Газетага язылу

Җырчы Алсу яңа фотоcы белән сокландырган

Җырчы Алсу зәвыклы килеш-килбәте белән янә фанатларының игътибарын җәлеп иткән. Артист социаль челтәрләрдәге аккаунтына язылучыларга яңа фотосурәтен күрсәткән.

Фотода җырчы күк төсендәге бик нәфис киемнән. Костюм бер үк төстәге жакеттан, топ һәм чалбардан тора. Алсу үзенең яңа образы астына «Вот такая» дип язып куйган һәм киеме төсендәге эмодзи өстәгән.

Фотога бик күп комментарийлар калдырганнар. Җырчының иҗатына баш иючеләр, зәвыклылыгына, сөйкемлелеге, нәфислегенә басым ясап, бихисап мактау сүзләре яудырганнар.

Комментарийларда Алсуга бу төснең аеруча килешүен, киеменең үтә матур һәм затлы булуын билгеләп үткәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре