Бик җайлы лимон джемы ясыйбыз

Кирәк булачак: 
1 кг лимон

3 кг шикәр комы

2 л су

Әзерлибез: 

1. Лимонны җылы су астында яхшылап итеп юабыз.

2. Тышы белән бергә юка телемләргә турыйбыз. ( Җимешнең төшләрен алырга онытмагыз —  алмасагыз джем әче булачак!)

3. Туралган лимонны кәстрүлгә бушатып, өстенә кайнатылган (ләкин кайнар булмаган ) су салып бер көнгә каплап куябыз.

4. Бер көн үткәч, шул ук кәстрүлдә талгын утка пешерергә куябыз. Лимонның кабыгы йомшарганчы пешерәбез.

5. Аннан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз.

6. Кайнатманы тагын 20 минут ут өстендә тотарга кирәк!

7. Джемны банкага тутырып кайнар сулы савытка утыртып, суытабыз!


Фикер өстәү