. Европаның күпчелеген тәшкил иткән кечкенә илләрне аңлап була: ике олы сугыш күргән кыйтгада яңа кораллы бәрелеш чыгып, алар биләмәләренә ятлар ымсынмасмы? Менә шундый шикләнүләр дистәдән артык илне, аеруча яңа гына «табадан төшкән» дәүләтләрне НАТО чатыры астына кертте дә. Балтыйк буе илләреннән башлап элекке Югославия республикаларына чаклы – барысы да бүген шунда. Ягъни НАТО киңәя-киңәя Россия чикләренә диярлек үк килеп җитте. Мондый хәлнең Россия җитәкчелегенә ошамавы да бик табигый. Ә икенче яктан, блокка керү-кермәүне һәр ил үзе хәл итә, бер генә илне дә мәҗбүриләмиләр. Ул гынамы, керәм дигәндә әле альянс куйган бик күп таләпләрне дә үтисе. Шуларны үтәгән яңа әгъзалар белән элек кергән илләр бүген 32 гә җитте. Украинаның да шул тарафларга омтылуы ни-нәрсә китереп чыгарганын инде барыбыз да яхшы беләбез...
Европа, аның күпчелек илләре бүген муллыкта яшәсә дә, артык үзенчәлекле генә түгел, миңа калса, хәтта күпмедер бәхетсез дә кыйтга. Капитализм дигән яңа багланышлар тудырган, капитализмдагы көндәшлек алгарыш китереп тә, андый мөмкинлекләр шул исәптән яңа корал системаларына, ашкынып кораллануга илткән, ахыр килеп, кыйтгадагы баштанаяк коралланган дүрт империя, алда искәртелгәнчә, Беренче Бөтендөнья сугышы дип аталган күмәк үтереш оештырган тараф та бит ул. Россиядәге Октябрь инкыйлабы, 70 елга сузылачак тиңдәшсез экспериментның чишмә башы да – шул сугыш. Россия империясе варисы СССР да катнашкан, 27 млн корбан биргән Икенче глобаль сугышның да төп сәбәпчесе – шул беренче сугыш...
Хельсинки димәктән, аңа охшаш яңа киңәшмә, кыйтгадагы барлык 44 илне дә җыеп, 1975 елдагыча НАТО әгъзалары булган АКШ белән Канаданы да чакырып, Европа башкалаларының берсендә 2000 нче еллар башында ук үтәргә, ызгышлар башланганчы анда яңа Килешүгә кул куелырга тиеш булмады микән? Ул чагында без, ихтимал, бүгенге үтә четерекле, хәтта аяныч хәлләрне күрмәгән, күпкә тынычрак яшәгән булыр идек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез