Татар эстрадасында яшь, матур, зәвыклы гаилә дуэтлары бик күп. Тик алар башкалардан аерылып тора сыман. Ниндидер үзгә бер моң, үзгә бер стиль, үзгә бер темалар аерып тора аларны. Сүз – гаилә дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар турында. Гаиләнең җәйге яллары ничек уза? Яңа концерт сезонына әзерлек ничек бара? Бу хакта үзләре белән сөйләшергә булдык.
– Ризат, Зинира, хәерле көннәр! Җәйнең яртысы узды инде, әле тәмен тоярга өлгердегезме?
Ризат: Җәй узып бара инде, ә без әле һаман аңа кадәрге режим белән яшәдек. Улыбыз балалар бакчасына йөрде, кызыбыз – мәктәп укучысы, июньдә дә бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүен дәвам итте: Сабан туйларында, бәйгеләрдә катнаштылар. Әле Сабага кайтарып куйдык, анда бер-ике атна торачаклар да аннан Башкортстан әбиләренә кунакка җыенабыз. Җәй үткәне сизелми дә, әллә яңгырлы булгангамы, күрмәгән дә кебек. Алай да каен җиләге дә, җир җиләге дә җыярга өлгердек. Сәхнә кешеләре булсак та, без – авыл балалары, кышка бройлерларны суеп, урнаштырып килдек. Зинира андый эшләргә дә бик оста.
– Ә концерт сезоныннан соң ничек ял итәсез?
Ризат: Безнең эштә, гомумән, ял итәргә ярамый. Гел эшләп торырга кирәк. Шуңа без гел эзләнүдә. Бүген еш кына: «Артистларга рәхәт, чыгып җырлыйлар да эшләре бетә», – дип уйлыйлар. Тик үз концертларын оештыручылар биз аз, ә эстрадада 700–800 җырчы бар, диләр. Шуның ничәсе төркем җыеп, концертлар куеп йөри? Минем әни фермада эшләде. Кайвакыт минем телефоннан сөйләшкәннәрне, төрле мәсьәләләрне хәл иткәнне, күп төрле бурычлар турында сүз барганны тыңлап-тыңлап тора да: «Болай йөргәнче, мин фермага барып эшләп кайтам!» – ди. Үзем администратор булгач, физик көч таләп ителмәсә дә, күп эшләрне оештырырга туры килә. Бүген эстраданың дәрәҗәсе дә күтәрелде, артистлар берсеннән-берсе яхшырак, остарак эшли, концертларның сыйфаты бик югары.
– Сүз башы ял итү турында иде: сезнең үз гаилә традицияләрегез бармы?
Ризат: Без гастрольләрдә чакта балаларны әни карап тора, аннан ул авылга кайтып китә. Гастрольдән кайткан беренче көнне без һәрвакыт кибеттән тәм-томнар алып, бишбармак ише ризык пешереп, гаилә белән, дүртәү генә ял итәбез. Балаларга игътибар кирәк, аларның белемле, тәүфыйклы булып үсүләре бездән тора, үзебез дә – шулар кулына каласы кешеләр. Быел үзебезнең шәхси йортка күчәргә исәп бар, Алла бирса, анда да үз гаилә традициябезне дәвам иттерергә җыенабыз.
– Шәхси йорт дигәннән, төзелеш эшләре бара, димәк?
Ризат: Әле төзеп ятабыз гына, бу – бик чыгымлы эш. Авыл баласы булгач, миңа авыл тормышы бик якын. Балаларым үсә, аларны эшкә өйрәтәсем килә. Мине әти, кечкенәдән, сыер астын җыештыргач, көрәкне чистартып куярга кирәк, себеркенең урыны бар, дип өйрәтте. Тулай торакта яшәгәндә дә, бу пөхтәлек дәресләре миңа бик ярдәм итте. Шушы тәрбия миңа – бүген дә зур ярдәм. Минем дә улымны кар көрәргә, кызымны бакча чүбе утарга өйрәтәсем килә. Кияү-киленнәрем моның өчен рәхмәт кенә әйтер.
– Син бигрәк, дөнья зирәклеген җыйган аксакаллар шикелле сөйләшәсең!
Ризат: Миңа күпләр: «Сиңа ничә яшь соң, 45 яшьлекләр кебек сөйләшәсең!» – ди. Миңа – 35, тик дусларымның күбесе үземнән олырак, миңа шундыйлар белән аралашырга рәхәт. Зинира да миннән ике яшькә олы. Кечкенәдән яшьтәшләрем белән аралашу кызык түгел иде. Әллә иртә олыгайганмын шунда?!
– Сезнең парда кайсыгыз күбрәк романтик, ә кайсыгыз реалист?
Ризат–Зинира: Безнең ул – иллегә илле. Кайвакыт Зинира нидер тәкъдим итә, ә мин өнәп бетермим. Ә кайвакыт киресенчә. Аннары бездә «утро вечера мудренее»: кич бер төрле сөйләшеп ятып, иртән икенче фикергә килергә мөмкинбез. Без күбрәк реалистлардыр, беребез дә һавадагы торнаны көтми, тормышка ничек бар – шулай карыйбыз, әкияткә ышанмыйбыз.
– Ир белән хатынга сәхнәдә бергә эшләү авыр түгелме? Шәхси тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин бит.
Зинира: Бер яктан авыр, икенче яктан рәхәт, чөнки яныңда иң якын кешең барын беләсең. Без үзебезне беркайчан да сольный җырчылар итеп күз алдына китермәдек. Ходай безне дуэт итеп яраткан. Тамашачыларның: «Зинираның тавышын аерым, Ризатның тавышын аерым ишетәсебез килә», – дигән сүзләренә колак салып, концертлар өчен аерым репертуар яздырабыз, ләкин барыбер икәү булганда, сәхнәдә үзебезне ышанычлырак хис итәбез. Дустың да, ирең дә, хезмәттәшең дә бер кеше булу бик җайлы. Бер генә ягы бар – икебезгә дә өйдән чыгып китәргә, балаларны калдырырга туры килә, бик сагынышабыз. Әле ярый әти-әниләр бар, аларга зур рәхмәт, алар карый.
Зинира: Җырларны һәрвакыт бергә сайлыйбыз, бәхәсләр булганы юк. Иҗатка да реалист күзлегеннән карыйбыз, әйтик, безгә бик күп җырлар җибәрәләр, ләкин алар булган хитларны уздырырлык түгел икән, без аларга алынмыйбыз. «Авылкаем», «Үпкәләмә», «Хыянәт» кебек уңышлы җырларыбыз булганда, башка шуңа охшаш темаларга тотынмыйбыз.
– Сез, гомумән, репертуарыгызда социаль темалар булу белән башка җырчылардан аерылып торасыз.
Зинира: Ул җырларны безнең репертуарга Айдар Тимербаев кертте, аңа рәхмәт. Уйлап карагыз: кунакта утырганда кеше салатның бер төрлесен, аннан соң икенчесен ашап карый, кыярын да кабып куя, җиләк-җимешен дә – беркемнең дә бер генә төрле ризык ашыйсы килми. Сәхнәдә дә шулай ук. «Бер мизгел», «Хыянәт», «Нахак сүз» җырларындагы сүзләр – боларның барысы да кешенең тормышында була торган хәлләр. Шушы җырларны башкара башлаганнан бирле безгә бик күп хатлар килә: «Безнең тормышта да шундый-шундый хәл булды», – диләр. Айдар абый да: «Концертта һәр тамашачы үзенә кирәкле сүзләрне ишетеп кайтырга тиеш», – ди, чөнки кемдер хыянәт кичергән, кемнеңдер тормышы нахак сүз аркасында чәлпәрәмә килгән...
Җырларыбызның һәрберсен яратабыз, алар бала кебек: һәрберсен үзебез аша кичерәбез. «Хыянәт» җырына килгәндә, безнең турыда төрле имеш-мимешләр йөрде, әллә Ризаты хыянәт иткәнме, диделәр. Әмма, Аллага шөкер, арада андый нәрсәләр юк. «Юрап китерәм дип курыкмыйсызмы?» – дип тә сорыйлар.
– Соңгы вакытта күп җырчылар элекке җырларны яңартып җырлый башлады. Моңа ничек карыйсыз?
Зинира: Безнең репертуарда Әлфис Кыямовның «Кил син» җыры бар. Без аны мондый мода кереп киткәнче үк, бик күптән яздырган идек. Бу очракта да Айдар абый сүзләре искә төшә: «Үзегезнең җырлар үз продуктыгыз булып кала», – ди ул. Чыннан да, безнең җыр Хәния апаныкы да түгел, Салават абыйныкы да түгел, алар – Ризат һәм Зинираныкы.
Ризат: Әйтик, Хәния апаның җырларын башкарган җырчыларга еш кына тамашачыларның 10 процентыннан булса да: «Барыбер Хәния апаны уздыра алмыйсыз инде», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ә шул ук вакытта ул җырларны Хәния апа башкаруында белмәгән яшьләр булырга мөмкин, андый очраклар да бар. Хәтта Салават абый үзе дә берьюлы безгә: «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын кем генә башкармасын, аны беренче тапкыр Айдар Фәйзрахманов җырлагач, ул җыр барыбер аның тавышы белән күңелдә кала», – дигән иде. Җырлар бит шулкадәр күп! Без аларны җыябыз да җыябыз, Айдар абыйның хитлары бездә бик күп, аларны акрынлап, яңалык итеп чыгарып барырга тырышачакбыз. Хәзер без дә шул кавер җырлауга кереп китсәк, тамашачы: «Әй, болар да кеше җырын җырлый башлады», – дип әйтерләр тагын. Аннары бу үзенә күрә хәйләкәрлек тә. Чыгыш ахырында башка җырчының популяр җырын башкаралар да халык кушылып җырлый. Синең үз җырыңны шулай дәррәү җырласалар, менә шул чын күрсәткеч булыр иде. Җырның ертыгы юк, һәркем үзенчә җырласын.
– Яңа сезонга ничек әзерләнәсез?
Ризат: Бу вакытка 9 җыр яздырдык, «Хыянәт»не яңарттык, туган нигез турында «Туган йортым» җыры яздырылды. Биючеләргә костюмнар тектердек, клип төшердек. Концертлар бит хәзер гади концерт түгел, экран, футаж, видеолар кирәк. Быел Айдар абый бала таба алмаган хатыннар турында җыр биргән иде, аның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова язган. Миңа ошады, тик Зинира белән киңәшләштек тә, без әле мондый җырга әзер түгел, дигән карарга килдек.
Зинира: Бу җыр «Нахак сүз» шикелле, тормыштан алынган хәл турында.
Ризат: Тема табу бер дә җиңелләрдән түгел, ул күп кешенең үзәгенә үтеп керә торган булырга тиеш. Концерт кысасында башкарыла торган андый тематик җырларыбыз тагын бар, әйтик, юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән кешеләр турында. Алар бар, тик аларның барысына да клип төшереп, радио һәм телевидениегә бирергә вакыт һәм көч кирәк. Шулай ук концерт программасы тәрбияви, мәгънәле җырларны да үз эченә алырга тиеш. Җитәрлек тә булырга тиеш. Хәзер яшь аудиториягә кыска һәм тиз программа кирәк, сәгать ярымлык концерт – руслардан алынган стиль. Тик без Салават абый, Хәния апа, Зәйнәп апа, Айдар абый җырларын тыңлап үскән, элеккеге традицияләрдә тәрбияләнгән балалар буларак, шул традицияләрне саклыйсы килә.
Равия САДЫЙКОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез