Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе кубогының беренче этабы – йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларны ТР Спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы оештырды. Беренче этапта 40ка якын кеше катнашты. бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Чарада катнашучылар биш номинация буенча көч сынашты. Терәк-хәрәкәт аппаратында проблемалар, ишетү, күрү сәләте начар булган катнашучылар өчен аерым номинацияләр каралган иде.
Зәйдән ярышларда махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий катнашып, үз категориясендә икенче урынны алды.
Моңа кадәр Александр үзен Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә йөзү буенча «Кубок СВОих» ачык Бөтенроссия ярышларында сынаган иде.
«Мондый чараларда катнашу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Спорт белән шөгыльләнү махсус хәрби операциядән кайтучыларны тыныч тормышка җайлаштыруда бик мөһим», – ди «Ватанны саклаучылар» фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез