Җырчы Ләйлә – Рөстәм Галиевлар иң зур хыялларын тормышка ашырган

Парлы җырчылар Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар иң зур хыялларын чынга ашырган – шәһәр читендә йорт салып кергән.

«Өебезгә чыктык. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер», – дип язган алар социаль челтәрдә.

Кирпечтән төзелгән йорт, туя агачлары, ишегалдына куелган бассейнда Рөстәм белән Ләйләнең кызлары уйный, мангалда учак яна - социаль челтәргә урнаштырган видеода шулар күренә.

Виртуаль дуслары җырчыларны яңа өйгә күчүләре белән тәбрик итә. «Өегез бәхетләр генә китерсен. Өй төзеп керү – тормышта иң зур эшләрнең берсе», «Бәрәкәтле нигезләр булсын», – дип тели алар. Йортны кайсы тирәдә җиткерүләре белән кызыксынучылар да күп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре