Җырчы Алия Карачуринаның ачуын чыгарганнар

Җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Карачуринага социаль челтәрләрдә ачу китерә торган комментарий язып калдырганнар.

– Алия үзе эшли беләме, ашарга пешерә беләме икән? Сторисында һаман әнисе эшли, юа-җыя. 30-40 яшьлек хатын-кызларның әниләрен “җигүләре” кәефне төшерә. Әниләрне сакларга кирәк, гомер бик тиз уза. Аның үз йортында да эше күптер. Алия үзе кайтып ярдәм итәргә тиеш. Балагыз тугач, аның киткәне дә юк бугай инде. Кайберәүләр бишәр бала үстерә һәм барысына да өлгерә, – дип язган җырчының бер язылучысы.
Алия моңа дәшми кала алмаган.

– Өйдә генә утырсам, социаль челтәрләр алып бармасам, концертларда чыгыш ясамасам, әниемне ярдәмгә чакырмас та идем. Мин аны җыештырырга, ашарга пешерергә, Алимны карарга чакырмыйм. Ничек инде, әнисен мәҗбүр итә, дип уйларга мөмкин?! Әнием балалар бакчасында эшләде, анда ял иткәндер, дип уйлыйсызмы? Мин аны эшеннән китәргә күндердем, шундый ук акчаны үзем түлим, дидем. Андагы хезмәт хакының нинди икәнен беләсезме? Сезгә ярдәм итмәгәннәр икән, башкалар да сезнең кебек яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Өйдә утыру, ашарга пешерү, җыештыру, балаларны карау гына димәгән бит. Миңа акча эшләү, иҗат белән шөгыльләнү ошый. Ата-ананың үз баласына ярдәм итүен нормаль күренеш дип саныйм. Кирәк булса, үз балаларыма рәхәтләнеп ярдәм итәр идем, – дип җавап биргән Алия үзенең социаль челтәрләрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре