Аларга бүләкләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тапшырды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе унберенче мәртәбә уздырыла һәм анда Казаннан гына түгел, Татарстанның башкалага якын районнарыннан да балалар катнаша.
Мәктәп букчаларына, гадәттәгечә, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ.б. тутырылган. Букчалар һәм канцелярия товарлары битараф булмаган кешеләр акчасына сатып алынган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез