Хуҗиннар бакчасында 3 метрлы роза чәчәге үсә

Казанда яшәүче Хуҗиннарның бакчасында 3 метрга якын биеклектәге роза чәчәге үсә. Көз булуга карамастан, чәчәк атып утыра әле ул.

– Тормыш иптәшем Фәридә чәчәкләр үстерергә ярата. Розаның гына да нинди генә сортлары юк. Быел берсе бик биек булып үсте – озынлыгы 2 метр 60 сантиметр. Моның кадәр биек булып үскәне юк иде. Үзебез дә шаккаттык, –ди Марсель Хуҗин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре