Интернет-кибетләр һәм маркетплейсларга исә бу чикләү кагылмый. “РИА Новости”, Роскачество мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. Оешмада аңлатып үтелгәнчә, кайвакыт бүләк ителгән әйбернең үлчәме, төсе туры килми яки башкача ошап җитми.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, мондый товарны сатучыга 14 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Әмма моның өчен товарга, төрелмәсе яки кабына зыян килмәгән, барлык ярлыклары сакланган булырга тиеш. Касса чегының саклануы эшне җиңеләйтә, ләкин ул булмаска да мөмкин. Мондый очракта товарны нәкъ менә теге яки бу кибеттән сатып алуны башкача раслаячаклар.
Шул ук вакытта, “Роскачество”да искәртеп үтелгәнчә, Хөкүмәт кибеткә кире кайтарып булмый торган товарлар исемлеген раслаган. Аңа шәхси гигиена әйберләре, парфюмерия-косметика, текстиль һәм эчке кием, оек-оекбашлар, катлаулы көнкүреш техникасы һәм электроника, кыйммәтле металлдан эшләнгән ювелир әйберләре, газета-журналлар, машина һәм башка техника, мебель, шулай ук үсемлекләр һәм хайваннар кертелгән. Бу исемлеккә эләккән бүләкне исә производство брагы яки җитди кимчелеге ачыкланган очракта гына кибеткә кире кайтарырга мөмкин.
Бәхәсле очракларда сатучы кимчелекнең җитештерүче гаебе беләнме, әллә инде товардан дөрес файдаланмау сәбәпле килеп чыкканмы икәнен ачыклау өчен бәйсез экспертиза билгеләүгә хокуклы. Интернет-кибетләр һәм маркетплейсларга килгәндә, товарны, кабул итеп алганнан соң җиде көн эчендә, сәбәбен аңлатмыйча гына кире кайтарып була. Сатучы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача мәгълүмат тапшырмаган очракта, бу срок өч айга кадәр арттырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез