Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды, гошер сәдәкасы җыю буенча кампания башланганнан бирле, барлыгы 350 гаиләне Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Минзәлә районнарыннан килгән 17 тоннага якын гошер белән тәэмин итте. Акция барышында барлыгы 400 дән мохтаҗ гаиләгә 20 тоннадан артык яшелчә өләшү көтелә.
- Гошер – сәдаканың махсус төре – мөселман кешесе, уңыш җыеп алганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Билгеле булганча, узган шимбә – 19 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне узды. Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерде. Хәзер азык-төлек оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.
Районнарда һәм шәһәрләрдә гошер алу өчен – җирле мөхтәсибәтләргә, ә Казанда (843) 225-33-22 телефоны буенча Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай итеп, Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда – 827 тонна, 2024 елда – 968 тонна, 2025 елда 1201 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zakyat-xairiya-fondy-350-gailaga-17-tonna-goser-taratty-5929737
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез