• Фото: автор фотосы

Хуҗалык җитәкчесе Харис Галимуллин турында: «Эшле дә, йортлы да итте»

Эшле дә, йортлы да итте. Заманында хуҗалык җитәкчесе буларак Татарстанны шаулаткан Харис Галимуллинга бирелгән бәя бу. Аннан үрнәк алдылар, хезмәтен югары бәяләделәр. Безнең редакция белән дә элемтәләр тыгыз булды. Ник дигәндә, озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге хуҗалыкны җитәкләде Харис ага.

Быел туган төбәгендә аңа бюст ачылды. Идея авторы, булышлык күрсәтүчесе – Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин. Бюстның Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә ачылуы да тирән мәгънәгә ия. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын үрнәк дәрәҗәсенә күтәрүдә Харис Галимулла улы ару-талуны белмичә хезмәт куйды.

...Узган гасырның алтмышынчы еллары азагында мөхәрриребез Шәмси ага Хамматов республикадагы кайсы да булса бер хуҗалыкка «Социалистик Татарстан» газетасы исемен бирдерү теләгенә тулысынча чума. Шул нияттән Казан янәшәсендәге берничә авылда булып та кайта һәм... аларда күңеленә рәхәтлек тапмый, таләбе исә һәркемгә аңлаешлы: «Газета исемен йөрткән күмәк хуҗалыкта миллилек ташып торсын, эшләре дә үрнәк булсын».

Көннәрдән бер көнне ул партия өлкә комитеты хәер-фатихасы белән Балтач төбәгендәге Салавыч авылына сәфәргә кузгала. Республикада шактый ук мәгълүм, заманча көн күрә торган авыл, колхоз үзәге була бу. Шәмси агага мондагы яшәеш, хезмәтне оештыру, халкының сөйләм үзенчәлекләре бик ошый. Колхоз рәисе Харис Галимуллин, партия оешмасы секретаре Габделхак Латыйпов белән фикерләшәләр дә колхозчыларның гомуми җыелышын җыярга кирәк, дигән фикергә киләләр. Берничә көннән шулай эшләнә дә. Җыелыш фикерне бертавыштан хуплый. «Социалистик Татарстан» газетасының илле еллыгына (1968 елның март ае) багышлап үткәрелгән тантаналы җыелышта колхозчылар фикеренең республика хөкүмәте тарафыннан да хуплануы рәсми рәвештә әйтелә.

Исем кушу белән генә бетми эш. Газета берничә ел рәттән Салавыч һәм Сәрдегән товарлыклы-сөтчелек фермалары ярышына арбитрлык та итте. Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз да унынчы бишьеллык нәтиҗәләре буенча Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Журналистлар хуҗалыкка эзне суытмады. Авыл кешесенең эше-көнкүреше газета битләрендә дә киң чагылыш тапты. Белүебезчә, туган төбәкләреннән әзерләнгән хәбәр-репортажларны гаиләләр кадерләп саклый, колхоз тарихын чагылдырган стендларда, мәктәп музеенда да алар лаеклы урын алган. Мәктәп музеенда газетаның тарихы да чагылдырылган.

Шәхсән минем үземә дә бу якларга әледән-әле килеп чыгу насыйп булды. Газета язмаларыннан тыш, хуҗалык җитәкчесе Харис Галимуллин исеменнән 1982 елда «Олы юлдан» дип исемләнгән, 1992 елда исә Харис Галимуллин, партия оешмасы секретаре Габделхак Латыйпов исеменнән «Туган туфрак җылысы» дип исемләнгән, колхозның үткәненә һәм шул чордагы үсешенә мөнәсәбәтле тарихи язма әзерләү бәхете елмайды һәм алар Татарстан китап нәшриятында китапчыклар булып басылып та чыкты.

Хәзер инде «Татарстан» дип аталган авыл хуҗалыгы оешмасының адымнары ышанычлы, өметле.

Фәрит Әхмәтханов, чордашы, фикердәше:

– Минем бөтен эшчәнлегем авыл хуҗалыгына бәйле. Калинин, Рәхимов исемендәге хуҗалыкларда, район авыл хуҗалыгы идарәсендә дә җитәкче вазыйфаларын башкару насыйп булды. Эш дәверендә Харис абыйдан бик күп нәрсәгә өйрәндек, үз-үзен тотышы, сөйләшү алымнары белән дә ул безнең өчен чын мәгънәсендә үрнәк иде.

Байтак яңалыклар аның җитәкчелегендәге хуҗалыкта бөреләнде һәм гамәлгә ашырылды, тора-бара инде республика күләмендәге яңалыклар буларак кабул ителде. Ул башкаларны да җентекләп күзәтте, төпченеп өйрәнде. Бер елны игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 60 центнер уңыш җыеп алдык. Ул чор өчен төшкә дә керә торган уңыш түгел инде. Марат Әхмәтовның районга җитәкчелек иткән чоры бу. Район күләмендәге киңәшмәдә миңа да сүз бирделәр. Мин югары уңыш алу серләрен чишәргә тотындым. Киңәшмәдән соң Харис абый мине эләктереп алды да: «Син берни дә шыттырмадыңмы, бухгалтериягә алып кереп, рәсми документлар белән таныштыр әле», – диде.  Аны бигрәк тә гектарга күпме ашлама кертелүе кызыксындырды. Аңа әйткән сүз түгел, башкарган эш мөһим иде. Төпченде һәм... минем аркадан кагып куйды, шуннан соң ул мине бик якын күрә башлады. Аның белән гомер буе диярлек хәл-әхвәл белешеп, киңәшләшеп-фикерләшеп эшләдек. Без үзара көнләшеп тә яшәдек һәм эшләдек, дисәм дә бик дөрес булыр. Бу ачулы көнләшү түгел, бу – матур, һәрберебезгә көч-куәт бирә торган көнчелек. Ул җитәкчеләр белән дә, гади авыл кешесе белән дә үз итеп сөйләшү сәләтенә ия шәхес иде.

Сәйдәш Исрафилов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының элеккеге беренче урынбасары.

– Харис абый туган төбәгендә хуҗалык җитәкчесе вазыйфасын бертуганы Йосыф абыйдан кабул итеп алган. Колхозның нигезе нык иде, бары тик үсешне югалтмау, киләчәктә тагын да зуррак биеклекләргә ирешү таләп ителде. Харис абый менә шуны аңлап эш итте һәм максатына иреште дә.

1975 елда үзем дә Салавыч белән янәшәдәге Тимирязев исемендәге колхозда рәислек вазыйфасына алындым һәм эшчәнлегемдә Харис абыйның зур ярдәмен тойдым. Колхозларыбыз арасында һәм тармак эшчәнлегенә кагылышлы үзара ярышлар да оештырыла иде. Алар безгә килә, без аларга. Күңелендә ниндидер җитешсезлек бөреләнсә: «Сәйдәш, төптәнрәк уйлап карагыз әле», – дия торган иде. Аннан киңәш-нәсыйхәтләрен дә кызганмады.

Харис абый җитәкчелегендәге күмәк хуҗалык Россия күләмендә танылу ала. Башкача мөмкин дә түгел. «Татарның төп газетасы исемен йөрткән хуҗалык шундый булырга тиеш», – дип күкрәк суккалаган вакытлары да булды һәм бу гамәле дә бик нык аңлашыла иде.

Мондый шәхесләр турында халкыбызда «тормышның төбеннән күтәрелгән» дигән әйтем бар. Йосыф абый да, Харис абый да нәкъ шундыйлардан иде. Безнең яшьлек Һади Мөхәммәтнәбиев, Габделхәй Гозәеров кебек хуҗалык җитәкчеләре эшчәнлеге белән дә үрелеп барды. Алар да төпле фикерле, үрнәк җитәкчеләр иде.

Люция Галимуллина, Харис Галимулловичның кызы, 1984–2014 елларда Салавыч урта мәктәбе директоры:

– Без гаиләдә дүрт кыз бала үстек. Авыл халкының, янәшә-тирә авылларда яшәүчеләрнең безнең гаиләгә булган ихтирамы сокландыра да, гаҗәпләндерә дә иде. «Менә мин кем!» – дип, борын чөеп йөрмәде, һәркемгә юл таба белде, ул һәркемнең дусты, сердәше иде, ярдәменнән ташламады, ихтирам, хөрмәт менә шулай яуланды. «Башкаларда булганы бездә дә бар, башкаларда булмаганы, башыңны ташка орып эзләсәң дә, бездә дә юк», – дия торган иде әттә һәм булмаганны булдырырга керешә иде.

Авылда яшьләрне калдыру өчен, аларга эш шартлары, яшәү мөмкинлекләре булдыруны төп максаты итеп куйды һәм шуңа иреште дә. Бу юнәлештә аннан республика күләмендә үрнәк алдылар. Ике сменалы эш тә безнең хуҗалыкта гамәлгә кертелде.

Шөкер, авылыбызда әттә, нәнә безне тәрбияләгән төп нигезебез ятим түгел.

Рәсим Латыйпов, Салавыч авыл җирлеге башлыгы:

– Мин Харис абый белән аралашкан кеше түгел, әмма хәтер яңарта башласак, берәүнең дә аның турында авыр сүз әйткәне юк, әмма «Сезгә Харис абыегыз кебек булырга кирәк әле», – дип төрттергәннәре бихисап. Ул – безгә чын-чынлап үрнәк.

Харис абыйга бюст куелачагы турында хәбәр туралуга ук, халык бик канәгать булды. Без исә Харис абыйның эшчәнлеген дәвам иттерүебез белән канәгатьбез. Фермалар, ашханәләр, конторлар, мәчет, балалар бакчасы – Харис абый заманында заманча корылган биналар. Авылга кергәндә, үзенә әллә кайдан җәлеп итеп торучы 8 йорт та нәкъ менә аның тырышлыгы белән җиткерелгән. Әйе, Харис абый авыл халкын эшле дә, йортлы да итте. Хезмәт кешесе аның өчен иң кадерле, мәртәбәле зат иде. Авылларны газга тоташтыручы да, сулы, юллы итүче дә – ул.

Шушы мөхтәрәм шәхескә авылда бюст куюга халык бик куанды. Харис Галимуллин исемен йөртүче яңа урамыбыз да бар. Ул шулай ук быел булдырылды, газ да, су да кертеләчәк. Урам яшьләребез күңеленә хуш килер, дип өметләнәбез.

Габделбәр Ризванов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сүз уңаеннан хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Көн хәбәре